Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы төбәк хакимияте турындагы канунны хуплаган 

Кичә документ Русия думасында өченче укылышта кабул ителгән иде. 

Федерация шурасы төбәк хакимияте турындагы канунны хуплаган. Ул президент вазифасын бетерә, губернаторлар бары тик Русия субъектлары башлыклары дип атала алачак, шулай ук төбәк башлыгы вазифасында рәттән ике мөддәттән артык калуга тыюны гамәлдән чыгара.

Кичә документ Русия думасында өченче укылышта кабул ителгән иде. Өченче укылышта федераль канун өлгесен 330 депутат хуплап тавыш бирде, 89ыкаршы чыкты.

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган 15 депутатның җидесе канунга каршы тавыш биргән иде. Аерым алганда, Рөстәм Кәлимуллин, Татьяна Ларионова, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Айрат Фәррахов, Азат Ягафаров (барысы да "Бердәм Русия" фиркасеннән) һәм КПРФ әгъзасы Артем Прокофьев канун өлгесен хупламады.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде. 25 ноябрьдә республика парламенты 18 төзәтмә тәкъдим итте. Әлеге канунны депутатлар Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.
  • Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.
  • Бүген Русия төбәкләре арасында Рөстәм Миңнеханов кына президент атамасын йөртә. 2020 елда ул әлеге вазифага сайланды. Әлеге федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG