Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда ковид хастаханәсенең кызыл зонасында чыккан янгында ике кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хастаханәдән 46 кеше эвакуацияләнгән. Янгын үпкәне ясалма җилләтү җиһазы яна башлау сәбәпле чыккан булырга мөмкин диелә.

24 декабрьдә иртән Әстерханның Өлкә инфекция хастаханәсенең коронавирус белән авыручылар дәвалана торган реанимация бүлегендә янгын чыккан. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматына күрә, кызыл зонадагы янгын нәтиҗәсендә ике авыру үлгән.

Янгын сүндерелгән, ул 15 дүрткел метр мәйданда булган. Хастаханәдән 46 кеше эвакуацияләнгән.

"Интерфакс"ка хастаханә хакимиятендә сөйләүләренчә, янгын чыгуга үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазы яна башлау сәбәпче булган дип фаразлана.

Агентлыкның икенче әңгәмәдәшчесе барлык ИВЛ җиһазларының да төзек булуын, ә янгынны яктырту системындагы төзексезлек китереп чыгаруын белдергән.

Үз чиратында ТАСС чыганакларына сылтама белән янгынның кыска ялганыш аркасында башланырга мөмкин булуын яза.

Узган ел 12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент һәлак булган иде. Үлүчеләр барысы да коронавирустан дәвалана торган булган. Алар үпкә җилләтү җайланмаларына (ИВЛ) тоташтырылган булганнар. Беренчел мәгълүматка караганда, каза ИВЛ аппаратының янып китүче сәбәпле башланган диелде.

9 майда кичен Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханә биналарының берсендә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып киткән иде. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше үлде.

Узган ел Русиянең АКШка коронавируска каршы көрәш өчен җибәргән шушы ук үпкә җилләтү җиһазлары кулланылыш тапмыйча, чүп буларак юк ителде. Русия 45 данә "Авента-М" аппаратын апрельдә җибәргән иде. Майда FEMA вәкилләре әлеге аппаратларны кулланмаячакларын белдерде, сәбәп буларак бу җиһазларның электрга тоташу ысулы туры килмәве аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG