Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа блогеры һәм параспортчы Рөстәм Нәбиев Русиянең Иҗтмагый пулатына кертелгән


Рөстәм Нәбиев
Рөстәм Нәбиев

Нәбиев Русия белән Европаның иң югары ноктасы – Эльбрусны (5642 метр) куллары ярәмендә генә яулаган дөньядагы бердәнбер кеше.

22 декабрьдә президент Владимир Путин Русия Иҗтимагый пулатының яңа әгъзаларын раслап фәрман имзалаган.

Алар арасында тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган 2015 елның июлендә Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев тә бар.

Һоспитальдән чыгып тернәкләнгәч, ул тормышын спорт белән бәйли. Следж-хоккей буенча Мәскәү өлкәсе җыелма такымында уйный. Ләкин андагы гаделсезлекләр турында берничә тапкыр үзенең Инстаграмдагы блогына язганнан соң, такымнан чыгарыла.

Рөстәм Нәбиев 2020 елның сентябрь аенда Эльбрус тавына менде. Быел бу һәм аның тормышы турында "30 000 сугу" дип аталган фильм дөнья күрде.

Ул Русия белән Европаның иң югары ноктасы – Эльбрусны (5642 метр) куллары ярәмендә генә яулаган дөньядагы бердәнбер кеше.

Күптән түгел ул галәмгә очарга җыенуы турында хәбәр иткән иде.

2019 елда Нәбиев Башкортстан башлыгының Кеше хокуклары шурасының беренче составына кергән иде.

Рөстәм Нәбиевтән тыш, Иҗтимагый пулатка әгъза итеп Н.А. Лопаткин исемендәге урология һәм интервенцион радиология фәнни-тикшеренү институты мөдире Олег Аполихинны, Электрон коммуникацияләр берлеге мөдире урынбасары Сергей Гребенниковны, "Эшлекле Русия" баш шурасы әгъзасы Михаил Кучментны һәм "Женщины за жизнь" хәйрия фондының баш мөдире, "Спас" телеканалы алып баручысы Наталья Москвитинаны билгеләгәннәр.

Русия думасына сайлаулар нәтиҗәсендә пулатның 11 әгъзасы депутат булды. Канунга ярашлы, бер үк вакытта илнең Иҗтимагый пулатында әгъза да, депутат та булырга ярамый.

Пулатның алты әгъзасы автомат рәвештә - 2020 елда узган сәүдәгә корылмаган оешма намзәтләрен бәйге игълан итеп сайлау нәтиҗәсенә таянып алышынды. Калган биш әгъза алданрак ил президенты квотасына яраклы расланган иде, шуңа күрә аларга алмашны кабат дәүләт башлыгы билгеләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG