Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зираттагы тәре җәнҗалыннан соң Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова эштән киткән


Рәйхан Галимҗанова
Рәйхан Галимҗанова

Ул эштән үз теләге белән китүе турында гариза язган диелә.

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасыннан соң район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова үз теләге белән эштән китүе турында гариза язган, депутатлар аның бу карарын хуплаган. Бу карар 29 декабрьдә район шурасының чираттан тыш сессиясендә кабул ителгән. Утырыш 12 минут дәвам иткән, Галимҗанованың вазифасыннан китүе көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә булган дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасы зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.

27 сентябрьдә Виктор Смирнов җәсәде Актаныш зиратында җирләнә. Аның хатыны татар, Актанышның Такталачык авылыннан Римма Смирнова. Ире син җирләнәсе урында ятарга телим дигәч, хатыны, туганнары аның васыятен үти. Кабер дә казыла, тәре дә куела. 9 октябрьдә алар кабергә янә килә һәм кисеп ташланган агач тәрегә тап була.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, һәм Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.

Татарстан Диния нәзарәте белән республика митрополиясе Актаныш районындагы зиратта тәрене кисеп ату уңаеннан уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә ике дини оешма әлеге гамәлне хөкем итте.

2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG