Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан гидлары шәһәрдәге "баш чиркәүнең" үзләреннән күпме акча каерачагын саный


Мәрьям ана иконасы чиркәве (уңда)
Мәрьям ана иконасы чиркәве (уңда)

Узган җәйдә ачылган Мәрьям ана иконасы чиркәве экскурсияләр алып баручылар өчен түләүле аккредитация кертергә җыена. Түләү ЮНЕСКО исемлегендәге Казан кирмәненнекеннән ике мәртәбә зуррак булачак.

Казандагы иң зур православ гыйбадәтханәсе – Мәрьям ана иконасы чиркәвендә экскурсия уздыру өчен гидлар махсус, аерым аккредитация узарга тиеш булачак. Татарстан һәм Казан епархиясе, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты һәм Татарстан милли музее белән берлектә шундый яңалык кертергә җыена. Алты сәгатьлек бу курста уку 7 мең сум торачак. Экскурсоводлар, аларның гильдиясе моңа каршы, Татарстанның туризм дәүләт комитеты берни әйтми.

Татарстан һәм Казан епархиясе гидларны аерым укыту зарурлыгын аларның туристларга дөрес булмаган мәгълүмат бирүе белән аңлата. Шунлыктан киләчәктә чиркәүдә экскурсия уздыру өчен бары аларда аккредитация узган гидларны гына кертергә җыеналар.

Әлеге чиркәү төзелеше, рәсми мәгълүматларга караганда, 2,7 млрд сумга төшкән. Төзелеш өчен акчаның шактый өлеше Татарстан бюджетыннан бирелде. Чиркәүне купшы кортежлар белән йөрүче Русия патриархы Кирилл узган җәйдә килеп шәхсән үзе ачты.

Патриарх Кирилл Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Әлегә кадәр Казан гидлары Казан кирмәне, Зөя һәм Болгар өчен генә түләүле аккредитация уза иде. Казан кирмәненең экскурсияләр бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, быел март-апрель аенда булган аккредитациядә укулар, гидның тәҗрибәсенә һәм категориясенә карап 2500-4000 сум торган.

20 елга якын гид булып эшләүче Айрат Хәтмулла чиркәүгә аерым аккредитация билгеләүне чираттагы талау дип атый һәм "Юнеско" объектларында гына аккредитация түләүле булырга тиешлеген әйтә.

Айрат Хәтмулла
Айрат Хәтмулла

— Бу тинтәклекнең аргы чиге дип атала. Моны бер дин шулай башлаган һәм бу тәртипне бер чиркәүгә карата керткәннәр икән, димәк, бездәге мәчетләр, синагога, буддизм гыйбадәтханәләре – һәркайсы аккредитация үткәрергә мөмкин булып чыга. Инде шул да мәгълүм булсын: түләүле аккредитация фәкать ЮНЕСКО исемлегендәге объектларга гына булырга тиеш. Барлык объектларга да түләүле аккредитация кертеп булса, бу хәзер ничек булачак соң инде? Иске татар бистәсенә аерым, Казан шәһәре өчен аерым, мәчетләр һәм башкаларга аерым кертәбезмени? Бер уйлаганда, ЮНЕСКО объекты уртасында басып торучы Кол Шәриф мәчетенә аерым укулар билгеләп, анда керүне түләүле итү мантыйк ягыннан дөресрәк тә килеп чыга бугай әле. Аңлыйбыз, кемгәдер акча җитмидер. Тик һәрбер гидтан 7 мең сум акча алу ул беләсезме күпме килеп чыга? Без эшли башлаганда Казанда 30лап кына гид идек, ә хәзер без рәсми рәвештә 500дән артык саналабыз. Шуларның һәркайсыннан 7 мең алсалар, бу бит талау булып чыга. Без бит инде болай да ел саен Казан кирмәнендә, Болгарда ел саен түләп аккредитация узабыз. Мин быел апрельдә уздым. Зөядә экскурсияләр уздыру өчен аккредитация ике елга бер тапкыр уздырыла – анысы тагын 2500 сум тора, - ди Айрат Хәтмулла.

Чиркәүгә беренче аккредитация өчен 50 кешелек төркем җыелачак, укулар 14 сентябрьдә башланачак дип игълан ителгән иде. Айрат Хәтмулла укуларга бармаячагы, башка гидларның да бу хәлгә байкот игълан итүе турында әйтте. Җирле епархия, Милли музей һәм Казанның туризмны үстерү комитеты шушы яңалыкны уйлап чыгаргач, "Татарстанның экскурсоводлар гильдиясе" ассоциациясе дә, Татарстанның туризм дәүләт комитеты да моңа бернинди реакция белдермәгән.

