Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремль 2024 елда булачак президент сайлауга әзерләнә башлаган


Президент сайлауның төп бурычы дип легитимлыкны тәэмин итү аталган.

Кремльдә җәйдән бирле 2024 елгы президент сайлау турында беренчел фикер алышулар бара. Бу хакта мәсьәлә белән таныш булган ике чыганагына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Аларның сүзләренчә, сүз хәзерге президент Владимир Путин кампаниясе ихтималы турында бара, әмма киңәшмәләрдә аның яңа мөддәткә үз намзәтен тәкъдим итәргә карар бирүе турында әйтелмәгән иде.

"Билгеле бер намзәтнең кампаниясе турында фикер алышалар. Әлегә башка вариантлар юк", дип хәбәр иткән басма әңгәмәдәшләренең берсе.

Тагын бер чыганак Путинның яңа мөддәткә үз намзәтен тәкъдим итү ихтималы төп сценарий буларак каралуын раслаган.

Аның сүзләренчә, Кремль Русия думсына сайлаулар барышын анализлау бурычын куйган, бу – хаталарны кабатламас өчен һәм президент сайлау вакытында иң яхшы тәҗрибәләрне куллану өчен эшләнә диелә.

РБК мәгълүматына күрә, декабрь уртасында Мәскәү янындагы "Сенеж" идарәсе остаханәсендәге семинарда президент кампаниясенең мөмкин булган стратегиясе турында фикер алышканнар.

Чарада Кремльнең эчке сәясәт блогы җитәкчеләре, эчке сәясәт, иҗтимагый проектлар һәм Дәүләт шурасы эшчәнлеген тәэмин итү идарәләре хезмәткәрләре һәм "Бердәм Русия" вәкилләре катнашкан.

Басманың өч чыганагы сүзләренә күрә, президентлыкка намзәт булырга мөмкин кешенең фамилиясе яңгырамаган, әмма фикер алышулар вакытында сүз идарәнең күчә баруы турында барган.

Президент сайлауның төп бурычы дип легитимлыкны тәэмин итү аталган.

Ноябрь ахырында ВТБ Капиталның "Русия чакыра!" форумында Путин 2024 елда яңа мөддәткә намзәтен тәкъдим итүе турында карарны әлегә кабул итмәве турында белдергән иде, әмма үзенең мондый хокукы булуы "эчке сәясәт вазгыятен тотрыклы тота" дип искәртте. Октябрьдә "Русия энергетика атнасы" форумында Путин үзеннән соң идарәгә килегә мөмкин булучы турындагы сөйләшүләр "вазгыятьне тотрыксыз итә" дип белдергән иде.

Ноябрьдә АКШ Конгрессына 2024 елның 7 маеннан соң да хакимияттә калса, Путинны Русия президенты дип танымау турында резолюция керде.

Русиянең Федерация шурасында, әгәр Конгресс резолюцияне кабул итсә, бу "Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре өзелүгә китерәчәк" дип белдерделәр. Документның үзен "сайлауларга тыкшыну" дип атадылар.

Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң һәм хакимияттәге мөддәтләрен "нульләштергәннән" соң, Путин тагын ике мөддәткә сайлана ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG