Русия президенты эшләре идарәсе Владимир Путин белән матбугат очрашуына килгән журналистларны дезинфекцияләүгә 1,4 миллион сум тоткан.
Дәүләт өчен сатып алулар порталындагы мәгълүматларга күрә, бу – керү юлына урнаштырылган алты дезинфекцияләү кабинасын һәм аның аша узган һәр кешегә сиптерелүче көмешле матдәне ике көнгә арендага алып тору бәясе.
"Медуза" (Русиядә ят агент дип танылды) көмешне бу рәвешле кулланырга киңәш иткән бер генә табиблар оешмасы да булмавын искәртә.
Путинның журналистлар белән очрашуын оештыруга Президент эшләре идарәсе барлыгы 117 миллион сум тоткан.
Владимир Путинның 17нче зур Яңа ел алды матбугат очрашуы 23 декабрьдә Мәскәү Манежында узды. Быел президентның матбугат очрашуына ирекле аккредитация булмады: Кремль кемне чакырырга икәнен үзе сайлады. Нәтиҗәдә әлеге исемлеккә 507 кеше керде, аларның яртысыннан артыгы – төбәкләрдән.
Аккредитация бирелгәннәр арасында, Русия хакимиятләренең "ят агент" матбугат чарасы дип таныган Азатлык радиосы, "Дождь" телеканалы һәм "Медуза" басмасы журналистлары да бар иде. Шуңа карамастан, бу мәгълүмат чараларында эшләүче бер генә журналистка да сорау бирергә мөмкинлек бирмәделәр.
Татарстаннан башлыча дәүләт матбугат чараларыннан дүрт журналист һәм Матбугат.ру хуҗасы Данил Сәфәров катнашты. "Бизнес Онлайн" журналистлары чакырылмады.
Быел баш мөхәррире Дмитрий Муратов дөньяның Нобель премиясен алган "Новая газета"ның журналистларын исә Владимир Путин белән очрашуга чакырмадылар, моны Роспотребнадзор чикләүләре белән бәйле дип аңлаттылар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!