Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек акчасы рекордлы дәрәҗәдә арзанаеп, долларга карата 15,21 лирага кадәр төште


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган милли икътисадка ышанычны саклап калырга өнди һәм вазгыятьне тотрыклы итәргә сүз бирә. Шул ук вакытта Эрдоган төп процентны киметүне таләп итә, бу инфляциянең дә кимүенә китерәчәк ди.

Төркия валютасы бер долларга 15,21 лира булып, рекордлы күрсәткечләргә кадәр төште. Бу хакта биржа сәүдәләре мәгълүматына сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә.

Лираның долларга карата өч проценттан артыкка көчсезләнүе белән беррәттән, Үзәк банкның төп процентны яңадан киметүе көтелә.

Ел башыннан алып төрек акчасы, соңгы еллар белән чагыштырганда нык арзанаеп, кыйммәтен ике тапкыр югалтты.

Гыйнварда аның кыйммәте бер долларга карата 7,4 лира иде. Кризис фонында Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоган тарафдарларының һәм аңа каршы булучыларның митинглары уза. Аларның кайберләре төрек акчасының төшүе Эрдоган сәясәте аркасында булды дип саный һәм аның сәясәтеннән канәгатьсезлек белдерә.

Эрдоган үзе милли икътисадка ышанычны саклап калырга өндәде һәм вазгыятьне тотрыклы итәргә сүз бирде. Шул ук вакытта Эрдоган төп процентны киметүне таләп итә бирә, бу инфляциянең дә кимүенә китерәчәк ди.

Әнкарада яшәүче Русия халыкара эшләр шурасының Төркия белгече Тимур Әхмәтов Азатлыкка күпчелек икътисадчыларның һәм икътисад белән идарә иткән көрәштәшләренең дә Эрдоганның төп процент һәм инфляция арасындагы элемтә турындагы карашларын якламавы турында сөйләгән иде.

— Эрдоганның Үзәк банк курсы эшенә тыкшынуы президентның төрек экспортын стимуллаштыру теләгенә бәйле. Шул рәвешле ул киләчәктә чит ил валютасын җәлеп итәргә һәм илнең сәүдә балансын яхшыртырга омтыла. Бу макроикътисади күрсәткечләрне яхшыртырга һәм дәүләт валютасын ныгытырга мөмкин. Әлбәттә, бу вазгыятьтә халык, аеруча аның иң фәкыйрь катлаулары авырлык кичерә, - диде Әхмәтов.

Төркиянең Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә 23 ноябрь көнне дә протест чаралары узган иде. Моңа төрек лирасының долларга карата рекордлы төшүе сәбәп булды. Ул вакытта бер көн эчендә доллар төрек лирасына карата 17 процентка артып, тарихи максимум - 13,46 лирага кадәр җитте. Евро исә 15 лирага сатылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG