Accessibility links

WHO башлыгы : гомерне югалтуга караганда, бәйрәм уздырмау яхшырак 


20 декабрьдә АКШта "омикрон" йоктырганнан соң үлүнең беренче очрагы теркәлде, Британиядә андыйлар саны 12 кешегә җитте. Кайбер илләр "омикрон" таралу сәбәпле кабат чикләүләрне кырысландыра.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы, коронавирусның бөтен дөньяда таралучы "омикрон" штаммыннан саклану өчен, якындагы бәйрәмнәргә булган ниятләрне яңадан карарга чакырды.

"Гомерне югалтуга караганда, чараны уздырмау яхшырак", дип белдерде WHO башлыгы Тедрос Гебрейесус Женевадагы брифингта. Шулай ук ул яңа штаммның башкаларына караганда күпкә тизрәк таралуын, вакцина ясаткан һәм коронавирус белән авырганнарга да йогуын раслады.

АКШның Авыруларны күзәтү һәм профилактика үзәге мәгълүматына күрә, "омикрон" илдә коронавирусның күпчелеген тәшкил итүче төре булып тора. Ул Американың Оклахома һәм Төньяк Дакотадан кала барлык штатларында да табылган.

12 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр "омикрон" йоктыру очраклары 73 процентка арткан, ә моңа кадәр өстенлек алып торган "дельта"га хәзер авыруны йоктыруның дүрттән бердән аз гына артыграк өлеше туры килә.
Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән АКШның көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнбатышында "омикрон" йоктыручылар 90 проценттан артык.

20 декабрьдә АКШта "омикрон" йоктырганнан соң үлүнең беренче очрагы теркәлгән иде. Техаста үлгән ир 50 яшьтән өлкәнрәк булган һәм вакцина ясатмаган диелә.


Коронавирусның "омикрон" штаммы Көньяк Африка республикасында ноябрь ахырында табылды.

Ул күпсанлы мутацияләргә ия, тизрәк тарала һәм, тикшеренүләргә күрә, вакцина ясаткан һәм коронавирус белән авырганнарның иммунитетына бирешми. Яңа штамм берничә дистә илдә киң таралган. Рәсми саннарга күрә, Русиядә хәзерге вакытта, "омикрон" штаммын 25 кеше йоктырган. Аланың берсе дә авыр итеп чирләми. "Омикрон"нан үлүнең беренче очрагы Британиядә 13 декабрьдә теркәлгән иде. Хәзерге вакытта анда инфекциянең бу төрен йоктырып 12 кешенең үлүе билгеле.

Кайбер илләр "омикрон" таралу сәбәпле кабат чикләүләрне кырысландыра. Нидерланд "омикрон" белән бәйле рәвештә локдаун игълан иткән беренче ил булды. Даниядә театрларны, күңел ачу паркларын һәм музейларны ябалар. Франция һәм Германия чит илдән килүчеләргә карантин чаралары кертте. Лондон мэры Трафальгар мәйданындагы бәйрәм чараларын тыйды.

Шул ук вакытта, АКШ баш инфекционисты Энтони Фаучи раштуа сәфәрләре вирус таралуга ярдәм итәчәк дип кисәтсә дә, Ак йортта президент Джо Байденның локдаун кертергә ниятләмәвен бедерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG