Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голикова кабат вакциналауның һәм ковид-сертификатларның вакытлары үзгәрү мөмкинлеген белдерде


Татьяна Голикова
Татьяна Голикова

"Омикрон" штаммы турында тулырак мәгълүмат алганнан соң, кабат вакцинаны ярты елдан иртәрәк тә ясарга мөмкиннәр.

Коронавирусның "омикрон" штаммы таралу сәбәпле, вакцинаның төп курсын ясату һәм кабат вакциналау арасындагы вакыт аралыгы үзгәрергә мөмкин, дип белдергән Русия думасы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова. Ул күпчелек илләрнең алты айдан соң вакцинаның өстәмә дозасын ясатырга киңәш итүен, шулай да "омикрон" штаммы инде таралган дәүләтләрдә, бу вакыт узганын көтеп тормастан, кабат вакциналанырга тәкъдим итүләрен әйткән.

— Әлегә без бу процессны күзәтәбез, мөгаен безнең карашлар үзгәрер, - дигән вице-премьер. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук ярты елга бер мәртәбә вакцинаны кабат ясатырга киңәш итә.

Голикова сүзләренчә, коронавирустан вакциналану турындагы сертификатның гамәлдәге вакыты да үзгәрергә мөмкин.

— Хәзерге вакытта беренче вакцинаны ясатканнан һәм авырганнан соң сертификат бер ел гамәлдә. Әгәр күзәтүләребез аның вакытын озайтырга мөмкин һәм кирәк булуын күрсәтсә, һичшиксез озайтачакбыз, - дигән ул.

Антитәнчекләргә тест нигезендә алынган сертификатларның вакытын үзгәртү-үзгәртмәүләре эпидемиологик вазгыятьнең нинди булачагына бәйле, дигән Голикова.

— Әгәр күзәтүләребез ярты елдан соң вакцина ясатырга кирәк булмавын күрәтсә, без мондый сертификатларның гамәлдәге вакытын озайтачакбыз, - дигән вице-премьер. Шулай да, әгәр вазгыять начарайса һәм хәзергеләреннән "йогышлырак һәм усалрак" яңа штаммнар барлыкка килсә, хакимият башка төрле карарлар кабул итәчәк.


Элегрәк Голикова 1 гыйнвардан башлап, мәгълүматлар базасында уңай ПЦР тесты яки коронавируска каршы тәнчекләре булу турында мәгълүматка ия кешеләргә авырганлык турында бер еллык сертификатлар биреләчәген хәбәр иткән иде. Кешенең уңай ПЦР-тесты булмаса да, коронавируска каршы тәнчекләре булган очракта, мондый сертификат ярты елга биреләчәк. Алты ай гамәлдә булачак сертификатларны шулай ук чит ил вакциналарын ясаткан русияләр дә ала алачак.

Гамалея исемендәге үзәк бәяләмәләренә күрә, кабат вакциналануның нәтиҗәлелеге, беренче тапкыр вакцина ясатудан булганына караганда, якынча 1,6 тапкыр югарырак.

Октябрь ахырында үзәкнең мөдире Александр Гинцбург, "дельта" штаммы аркасында вакцинаның өстәмә дозасын ярты елдан соң ясатырга кирәклеген әйткән иде. Аның сүзләренчә, ярты елдан иртәрәк вакцина ясату организмга зыян итми, әмма моның әллә ни файдасы да булмаячак.

Шулай да, "омикрон" штаммы таралу аркасында медицина хезмәткәрләре бу вакытны киметү турында уйлый башлады.

BioNTech башлыгы (Pfizer белән берлектә вакцина җитештерә) Угур Шахин әйтүенчә, COVID-19дан тулысынча вакцналанып өч ай узгач, вакцинаның өстәмә дозасы кирәк булуы бар.

Ноябрь ахырында Британия хакимиятләре кабат вакциналану вакытын кыскартырга булды. Гамалея үзәгендә бу күрелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG