Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Мәрьям ана иконасы чиркәвендә аттестация узган гидлар гына экскурсия алып барачак


Мәрьям ана иконасы чиркәве
Мәрьям ана иконасы чиркәве

Казанда узган җәйдә ачылган Мәрьям ана иконасы чиркәвендә аттестация узган гидлар гына экскурсия алып бара алачак.

Лекцияләрне тыңлаган гидлар 27 декабрьдә белемнәрен тикшерү өчен тест узды, 299 гидның аттестацияне уңышлы узуы билгеле булды. Аларны махсус тамгалардан танып булачак.

Декабрь аенда Казан экскурсоводлары өчен өстәмә укулар оештырылды: Казандагы иң зур православ гыйбадәтханәсе – Мәрьям ана иконасы чиркәвендә экскурсия уздыру өчен, гидларга аттестация укулары узды. Аны быел беренче тапкыр Татарстанның туризм дәүләт комитеты, Казанның туризм комитеты һәм Казан епархиясе оештырды.

Гидларга онлайн һәм оффлайн рәвештә өч лекция укылды, лекцияләрнең язмасына сылтаманы да, басма рәвештәге текстларны да укуларда катнашкан һәркемгә юлладылар. 27 декабрьдә исә шул лекцияләр нигезендә онлайн тест уздырылды. Тестта 35 сорау бирелде. Аттестация узу өчен, 45 минутта аның 70 процентына дөрес җавап бирү җитә иде. Тестны 299 гид уңышлы узган. Аларга шуны раслаучы ябыштыргыч тамга тапшырылачак. Гидлар аны Казан шәһәре буенча экскурсияләр өчен аккредитация бейджына ябыштырып куярга тиеш. Бу хакта Азатлыкка шушы укуларда катнашкан Эльвира Миңнеәхмәтова хәбәр итте.

Казанда бүген 500дән артык гид санала. Сентябрь аенда гына бу укуларның түләүле буласы һәм Казан кирмәне аттестациясеннән дә кыйммәтрәк – 7 мең сум торачагы турында игълан ителгән иде. Бу хакта Азатлык язды. Гидларның күпчелеге бу яңалыкка канәгатьсезлек белдерде, шау-шуы матбугатта да булды. Һәр объектка түләүле аккредитация булса, Казандагы мәчетләр дә гидлардан аерым-аерым акча җыя алачак, дигән фикер әйттеләр. Кайберәүләр үз туристик маршрутларында әлеге чиркәүне әйләнеп узачакларын билгеләде. "Татарстан экскурсоводлар гильдиясе" ассоциациясенең яңа рәисе Игорь Воронов бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачагын әйткән иде. Нәтиҗәдә, бу укулар быел укырга теләүчеләр өчен бушлай уздырылды.

Әлеге чиркәү төзелеше, рәсми мәгълүматларга караганда, 2,7 млрд сумга төшкән. Төзелеш өчен акчаның шактый өлеше Татарстан бюджетыннан бирелде. Чиркәүне Русия патриархы Кирилл узган җәйдә килеп шәхсән үзе ачты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG