Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона"ны Google-рекламнар һәм "ят агент" медиага сылтамалар өчен "ят агент" дип таныганнар


"Медиазона" баш мөхәррире Сергей Смирнов
"Медиазона" баш мөхәррире Сергей Смирнов

Google‑рекламнардан килгән 700 мең сум акчаны чит илдән финанслау дип таныганнар, әмма бу акчалар чит ил ширкәтеннән түгел, Русиянең "Роксот" ширкәтеннән килгән булган.

Русиянең юстиция министрлыгы "Медиазона"ны "ят агентлар" реестрына Google‑рекламнардан килгән кереме һәм башка "ят агент" мәгълүмат чараларына сылтамалары аркасында керткән. Бу хакта басма үзе хәбәр итте.

"Медиазона"ны "ят агент" дип сентябрь ахырында таныганнар иде. Өч айдан соң Юстиция министрлыгы аңлатма җибәргән. Google‑рекламнардан, ягъни "кулланучыларга сайтта урнашкан баннерларны күрсәтүдән" килгән 700 мең сум акчаны чит илдән финанслау дип таныганнар. Өстәвенә бу акчалар чит ил ширкәтеннән түгел, Русиянең "Роксот" ширкәтеннән килгән, үз чиратында акчаларны ул Google-ның Ирландиядәге филиалыннан алган.

Роскомнадзор исә басманың тугыз язмасында "ят агент" дип танылган мәгълүмат чараларыннан өзекләр һәм шундый ук статус бирелгән кешеләрдән шәрехләмәләр тапкан.

Роскомнадзор алар арасында Азатлык Радиосы, "Медуза", "Настоящее время", Сибирь.Реалии, Север.Реалии, Крым.Реалии, Idel.Реалии һәм Кавказ.Реалии бар дип искәрткән.

Аңлатмада шулай ук "ят агент" мәгълүмат чараларының физик затлары: Людмила Савицкая, Лев Пономарев, Сергей Маркелов, Денис Камалягин һәм Дарья Апахончичның басма язмаларындагы шәрехләмәләре китерелгән.

Юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына "Медиазона"ның баш мөхәррире Сергей Смирновны һәм проектның нәширы Петр Верзиловны кертте. Басма әлеге карарны мәхкәмәгә шикаять итәчәк.

30 декабрьгә "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрында 103 басма һәм кеше бар. Аларның 86сын исемлеккә 2021 елда керттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG