Accessibility links

Кайнар хәбәр

"XX гасырның 100 татар җыры" сайты эшли башлады


 "XX гасырның 100 татар җыры" сайтыннан скриншот
"XX гасырның 100 татар җыры" сайтыннан скриншот

Сайтта җырлар төрле чорларга бүленеп бирелгән. Ул татар мәдәнияте тарихын музыка аша күрсәтү максатыннан эшләнгән.   

Интернетта 100tatar.ru сайтында "XX гасырның 100 татар җыры" дигән проект барлыкка килде. Ул татар мәдәнияте тарихын музыка аша күрсәтү максатыннан эшләнгән.

Сайтта татар милли музыкасыныд йөз ел эчендә ничек үзгәрүен күреп була. Һәр җыр янында аның турында белешмә, язылу тарихы яки контексты хакында аңлатма бирелә. Җырларга сылтамалар да китерелгән.

Проектны Казанның тугызынчы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә журналист, музыкант Рәдиф Кашапов булдырган.

"ХХ гасырның 100 татар җыры сайтын булдыру идеясе берничә ел элек килде. Шулай килеп чыкты, аны хәзер эшләргә булдым. Төрле экспертлардан "сезгә нинди җырлар якын, нинди җырар мөһим" дип сораштырып, музыка белгечләре Земфира Сәйдәшева, Вадим Дулат-Алеев китаплардан, Идрис Газиев язган мәкаләләреннән җырлар тарихын өйрәнеп, исемлек төзедек һәм һәрбер җырның кыскача тарихын яздык. Миңа үземә андый әйбер җитми иде. Күп кеше әйтә, Илһам Шакиров безнең горурлыгыбыз дип, әмма аның җырлары турында мәкаләләр бик аз. Гомүмән, иҗат турында мәкаләләр җитми", дип сөйләде Азатлыкка журналист, музыкант Рәдиф Кашапов.

Сайтта җырлар төрле чорарга бүленеп бирелгән – 1910нчы еллар, 1920нчы, 1930нчы, 1940нчы, 1950нчы, 1960нчы, 1970нчы, 1980нчы һәм 1990нчы еллар. 2000нче еллар җырлары кермәгән. "Мин ХХ гасыр белән чикләндем, чөнки ул узган чор һәм шушы елларда яңгыраган җырларга бүген ниндидер бәя биреп була. Хәзерге вакытта булган җырларга соңрак бәя биреп булачак. Мәсәлән, бу проектны эшләгәндә, 1930-40нчы елларда әллә нинди сәер җырлар килеп чыкты, аларны бүген берсе дә белми, ә үз заманында алар бик популяр булган. Бүгенге җырлар да шулай ук, аларның әһәмиятен еллар узгач кына аңлап булачак", ди Рәдиф Кашапов.

Музыка белгечләре 200дән артык җыр исеме атаган, ләкин оештыручылар 100не генә сайлап алган. "Үзебезнең дә кайбер бик яраткан җырларыбыз сайтка керми калды — бу шуны гына аңлата: татар музыкасы искиткеч матур көйләргә һәм күңелгә үтеп керерлек җыр сүзләренә шулкадәр бай, аны әле тагын озак еллар дәвамында өйрәнергә була", ди сайт авторлары.

Сайтта шулай ук музыка белгечләре, композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар һәм радиода эшләүчеләр татар җыры феномены турында сөйләгән интервьюлар китерелгән.

"XX гасыр — татар музыкасы сәхнәгә чыккан һәм халыкка таралуның яңа юлларын тапкан чор. Йөз ел дәвамында ул баеган, үзгәргән, төрле йогынтыларга эләккән, нәрсәнедер югалтып, ниндидер яңа әйберләрне үзенә алган. Аңлашыла, хәтта татар музыкасының классик үрнәкләре дип саналган халык җырлары да каноннан бик ерак яңгырый. Музыка кораллары, интонация, мелодик рәт, тембрлар үзгәрә. Ләкин яхшы татар җырында һәрвакыт ниндидер күңелне үзенә тартып торучы әйбер була, анда текст, көй, ритм, гомуми атмосфера һәм җырчы белән тыңлаучы арасында туган гармония бар", ди проект авторлары.

Татар халкының музыка сәнгате мирасын халыкка чыгару, милли архивта сакланган аудио-, видеоязмаларны дигиталләштереп интернетка кую мәсьәләсе Татарстанда әледән-әле күтәрелеп килә. Ләкин әлегәчә бу эш һәвәскәрләр тарафыннан гына башкарыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG