Казандагы татар мәктәпләренең өлкән сыйныфларында. татар теленнән кала, барлык фәннәр урысча укытыла. Урта сыйныфларда татар телендә белем бирү өлешчә генә сакланган. Бу хакта, бүген, 16 декабрьдә Казан шәһәре башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шәһәр думасы утырышында белдерде. Очрашуда Татарстан күләмендә узучы Туган телләр елына йомгак ясадылар.
Сәгыйтова сүзләренчә, Туган телләр елы кысаларында Татарстан фәннәр академиясе, Казан университеты белгечләре белән татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына мониторинг ясалган.
— Мәгариф турында канунга ярашлы, мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда дәресләр татар телендә, урта сыйныфларда өлешчә татар телендә, өлкән сыйныфларда, сайлап алынган туган телдән кала, башка дәресләр урыс телендә укытыла. Мониторинг моны тагын бер кат раслады, - диде ул.
Шул ук вакытта Гүзәл Сәгыйтова татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары алдында бурычлар йөкләде.
— Татар мәктәпләре һәм татар бакчаларының имиджын булдыру, ребрендинг ясау кирәк. Татар телендәге дәресләрне җанлы, кызыклы итү, басымны аралашу күнекмәләренә ясау мөһим. Педагогик коллективларның потенциалын кулланырга кирәк. Укытучыларның казанышын тану һәм ярдәм итү бер булса, икенче яктан, аларның тәҗрибәсен дәреслекләр әзерләүдә дә куллану мөһим, диде ул.
Мониторинг нәтиҗәләре нигезендә эш башланган инде. Быел татар теле укытучылары өчен семинарлар оештырылган. Бу эшне 2022 елда да дәвам итәргә телиләр. Киләсе елда татар балалар бакчалары методистлары белән эшләргә җыеналар.
Рәсми мәгълүматларгә караганда, бүген Казанда 325 балалар бакчасының 85е татар телендә тәрбия бирә. 169 мәктәпнең 37се татар мәктәбе статусында эшли. Казанда белем алучыларның 55 проценты татар телен сайлаган.
2021 елда Татарстанда игълан ителгән туган телләр һәм халыклар елы кысаларында Казан шәһәре бюджеты 36 млн сум бүлеп биргән. Бу акчага дистәләгән проектлар үткәрелгән. Аерым алганда, метрода туган телләр поезды, "Итил" арт фестивале, "Казан тавышы" перформансы кебек чаралар узуын билгеләп үттеләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!