Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: Русиянең АКШ, НАТО һәм ОБСЕ белән сөйләшүләре 10-13 гыйнварда узачак


Очрашуларның темасы - Украина белән чиктәге вазгыять диелә.

АКШ һәм Русиянең коралларны күзәтү турындагы сөйләшүләре 10 гыйнварда булачак. 12 гыйнварда Русия-НАТО утырышы, ә икенче көнне Русия һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) вәкилләре сөйләшүләре узачак.

Очрашуларның темасы - Украина белән чиктәге вазгыять, дип хәбәр иткәннәр Ак йортта.

Шулай да, 28 декабрьдә Русия тышкы эшләр министрының урынбасары Сергей Рябков "РИА Новости"га, әлегә АКШ һәм НАТО белән сөйләшүләр узачак көннәр турында ахыргы килешенү булмавын хәбәр иткән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия-Американың иминлек гарантияләре турындагы сөйләшүләре Яңа ел ялларыннан соң ук булачагын әйткән иде. Русия тарафыннан сөйләшүләрне хәрбиләр катнашындагы ведомствоара делегация алып барачак.

Алданрак дәүләт секретаренең Европа һәм Евразия эшләре ярдәмчесе Карен Донфрид та сөйләшүләрнең гыйнварда башланырга мөмкин булуын фаразлаган иде.

Шул ук вакытта ул Русия тәкъдимнәренең бер өлешен Вашингтонда кабул ителмәстәй дип санаулары турына кисәтте.

17 декабрьдә Русия хакимиятләре үзләренең иминлек гарантияләре турындагы ике килешү өлгесен тәкъдим итте. Мәскәүнең төп таләбе – НАТОның алга таба Көнчыгышка киңәюдән баш тартуы.

Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре кискенләшүе фонында Русия үзенә иминлек гарантияләре бирүләрен таләп итә, Украина белән чиктә гаскәрләр туплануы сәбәпле Көнбатыш Русия хакимиятләрен Украина җирләренә бәреп керергә әзерләнә дип шикләнә.

Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага һәм үз чиратында Киевны Көнбатыш ярдәме белән хәрби көчен арттыруда гаепли һәм НАТОны Русия чикләре янындагы манёврлары өчен тәнкыйтьли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG