Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан өмет өзгән Беларус татарлары мәчет төзүдә ярдәм сорап Чечняга мөрәҗәгать итә


Әбүбәкер Шабанович (сулда) һәм Супьян Курбанов (уңда)
Әбүбәкер Шабанович (сулда) һәм Супьян Курбанов (уңда)

Беларус мөселманнары Польша чигендәге Брест шәһәрендә мәчет төзү өчен Чечнядагы Әхмәт Кадыров фондыннан ярдәм алырга тели.

Бу атнада Беларус мөфтие Әбүбәкер Шабанович Минскида Чечня мөселманнары диния идарәсе аппараты җитәкчесе Супьян Курбанов белән очрашты. Шабанович Әхмәт Кадыров фондына Брестта Әхмәт Кадыров исемендәге мәчет төзергә тәкъдим итте һәм Чечня мөфтиятеннән Грозныйда бу тәкъдимгә теләктәшлек белдерергә чакырды.

Шабанович Азатлыкка әйтүенчә, бу тәкъдимнең хуплану-хупланмавы турында әлегә берни әйтеп булмый, шулай да Беларус мөселманнарының өмете бар.

Әбүбәкер Шабанович
Әбүбәкер Шабанович

— Кызганыч, безгә бу эштә читтәгеләр булышырга әзер. Ул мәчет булырмы, юкмы — әлегә бу сөйләшүләр генә. Әлегә бу — теләк һәм өмет кенә. Әгәр дә Казандагы кардәшләребез, мәсәлән Дөнья татар конгрессы Беларустагы мөселман татарларга бер кечкенә гыйбадәт йорты, кечкенә генә мәчет булдырырга ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде, - ди Шабанович.

Аның әйтүенчә, Беларуста, Бресттан кала, мөселманнар күп яшәгән, әмма гыйбадәт йорты булмаган шундый шәһәрләрнең берсе — Витебски. Ул ярдәм сорап Казанга да мөрәҗәгать итеп караган. Минскида 2016 елда ачылган Җәмигъ мәчете төзегәндә Татарстан ягыннан бераз ярдәм булды, әмма шуннан бирле бернинди дә ярдәм юк ди ул.

Кешеләр өметне югалтса, башкаларга күбрәк мөрәҗәгать итә

— Мин гаепләп әйтмим, әмма татарларның татарларга булышуы бик матур күренеш булыр иде. Киләсе елда татарларның бу якларга килеп урнашуына 625 ел тула. 600 еллыкны 1997 елда Татар конгрессын Индус Таһиров җитәкләгәндә Беларуста бик зурлап уздырган идек. Беларуста конгрессның күчмә утырышы да узды, Татарстан җитәкчеләре дә килде. Ә хәзер, кызганыч, Казан ягыннан андый кызыксыну юк. Бәлки безнең гаеп тә бардыр, белмим. Әмма кешеләр өметне югалтса, башкаларга күбрәк мөрәҗәгать итә, - ди Әбүбәкер хәзрәт.

Ул 2022 елда Идел Болгарының ислам кабул итүенә 1100 тулу Беларус татарлары өчен да зур бәйрәм булуын әйтә һәм татарларның хәзерге Беларус җирләренә килүенә 625 ел тулуны бәйрәм итүгә Казанда да битараф булмасыннар иде дигән теләк белдерә. Алты гасыр элек хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләренә килеп урнашкан татарларны Липка татарлары дип атыйлар.

Беларуста мәчет төзергә ярдәм итүне сорап Чечняга мөрәҗәгать итүен мөфти чарасызлыктан ясалган адым дип атый. Беларусның кайбер урыннарында татарлар берәр иске йортны булса да сатып алып, анда намазлар, ислам һәм татар теле нигезләрен укулар, тарих һәм мәдәният белән танышу курслары оештырырга тели. Әмма мөмкинлекләре һәм өметләре бик зурдан түгел.

Шабанович әйтүенчә, Беларуста хәзер 12 мәчет һәм гыйбадәт урыны бар, ә мәхәлләләр — 25, һәм тагын өч мәхәллә рәсми теркәлү юлында. Ә теркәлгәндә юридик адрес булсын өчен, ниндидер бина кирәк.

Брест шәһәрендә ничә мөселман яшәве билгеле түгел. Шабанович шәһәр хакимиятеннән алган мәгълүматка күрә, анда мөселман фамилияле өч меңләп кеше теркәлгән. Әмма аларның барысын да мөселманнар дип әйтеп булмый. Чөнки ул фамилияләрнең бер өлеше элеккедән калган булырга һәм алар чынлыкта христиан булырга да мөмкин. Шулай да шәһәрдәге бер тулай торакта арендаланган 12 дүрткел метрлы бүлмәдә оештырыла торган җомга намазларына йөзләрчә мөселман җыела ди мөфти. Бүлмәгә берничә кеше генә сыя. Калганнар намазны коридорда һәм ишегалдында укый. Алар төрле милләттән. Ә якын тирәдә яшәүчеләргә мөселманнарның ишегалдында намазлар оештыруы ошамый.

Шабанович мөмкин булган һәркем белән элемтәләр, хезмәттәшлек урнаштырырга әзер. Бу атнада ул Үзбәкстан мөселманнары диния идарәсе белән дә видеоэлемтә аша сөйләшүләр уздырган һәм киләчәктә хезмәттәшлек урнаштырырга килешкәннәр.

Беларус мөселманнарының мәчет төзүне сорап Кадыров фондына мөрәҗәгать итүе юктан гына түгел. Федераль бюджеттан бик зур трансфертлар алучы Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның әтисе, 2004 үтерелгән Әхмәт Кадыров исеме белән аталган бу фонд Русиядән читтә дә мөселманнарга ярдәм итә. Берничә ел элек Сүриянең Һомс һәм Алеппо шәһәрләрендә сугышта җимерелгән ике борынгы мәчет әлеге фонд акчаларына төзекләндерелде.

Акчасының 70 процентын федераль бюджетка җибәрүче донор Татарстан читтәге татарларга ярдәм итә алмаганда, шул бюлжеттан иң зур дотацияләрне алучы төбәкләрнең берсе булган Чечня чит илләрдә мәчетләр төзүгә каян акча таба соң? 2011 елда Рамзан Кадыров бу турыда сорауга җавап биреп, "Аллаһ бирә, белмим, каяндыр килә" дигән иде. Аның әйтүенчә, фондка Русиядән читтә яшәүче чечен эшмәкәрләре дә ярдәм итә.

"Кавказский узел" язуынча, Кадыров фондына дәүләт заказларыннан иң майлы калҗаларны алучы төрле ширкәтләр дә акча күчереп килә һәм республикадагы бюджет хезмәткәрләре айлык хезмәт хакларының 10 процентын рәсми рәвештә әлеге фондка күчерергә мәҗбүр ителә.

Фонд акчалары мәчетләр төзүгә генә түгел, республикага төрле йолдызларны китертү, Чечня данын танытучы кешеләргә кыйбатлы бүләкләр алу өчен дә тотыла.

Белешмә: Липка татарлары

Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.

2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG