"Бердәм Русия" депутаты Александр Хинштейн президентның ватандашлыктан мәхрүм итү турындагы канун өлгесе нормасын тумыштан бирелгән ватандашлыгы булганнарга да кулланырга тәкъдим итә.
Ул үз тәкъдимен оппозиционерларның чыгышлары белән аңлаткан. Бу хактагы язма Telegram-да 29 декабрьдә чыккан.
"Кайвакыт безнең оппозиционерларның сүзләрен тыңлыйсың да: "үз илегезне һәм халкыгызны күралмыйсыз икән, сезгә Русия паспорты нәрсәгә?" дип уйлыйсың, дип язган Хинштейн. Соңрак ул, кызганыч, илгә нәфрәт — юридик категория түгел дип тә өстәде.
Владимир Путинның ватандашлык турындагы кануны Парламентның түбән пулатына 29 декабрендә кертелгән иде. Ул Җинаять кодексының маддәләре исемлеген киңәйтә, алар нигезендә хөкем ителгән кешенең тумыштан алынмаган ватандашлыгын гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.
Конституциянең алтынчы маддәсенә ярашлы, кеше үз ватандашлыгыннан яки аны үзгәртү хокукыннан мәхрүм ителә алмый.
Мартта Конституция мәхкәмәсе канунлы алынган Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итү ярамавын раслады.
Әмма шул ук вакытта "ватандашлыкка кабул итү карарын гамәлдән чыгару"ның канунлы була алуы турында карар чыгарды, бу шарт тумыштан бирелгән ватандашлыгы булганнарга кагылмый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!