Британиянең иминлек мәсьәләләре министры Дэмиан Хайндс Русияне Кытай һәм Иран белән беррәттән өч дошманлык итүче һәм иленә куркыныч тудыручы дәүләтләр дип атаган. Сәясәтче бу хакта The Daily Telegraph газетасы белән әңгәмәсе вакытында белдергән.
Дэмиан Хайндс чит ил күзләүләренә каршы көрәш турындагы Британия кануннары җыелмасын яңартырга кирәклеген искәрткән. Кайбер нигезләмәләрдә нормалар 100 елга якын искергән, дип өстәгән министр.
Моңа кадәр MI6 (Британиянең тышкы сәясәт күзләве хезмәте) башлыгы Ричард Мур һәм илнең саклану министры Бен Уоллес та Русияне куркыныч илләр арасында дип әйткән иде.
Британия Европа берлегеннән чыкканнан соң, илнең саклану һәм халыкара стратегиягә кагылышлы беренче күзәтүендә Русия "дәүләт дәрәҗәсендәге төп куркыныч" буларак билгеләнгән.
17 декабрьдә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Британиянең җиде ватандашына карата санкцияләр кертүе турында игълан итте, бу оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный агулану аркасында Лондон керткән чикләүләргә җавап булды.
Британнарга Русия җирләренә керүне тыйдылар. Ул вакытта Тышкы эшләр министрлыгы Лондонны Русия белән мөнәсәбәтләрдәге конфронтациядән баш тартырга өндәде һәм теләсә нинди дустанә булмаган адымнарның җавапсыз калмаячагы турында кисәтте.
2018 елның мартында Солсберида "Новичок" агуы белән Дәүләт күзләве идарәсенең элеккеге хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызы агуланганнан соң ике ил мөнәсәбәтләрендәге киеренкелек артты.
Лондон фикеренчә, 2020 елда Томскида Навальныйны агуларга теләгәннәре кебек үк, бу агулануның артында Русия хакимиятләре тора.
Мәскәү барлык гаепләүләрне нигезсез дип атый.
Көнбатышның башка илләре белән беррәттән Британия дә Кырымны аннексияләү һәм Донбасстагы низаг аркасында Мәскәүгә каршы чикләүләр кертте.
Мәскәүнең Украинага һөҗүм әзерләү ихтималы турындагы мәгълүмат аркасында, соңгы вакытта Русия һәм НАТО илләре арасында мөнәсәбәтләр киеренкелеге күзәтелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!