Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зимняя вишня"дагы янгын эшендә гаепләнелүчеләргә 18 елга кадәр колония хөкеме бирелде


Светлана Шенгерей һәм Тәнзилә Комкова
Светлана Шенгерей һәм Тәнзилә Комкова

Мәхкәмә "Зимняя вишня"ның яңа бинасын төзегән һәм тапшырган вакытта шактый хилафлыклар булган һәм алар утның тиз таралуына китергән дип тапкан. 

24 декабрьдә Кемеровоның Үзәк мәхкәмәсе "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә 60 кеше үлеменә китергән янгынга бәйле өченче җинаять эшенә хөкем карарларын игълан итеп бетерде.

Хөкем карарын биш көн игълан иттеләр, хөкем ителүчеләргә 7 елдан 18 елга кадәр колония бирелде, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии хәбәрчесе.

Мәхкәмә "Зимняя вишня"ның яңа бинасын төзегән һәм тапшырган вакытта шактый хилафлыклар булган һәм алар утның тиз таралуына китергән дип тапкан.

Кузбассның Дәүләт төзелеш күзәтүе идарәсе җитәкчесе Тәнзилә Комкованы ришвәт алуда, вәкаләтләреннән начар ниятләрдә файдалануда һәм акчалар юуда гаепле дип табып, 18 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомуми тәртипле колониягә җибәрү турында карар чыккан. Шулай ук аңа 80 миллион сум штраф билгеләгәннәр һәм 12 ел дәвамында дәүләт оешмаларында вазифадагы урыннарда эшләү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

"ИСК "Ресурс" төзелеш ширкәте җитәкчесе Никита Чередниченко ришвәт алуда гаепле дип табылган һәм 15 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән, шулай ук аңа 70,5 миллион сум штраф салганнар. Комкованың улы, төзелеш ширкәтенең уртак хуҗасы Эдуард Комковка мәхкәмә 10 ел кырыс тәртипле колония һәм 70 миллион сум штраф билгеләгән.

Дәүләт төзелеш күзәтүе идарәсендәге бүлекләрнең берсенең җитәкчесе Светлана Шенгерейга мәхкәмә ришвәт алу һәм акча юуу өчен 7 ел гомуми тәртипле колония җәзасы билгеләгән.

Алданрак тикшерү Чередниченко, Комков һәм Комкованың төркем оештырып, сәүдә үзәген төзүчедән 7 миллион сум ришвәт алуын ачыклаган иде. Шуңа күрә, Дәүләт төзелеш күзәтүенең төбәк бүлекчәсе башлыгы, төзүгә рөхсәт булмаган килеш эшләр башкарганы өчен ширкәтне җаваплылыкка тартмаган. Акчаларны "ИСК "Ресурс" оешмасына күчергәннәр. Соңрак хөкем ителүчеләр аны акчага әйләндереп алган. Моннан тыш, Комковны ришвәт буларак машина алуда гаепле дип таныганнар. Гаепләнүчеләрнең берсе дә үз гаебен танымаган.

Тәнзилә Комкова җаваплылыкка шәһәр хакимияте хезмәткәрләрен тартырга тиешләр иде дип саный. Үзенең ахыргы сүзен әйткәндә ул "Хөрмәтле мәхкәмә, әгәр төзелеш өчен бирелгән рөхсәт документына туры килмәгән икән, нигә шәһәр хакимияте аны кулланылышка кертүгә рөхсәтне имзалаган соң?" дип сораган.


2021 елның октябре ахырында Кемерово мәхкәмәсе "Зимняя вишня"дагы янгынга бәйле беренче эштәге сигез гаепләнүчегә хөкем карары чыгарган иде.

Алар 5 елдан 14 елга кадәр гомуми тәртипле колониягә хөкем ителде.

Кемерово мәхкәмәләрендә "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын турында тагын ике җинаять эше тыңланыла. Аның берсе – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кемерово өлкәсе идарәсенең элеккеге башлыгы Александр Мамонтовка һәм Кузбасс гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата.

Аларны үз эшләренә салкын карауда, ә Мамонтовны, шуңа өстәп, акчаларны сарыф итүдә гаеплиләр. Икенче эш "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенең элеккеге уртак хуҗасы Вячеслав Вишневскийга карата ачылган, ул тиешле документлары булмаган килеш "Зимняя вишня"ның яңа бинасын кулланылышка кертү өчен 7 миллион сум ришвәт бирүдә гаепләнә.

2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня"да янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. 147 кеше җәрәхәтләнде. Янгын турында кисәтү системы эшләмәү нәтиҗәсендә бинадагы кайбер кешеләр эвакуацияләнми калды. Ишекләр бикле булу сәбәпле күпләр кино залларыннан чыга алмады. Аларның күпчелеге — балалар. Янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе җимерелеп төште.

Янгын факты нигезендә 15 кешегә карата биш җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG