Accessibility links

Омски өлкәсе Үләнкүл авыл башлыгының Каракүлдәге янгынга бәйле җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелгән


Каракүлдә янгыннан соң
Каракүлдә янгыннан соң

Аңа 500 меңгә кадәр штраф яки ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерү янгында зарар күргән кешеләргә 9 миллион сум күләмендә компенсация һәм һуманитар ярдәм бирүгә кагылышлы чаралар күргәне өчен, авыл башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинага штраф билгеләүне сораган.

29 декабрьдә Омскиның тикшерү комитеты идарәсе Үләнкүл авылы берәмлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаның җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелүе турында хисап биргән, тикшерү эшләре тәмамланган. Аны Русия Җинаятьләр кодексының 293 маддәсе нигезендә гаеплиләр (эре зыянга китергән ваемсызлык). Әлеге маддә нигезендә авыл берәмлеге башлыгына 500 меңгә кадәр штраф яки ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, зарар күргән кешеләргә 9 миллион сум күләмендә компенсация һәм һуманитар ярдәм бирүне оештырды, шул сәбәпле җинаять эше мәхкәмәгә гаепләнүчегә штраф билгеләүне сораган үтенеч мөрәҗәгате белән юлланды, дип белдергән Омски өлкәсенең тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Лариса Болдинова.

Җинаять эше Үләнкүлгә караган Каракүл авылындагы зур янгын белән бәйле, янгын быел май аенда чыккан иде.

Ул вакытта сазлык ягыннан килгән ут торак корылмаларга күчте һәм ярты авылны — 14 йортны һәм 11 корылманы, шул исәптән бердәнбер кибетне юк итте.

Тикшерү авыл берәмлеге башлыгы янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итмәгән, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы шартларында хәбәр итү системын, эвакуация чараларын тиешенчә оештырмаган дип ачыклады. Моннан тыш, Каракүл авылы тирәсендә янгынга каршы туфраклы җир булдырылмаган, авыл коры үләннән чистартылмаган диелде.

Ләйлә Мөхәммәтшина Азатлыкка әлеге авыллар тирәсендә ел саен яз җитү белән янгыннар чыгуын, урман, сазлыклар януын сөйләгән иде. " Сазлыкта яшибез. Яз җитсә ел саен шундый куркыныч яный. Урман янды, ут әле бер яктан, әле икенче яктан чыга, ә анда керерлек түгел, сазлык, аны кеше сүндерә алмый. Без инде авылларны көне-төне сакладык, әле бер авылга килеп җитәм, әле икенчесенә, кешеләр кизүдә торды. Җил чыкты да ике яктан авыл ут эчендә калды да куйды. Ярты сәгать эчендә ярты авыл юк булды. Безнең күз алдында янды бит, янгын сүндерүчеләр дә, халык та берни эшли алмадык, чөнки каты җил чыкты. Мөмкин булган барлык чараларны да күрдем. Урман яна башлагач та авылларны саклар өчен җир казылды. Әмма ут бит аны сикереп кенә узды. МЧС вәкилләре яңа кагыйдәләр нигезендә кимендә 10 метр казылырга тиеш дип аңлата, безнеке 6-7 метр булып чыккан", дип сөйләде ул.

Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авылга 3 млн сум акча бүлеп бирде.

Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия иде. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG