Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын озайтуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән 


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Мәхкәмә утырышы 23 декабрь узачак. Чанышеваның адвокаты сүзләренчә, әлегә активист тикшерүчеләргә берни сөйләмәгән, аны сак астында тоту вакытын озайтуны сораулары да шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Уфадагы Алексей Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын озайтуны сорап, тикшерүчеләр мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә утырышы 23 декабрь 11.00 сәгатькә билгеләнгән, ул Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә узачак. Бу хакта "Эхо Москвы"га Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко хәбәр иткән.

Макаренко Чанышеваның мәнфәгатьләрен яклау өчен Мәскәүгә килгән, башкалада аның бер адвокаты да калмаган. Алданрак тикшерүчеләр Мәскәү адвокаты Владимир Воронинны эштән читләштергән иде, тагын өч адвокатка Чанышева белән күрешергә рөхсәт итмәделәр.

Макаренко әйтүенчә, Мәскәүдә аңа тикшерү төркемнәре оештыру турындагы карар белән танышырга рөхсәт иткәннәр. Бу тикшерү төркемнәре 2019 елдан башлап төрле җинаять эшләре алып барган, нәтиҗәдә алар экстремист оешма төзү турындагы бер "зур эшкә" берләштерелгән. Җинаять эшендә гаепләнүчеләр күп булачак, дип белдергән адвокат, әмма Лилия Чанышевадан кала, әлегә аңа башка фигурантларның исеме билгеле түгел.

Шулай ук Сергей Макаренконы утызлап мәхкәмә экспертизасы билгеләнүе турындагы карар белән таныштырганнар. Макаренко әйтүенчә, аларның күпчелеге уздырылган, әмма әлегә адвокат аларның нәтиҗәсе белән таныша алмаган.


Макаренко фикеренчә, сак астында тоту вакытын озайту тикшерүчеләргә кирәк, чөнки Чанышева аларга әлегә берни дә сөйләмәгән.

"Конституциянең 51нче маддәсе нигезендә, ул күрсәтмәләр бирми. Шуңа күрә алар Чанышевны чыгару өчен сәбәп юк дип саныйдыр, дип уйлыйм" дигән адвокат.

Шулай ук, Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында тотылуы дәверендә, Чанышевага туганнарына шалтыратырга да, ире белән күрешергә дә рөхсәт бирмәгәннәр.

"Ул нык тора. Үзен беркем кыерсытмавы, ярыйсы гына ашатулары, суык булмавы турында сөйли", дигән Макаренко. Шулай ук ул Чанышеваны дүрт кешелек камерага күчерүләрен раслаган.

Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).

Моннан тыш хакимиятләр Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG