Казан үзәгендәге чиркәүдә ике сәгатьләп барган Раштуа гыйбәдәтен католик чиркәве җитәкчесе Андрей поп уздырды.
Татарстан католикларының "Воздвиженец Святого Креста" чиркәвендәге Раштуа гыйбадәте нәкъ кичке сәгать тугызда башланды. 150ләп кеше катнашкан чарага гаиләләре белән дә, ялгызы килүчеләр дә күренде. Казанда укучы чит ил студентлары да шактый иде.
Чиркәү җырлары һәм көйләре белән аралашып барган бәйрәм йоласында Андрей поп диндәшләренә урысча Гайсә пәйгамбәрнең тормышы, католик дине турында сөйләде. Раштуа йоласы чиркәүгә килүчеләрнең бер-берләрен әлеге бәйрәм уңаеннан котлашулары белән тәмамланды.
Бәйрәм уңаеннан Азатлык Андрей поп белән Татарстандагы католикларның тормышы, татарлар белән мөнәсәбәт, Казандагы католик чиркәве турында сөйләште.
— Үзегез белән таныштырыгыз әле?
— Мин үзем Татарстан кешесе саналам. 1979 елда Горький шәһәрендә туганмын. Мин кечкенә чакта әти-әниләрем КамАЗ төзелеше өчен Чаллыга күченгән. Чаллыда урта мәктәпне тәмамладым. Казан авиация институтына укырга кердем. Анда ике ел укыдым. Аннан дин юлыннан киттем. 1999-2001 елларда Петербурдагы католик семинариядә укыдым. Һәм аннан соң 4 ел Италиядә семинариядә белем алдым. 2005 елда Русиягә кайттым. Русиядә минем беренче вазифа башкарган шәһәрем Омски булды. 2013 елга кадәр анда эшләдем. 2013 елда кабат Италиягә укырга киттем. Рим папасы университетында өч ел фәлсәфә укыдым. 2016 елда мине Казанга эшләргә җибәрделәр. Католик чиркәвендә, башка дин әһелләре кебек үк, минем дә әти-әнием, ир туганымнан башка, үземнең гаиләм юк. Әти-әнием һәм бертуганым Чаллыда яши.
— Татарстанда балачагыгыз, үсмер чорыгыз үткән, шушы еллар эчендә татарчага өйрәндегезме?
Татарча чыгышларны ким дигәндә аңлый алсам, шундый яхшы булыр иде
— Кызганыч, юк. Бары тик кайбер сүзләрне генә аңлыйм. Мәктәптә татар теле дәресләре булды, әмма тиешенчә өйрәнә алмадым. Ул вакытта татарча укый ала башлаган идем. Хәзер татар телен белсәм, зыян итмәс иде дип уйлыйм. КФУда татар телен өйрәтә торган курслар булуын да беләм. Бу турыда җентекле мәгълүмат алырга ничектер вакыт җитми. Ә гомумән, бу бик кызык. Минем өчен татар мәдәнияте дә, җырлары да якын. Аннан соң республика оештырган төрле чараларда катнашырга туры килә. Ул чараларда татарча чыгышларны ким дигәндә аңлый алсам, шундый яхшы булыр иде дим.
— Омскида эшләдем дидегез. Омски белән Татарстанда эшләүне чагыштырып карасак, нинди аерма сизелде?
— Татарстан гомумән бар яклап аерыла. Казан бигрәк тә. Казанда католик мәхәллә бар, ә башка урыннарда әйтик Түбән Кама, Чаллыда католиклар бик аз санда. Казанда католиклар өчен бик уңайлы мохит бар дип әйтер идем. Хакимият тә безгә карата кайгыртучанлык күрсәтә. Русиянең башка шәһәрләрендә бу бик сизелми. Башка шәһәрләр дигәнннән, мин Омски белән генә чагыштыра алам, ансы. Католикларга анда нейтраль мөгамәлә. Ә монда төрле диннәр, төрле конфессияләргә карата игътибар булуы сизелә һәм бу безне бик сөендерә.
— Татарстанда тагын кайсы шәһәрләрдә католик чиркәүләре бар?
Республиканың башка шәһәрләрендә католик мәхәлләләре юк. Чаллы, Түбән Камада католиклар бар, әмма алар мәхәллә булдырырлык санда түгел. Аннан соң бит чиркәүгә йөрми торган, әмма үзләрен католик дип санаучы католиклар да бар. Без андыйларның католик булганын үлгәннән соң, дини йола белән җирләгәндә генә беләбез.
— Казанда католиклар кайда җирләнә?
— Гадәттә праваславлар җирләнә торган зиратларга. Элегррәк Арча зиратында католиклар җирләнә торган аерым территория бар иде. Хәзер инде ул калмады.
— Татарстанда яшәүче католикларның саны билгелеме?
— Төгәл генә әйтә алмыйм. 500ләп кеше дияргә була. Католик чиркәве эшчәнлеге киң җәелгән Латин Америкасы, Африка илләреннән килгән студентларны да санасак, бәлки 1000гә дә туладыр. Әмма бу кешеләр барсы да безнең чиркәүгә йөриләр дип әйтә алмыйм. Әйтик, хәзер якшәмбе көнне испан телендә уза торган гыйбадәткә 20 студент йөри.
— Гомумән алганда, чиркәүдәге гыйбадәтләргә ничә кеше килә?
— Әйтик, узган якшәмбедәге 4 гыйбадәткә йөзләп кеше килгән иде.
— Татарстанда католиклар саны артамы, әллә кимиме?
— Бу сорауга да төгәл җавап бирү авыр. Туучылар һәм үлүчеләр саны тигез бара сыман.
— Татарстанда католик динен тотучы татарлар бармы? һәм аларның саны билгелеме?
— Әйе бар. Әмма миндә алар турында төгәл статистика мәгълүматлары юк. Бәлки 15-20 кешегә җыеладыр. Ләкин алар традицион татар гаиләләреннән, татар авылларыннан түгел. Хатыннары католик булганнар бар, үзләре теләп соңрак католик динен кабул итүче татарлар бар.
— Католик чиркәвендәге чыгымнар ничек финанслана?
— Мәхәллә католиклары биргән акчаларга. Иганәчеләребез дә булыша.
— Татарстан хакимияте дә ярдәм итәме?
— Әйе, аның ярдәме бар. Хакимият ярдәм итмәсә, чиркәүне тоту авыр булыр иде.
— Иганәчеләр дә ярдәм итә дидегез. Алар арасында татарлар бармы?
— Узган ел җылылык өчен түләргә акча җитмәгәч, без социаль челтәрләр аша ярдәм сорадык. Төрле кешеләр ярдәм кулы сузды.
— Казандагы католик чиркәү мәхәллә католиклары өчен җитәме?
— Бер караганда, әйе, ә икенче яктан юк кебек. Кайчак чиркәүгә килүчеләр бик күп була, нишләргә икән дип уйлыйсың. Дөрес коронавирус сәбәпле хәзер килүчеләр кимеде, ансы. Хәзергә җитә дип әйтә алам. Чиркәүдә кысылып утырсаң, 200 кеше, иркенрәк утырсалар 100 кеше сыя ала.
— Күбрәк ирләр киләме, хатын-кызлармы?
— Безгә гадәттә хатын-кызлар йөри дияр идем. Ирләр да аз йөрми.
— Ә яшьләр?
— Менә яшьләребез күп. Алар – әлбәттә, студентлар. Араларында Казандагы җирле католик яшьләребез дә күп.
— Сез 2016 елдан бирле Татарстанда яшисез. Мөгаен дусларыгыз, танышларыгыз да хәзер күптер. Дусларыгыз арасында татарлар да бармы?
— Беләсезме, минем дусларым – мәхәллә халкы. Мәхәлләдән читтә дуслар табу минем өчен авыр. Минем тормышым чиркәү, дин белән бәйле. Шуңа күрә, минем дусларым монда.
— Чиркәү Казан үзәгендә үк диярлек урнашкан. Сезгә туристлар күп керәме һәм алар ни белән кызыксына?
— Күп. Һәм күбесенчә чиркәү турында сорашалар. Үлгән католик туганнары өчен дога кылуны сорыйлар. Болай гына кызыксынып керүчеләр дә күп була.
— Сез үзегез дә беләсез, әлеге католик чиркәүне ачуда татарларның да өлеше зур булды. Сез алар өчен дә дога кыласызмы?
— Без гомуми дога кылабыз. Аерым чиркәүгә ярдәм итүчеләргә дип атамыйбыз догаларыбызны. Әмма без, барыбер, кемнәрнең ярдәм итүен бик шатланып һәм хөрмәт белән истә тотабыз.
— 2021 ел Татарстан католиклары өчен нинди булды?
— Башкаларга коронавирус ничек тәэсир иткән булса – шулай. Авыручылар булды. Кайберәүләр авыру йоктырудан куркып, чиркәүгә йөрми башлады. Ни дисәң дә, куркыныч бар бит.
— Мәхәллә вәкилләре арасында коронавирустан үлүчеләр булдымы?
— Чиркәүгә йөрүчеләр арасында булмады. Әмма аларның туганнарының үлемнәре турында хәбәрләр килде.
— Татарлар сезгә карата нинди мөнәсәбәттә?
— Тормышта бит төрле кеше бар. Әмма мин бүгенгә кадәр үзебезгә карата бер дә начар караш сизмәдем. Татарлар ягыннан католикларга карата бүгенгә кадәр тискәре сүзләр, коментарлар да ишетмәдем.
— Татарстандагы католикларның нинди проблемлары бар дип әйтер идегез?
— Мин Казандагы католиклар өчен аерым проблем бар дип әйтмәс идем. Ә менә башка шәһәрләрдәге католиклар өчен чиркәү булмау авырлыклар тудыра. Икенче яктан, бүгенге тормыш шартларында алар өчен тагын чиркәүләр ачу да икътисади яктан авыр булыр иде. Чиркәүне ачып кына эш бетми бит, аны тотасы да бар. Шуңа, йә без башка шәһәрләрдәге диндәшләребез янына барабыз, яисә алар үзләре Казанга киләләр.
— Католикларда Раштуа бәйрәме ничек уза? Бәйрәм уңаеннан бу кичтә нинди тантаналар оештырыла?
— Беләсезме, менә бу – кайбер проблемнарның берсе. Чиркәүдәге бәйрәмне күздә тотып сөйлисем килә. Чөнки төрле илләрдә бу бәйрәм төрлечә уза. Безнең мәхәлләгә килгәндә, безгә бу кичтә күбрәк чиркәүгә йөрүчеләр, читтән килгән студентлар җыела. Иң мөһиме – гастрономик өстәл әзерләү түгел, ә чиркәү литургиясендә катнашу. Без менә шуны оештыра алабыз.
— Ә гаиләләрдә бу бәйрәм ничек уза?
— Бу да авыр сорау безнең өчен. Чөнки Татарстанда тулы католик гаиләләр бик аз. Ә традиция нигезендә, Раштуа кичендә итсез ризыклар ашарга кирәк. Бу – Литва, Польша католиклары традициясе. Италиядә исә бу мәҗбүри түгел. Мин хәтерлим әле, Италиядә вакытта Раштуа кичендә чиркәүдә кыздырылган балык исе чыга иде. Чөнки күп кеше өендә кыздырган балык ашап килә иде. Ягъни аларның бәйрәм өстәлләрендә бу көнне һичшиксез балык булырга тиеш.
— Татарстандагы католиклар бу көнне ниләр пешерә, нинди ризыклар белән тукланалар?
— Монда католиклар Раштуа кичендә 12 төрле итсез ризык ашый. Аннан соң бездә икмәкне сындырып бер өлешне икенче бер кешегә бүләк итеп бирү традициясе дә бар. Бу күбрәк Көнчыгыш Европаныкы. Чөнки мин моны беркайчан да Италиядә күрмәдем һәм ишетмәдем. Бу икмәкне бодай оныннан яссырак коймак рәвешендә һәм махсус Раштуа формасындагы савытта пешерәләр. Һәм шул икмәкне изге теләкләр теләп башкаларга бүлгәләп тараталар.
— Үзегез нинди татар ризыкларын күбрәк яратасыз?
— Өлеш һәм кыстыбыйны бик яратам дияр идем.
— Өчпочмак та бардыр әле?
— Юк, күбрәк кыстыбый белән өлештер дип уйлыйм. Өчпочмак алардан соң килә. Гөбәдия дә бар әле. Мин мәктәптә укыганда еш кына бер татар дустыма кунакка бара идем. Аның әнисе гөбәдия пешерә иде. Менә шул гөбәдиянең тәме әле дә авызымда тора, беләсезме.
— Рим папасы көннәрдән бер көнне Русиягә килә калса, сез аны Казанга да чакырырга теләр идегезме?
— Әлбәттә, бик теләп. Папа монда килә калса, Татарстанны, Казанны бик күп кеше күбрәк белер иде. Килә калса, үзебезнең чиркәү, мәхәлләбез, Татарстан турында, Казанны Ватикан, Иоан Павел II белән тыгыз бәйләгән Казан Изге ана иконасы турында бик рәхәтләнеп сөйләр идем. Папа Франциск, мөгаен, аны үзе дә бу икона Ватиканда булганда күргәндер дип уйлыйм. Бу аның үзенә дә бик кызык булыр иде. Шулай ук Татарстан диния нәзарәте вәкилләре белән дә очраштырыр идем. Чөнки безнең мөфтият белән бик мөнәсәбәтләр яхшы. Мин хәтта бу сәфәрне ниндидер бер могҗизага тиңләр идем. Папаның хәтта Мәскәүгә генә килүе дә бик зур вакыйга булыр иде. Бу бит гади генә эш түгел. Әмма татарларның кунак сөючәнлегенә бернинди дә шигем юк.
— Яңа 2022 елда ниләр теләр идегез?
Һәрберебезгә дә булганның кадерен белергә, үз якыннарыбызны кайгыртырга язсын
— Һәр халык, әйтик татарлар үз традицияләрен үз мәдәниятләрен саклап калсын иде. Һәрберебезгә дә булганның кадерен белергә, үз якыннарыбызны кайгыртырга язсын. Дусларны, күршеләрне яратырга һәм яхшы яңа дуслар табарга насыйп булсын иде. Муллык телим һәм Аллаһка ныклап ышануны телим. Безнең тормыш бу дөньяда гына бетми бит, икенче дөньяда да яшисебез бар әле.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!