— Мин ул укуга бармыйм, әлбәттә. Без башка гидлар белән аңа каршы бойкот игълан итәбез дип сөйләшкән идек инде. Әгәр шуңа кала икән, без туристларны чиркәү ишек төбенә китереп бушатабыз да, калганын алар үзләре кереп йөреп чыгачак. Татарстанның туризм дәүләт комитеты бар. Безнең республикада гына ул. Берни эшләмичә утыручы шушы комитет, аның җитәкчесе Сергей Иванов әлеге низагта да безне яклап чыкмады. Экскурсоводлар гильдиясе дә дәшми калды. Без ел саен ул гильдиягә 700 сум түләп торабыз. Безгә эш бирәм дип торучы юк, ә акча җыючылар күп һәм арта тора, - ди Айрат Хәтмулла.

Тагын бер гид, 2017 ел башыннан бирле шушы һөнәрне үзләштергән Эльвира Миңнеәхмәтова бу аккредитациягә гариза язган булган, әмма уку турында килешү әлегә кадәр төзелмәгән, акчасы да түләнмәгән. Ул да гидларның ике мәсьәлә аркасында ризасызлык белдерүен әйтте. Беренчесе – аккредитациянең шулкадәр кыйбат торуы, икенчесе – теләсә-кайсы объект өчен яңадан-яңа укулар кертеп, акча җыю мөмкинлеге ачылу.

Эльвира Миңнеәхмәтова
Эльвира Миңнеәхмәтова

— Аккредитациягә гариза тапшырган идем, әмма әлегәчә җавап юк. Анда 50 кеше җыялар, мине төркемгә куштылар дип беләм. Безнең дәресләр 14 сентябрьдә башланачак дип тә әйткәннәр иде дә, һаман башланмый. Буладырмы ул аккредитация, юкмы – анык кына әйткән кеше дә юк. Экскурсоводлар гильдиясендә 15 сентябрьдә җыелыш булды, яңа рәис сайладык. Шунда бу аккредитация мәсьәләсен 20-21 сентябрьдә хәл итеп бетерәбез дигәннәр иде. Әмма гильдия рәисе әле бу турыда бернинди яңалык та әйтмәде. Безнең җыелышта Татарстан милли музее мөдир урынбасары чыгыш ясаган булды. Әлбәттә, гидларда мантыйкый сорау туды: кирмәндә аккредитация укуларында никадәр объект өчен 2500-3000 сум акча түләгәндә, без нигә монда бер объект өчен генә шулкадәр түләргә тиешбез, диләр. Оештыручылар лекторларга түләргә кирәклеге белән аңлата. Тик 7000 сумны 50 кешегә тапкырласак, булачак 6 лекция санына бүлсәк, бер лекция өчен хәйран зур сумма килеп чыга. Мисал өчен, җәдвәлдәге ул алты дәреснең берсе – Сынлы сәнгать дәүләт музеена экскурсия. Андагы күргәзмә нәкъ менә Казан Богородицский чиркәвенә багышланган. Мин анда үзем дә кереп, 900 сумымны түләп, экскурсия тыңлап чыга алам.

Икенче яктан, әлеге чиркәү Казан буенча гомуми экскурсия програмына кертелгән. Гид булу өчен, без, беренче чиратта, квалификацияне үстерү курсларын узабыз. Казан федераль университетымы, Кирмәнме, ниндидер шәхси укыту үзәкләреме – укып, гомуми экскурсияләр имтиханын тапшырабыз. Шул чакта ул чиркәүне өйрәнү дә каралган. Гидлар хәзер ни өчен борчуда? Әгәр хәзер бу чиркәү өчен шундый аерым аккредитация ясыйлар икән, кемнәрдер Бауман урамы буйлап шулай берләшеп, аерым аккредитация билгеләп куярга мөмкин. Иске татар бистәсе, йә мәчетләр шулай итә башласалар? - дип сөйли Эльвира Миңнеәхмәтова.

Чиркәү эче
Чиркәү эче

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта чиркәүләргә ишекләр ачык булса да, Татарстан диния нәзарәте туристларга мәчетләргә керүне тыйган.

— Пандемиядән соң туристларга мәчеткә керү бөтенләй тыелды. Бары тик мөселманнар гына кереп намаз укып чыга ала. Әгәр сез епархия белән нәзарәтне чагыштырып, епархия үзен дөрес тотмый дип әйтергә телисез икән, бу дөрес фикер түгел. Без әле чиркәүгә туристлар белән бергә булса да кереп чыга алабыз, ә мәчеткә кереп тә булмый. Бу вакытлыча гына булыр дип ышанабыз. Аннан соң, православлар Казанга килсә, аларның нәкъ менә шушы чиркәүне күрәселәре килә. Икона табылган урын дип бу урынны бик олылыйлар. Бу Казандагы иң лаеклы чиркәү һәм аны лаеклы итеп күрсәтергә кирәк.

Гидларны укыту кирәк дип саныйм, аккредитация буламы-юкмы – анысы башка мәсьәлә. Православие экскурсоводына аерым аккредитация булдыруны мин инде болай да көтеп йөри идем, киләчәктә ул барыбер булыр дип уйлыйм. Шуңа иң беренчеләрдән булып укырга теләк белдереп, гаризамны керттем дә, - ди Эльвира Миңнеәхмәтова.

"Татарстанның Экскурсоводлар гильдиясе" ассоциясе рәисе Игорь Воронов исә бу аккредитацияне артык гамәл дип саный. Азатлыкка әйтүенчә, курсларның әле булу-булмау ихтималы да сорау астында икән. Ул гильдия исеменнән Татарстанның туризм дәүләт комитетына, Татарстан Милли музее җитәкчелегенә барачагын да әйтте.

Игорь Воронов
Игорь Воронов

— Экскурсовод буларак шуны әйтим: бу аккредитация артык. Казанның Богородицкий монастыре стандарт маршрутларга кертелгән һәм бик яхшылап өйрәнелгән, без күп тапкырлар эшләгән объект. Шәһәр буйлап экскурсияләребез 3-4 сәгатьлек кенә. Ул монастырьга анда күп вакыт каралмаган. Аның турында мәгълүмат тулып ята. Мин үзем укуга теләк белдереп гариза да язмадым, хәтта аккредитация ясасалар да, мин нәкъ элеккечә үк эшләвемне дәвам итәчәкмен. Мин, гадәттә, зур төркемнәр белән эшлим, микрофоным автобус эчендә. Килеп туктагач, чиркәү турында мәгълүмат бирәм дә, хәзер сез ирекле рәвештә чиркәүне карап чыга аласыз дип кертеп җибәрәм. Алар анда кереп, иконага шәм куеп чыгарлар.

Мондый очракларда алар түгел, ә экскурсоводлар тавыш биреп бер карар кабул итәргә тиеш

Ә инде гильдия рәисе буларак сүз йөрткәндә, без бу аккредитация турында үзебез дә өченче затлар аша гына белдек. Бу карарны кабул иткәндә бездән сорап торган кеше булмады. Мин бер атна элек, гильдиягә рәис булып сайланганда, анда сайлау програмымны игълан иткәндә дә әйттем: мондый очракларда алар түгел, ә экскурсоводлар тавыш биреп бер карар кабул итәргә тиеш. Бу укуны оештыручыларның берсе булган Милли музей җитәкчелеге белән дә, Татарстан туризм министрлыгы белән дә сөйләшергә җыенам, кирәк булса, рәсми хат та әзерләрбез, экскурсоводлар бу аккредитациягә каршы, - ди Игорь Воронов.

Башланасы укулар башланмагач, килешүләр төзелмәгәч, чиркәүдә экскурсияләр уздыру өчен аккредитация булачакмы, юкмы, укулар кайчан башланачак дигән сорау белән Азатлык Казанның туристик-мәгълүмат үзәге Наталья Абрамовичка мөрәҗәгать итте. "Булгач та хәбәр итәрбез", диде Абрамович.

Ул сезгә бернинди комментар да бирмәячәк

Татарстанның туризм дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов белән элемтәгә керергә тырышу нәтиҗә бирмәде. Сәркатибе соравыбызны ачыклап, Иванов белән киңәшләшкәннән соң: "Ул сезгә бернинди комментар да бирмәячәк", дип матбугат белән эш өчен җаваплы хезмәткәрнең савыгып эшкә чыгуын көтәргә кушты. Матбугат хезмәткәренең шәхси телефонына шалтыратып сорауларны биргәч, ул аларны язмача юлларга кушты.

Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвендә экскурсияләр үткәрү өчен аккредитация кирәк булачакмы? Аның бәясе, алдан хәбәр ителгәнчә, 7 мең сум булачакмы? Ул сумма нинди чыгымнарны күздә тота? Хәзер мәчетләр дә һәркайсы үзендә аккредитация игълан итә аламы? Шушы сорауларны Азатлык Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка юллады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG