Татар кызы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Петербурда узган Русия беренчелегендә хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә 283,48 балл җыеп, алтын медаль яулады. Икенче урында – 248,65 балл җыйган Александра Трусова. Өченче урынны 239,56 балл белән Анна Щербакова алды. Кызларның өчесе дә бер остазда – Этери Тутберидзеда шөгыльләнә.
2018 елда шулай ук Тутберидзе әзерләгән татар кызы Алинә Заһитова Пхенчханда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.
Моңа кадәр Камиләнең Русия чемпионы исеменә ирешкәне юк иде. Русия чемпионаты нәтиҗәләренә карап, кызларның кайсы 2022 елның 4-20 февралендә Пекинда үтәчәк Кышкы Олимпия уеннарына барасы хәл ителә.
Камилә Вәлиева – спорт күгендә быел гына кабынган яңа йолдыз. Камилә - Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при җиңүчесе. Моннан тыш, Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды.
Спортчы быел фигуралы шууда берничә дөнья рекорды да күрсәтә алды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле спортчыларның берсе санала.
Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Тимераякта шөгыльләнүен 3,5 яшендә Казанда башлый. 2012 елда Камиләнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, 2018 елдан ул Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә башлый. Юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә.
Моннан тыш ул Азатлыкның 29 декабрьгә кадәр дәвам итүче Татар-башкорт дөньясының 2021 ел шәхесе бәйгесендә дә шактый тавыш җыйды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!