Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы QR-кодлар турында канун өлгесен беренче укылышта хуплады


Канун өлгесен хуплап – 329, каршы тавышны 87 депутат бирде.

Русия думасы депутатлары җәмәгать урыннарында вакциналануны яки коронавирус белән авырган булуны раслаучы QR-кодлар кертү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Документ парламентның түбән пулаты сайтында чыккан.

Канун өлгесен хуплап 329 депутат тавыш биргән, 87 депутат каршы чыккан, берәү фикерен белдерүдән тыелып калган. Канун өлгесе коронавирус таралуны туктату өчен төбәк башлыкларына QR-кодларны һәм паспорт күрсәтүне җәмәгать урыннарына – мәдәният оешмаларына, кафеларга, рестораннарга, киңкүләм чараларга кертергә рөхсәт итә.

Төгәл исемлекне һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә сайлый. QR-кодларсыз даруханәләргә һәм азык-төлек кибетләренә керергә рөхсәт ителә.


Канун өлгесен Русия думасына 12 ноябрьдә, транспортта QR-кодлар турындагы өлге белән бергә керткәннәр иде. Соңгысы депутатлар тарафыннан караудан төшереп калдырылды.

25 русияледә "омикрон" штаммы ачыкланды. Беренче ике очрак турында 6 декабрьдә билгеле булган иде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына күрә, ноябрь ахырыннн "омикрон" дөньяның 63 илендә ачыкланган. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул коронавирусның башка төрләре белән чагыштырганда, гамәлдәге вакциналарга авыр бирешә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG