Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Байденны "мөнәсәбәтләр тулысынча өзелергә мөмкин" дип кисәткән


Владимир Путин һәм Джо Байден
Владимир Путин һәм Джо Байден

Әгәр Кремль Украинада хәрби гамәлләр кылса, АКШ президенты үз хакимиятенең чикләүләр ярдәмендә Русиягә сизелерлек авырлык китерергә әзер булуына тагын бер мәртәбә басым ясаган.

Пәнҗешәмбе, 30 декабрь кичендә Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Джо Байден телефоннан сөйләште.

Сөйләшү вакытында Байден Делавэр штатындагы өендә булган. Ике президентның сөйләшүе 50 минут дәвам иткән. Ак йортның матбугат секретаре Джен Псаки белдерүендә әйтелгәнчә, Байден Путинны Украина тирәсендәге киеренке вазгыятьне йомшартырга өндәгән.

Президент Байден АКШның беректәшләре һәм партнерлары белән "Украинага карата алга таба булачак агрессиягә кискен җавап бирәчәгенә" ишарәләгән.

Президент Байден дипломатик көч куюны, Америка-Русиянең ике яклы стратегик диалогын, НАТО-Русия шурасы һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) очрашуларын хуплаган.

Ак йорт белдерүендә искәртелгәнчә, дипломатик диалог бары тик ызгыш кимегәндә генә мөмкин.

Хакимият вәкилләре сүзләренә күрә, сөйләшү вакытында Байден Путинга ике ил арасында ике төрле юл ачык булуын әйткән: дипломатия яки Русияне санкцияләр ярдәмендә тотып тору. Вакыйгалар кайсы юнәлештә үсеш алачагы Русиянең якындагы гамәлләренә бәйле.

Әгәр Кремль Украинада хәрби гамәлләр кылса, АКШ президенты үз хакимиятенең чикләүләр ярдәмендә Русиягә сизелерлек авырлык китерергә әзер булуына тагын бер мәртәбә басым ясаган.

Русиянең АКШ һәм НАТО белән иминлек мәсьәләләре турындагы очрашуы алдыннан бу сөйләшүне Мәскәү тәкъдим итте.

"Украина тирәсендә вазгыять кискенләшкән очракта" Русиягә каршы санкцияләр кертү ихтималын Путин "Русия-Америка мөнәсәбәтләренең тулысынча өзелүенә китерә алырдай җитди хата" дип атады.

Ике президент сөйләшүеннән соң Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков, Владимир Путинның Джо Байденны яңа чикләүләр кертү – АКШның зур хатасы булачагы һәм җитди нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәтүен белдерде.

Бу - декабрьдә Путин һәм Байденның икенче мәртәбә сөйләшүе, алданрак видеоэлемтә аша да сөйләшүләр узган иде.

Президентлар шалтыратышканчы, АКШ Дәүләт иминлек шурасы вәкиле Эмили Хорн, Байден фикеренчә, ике лидер арасындагы турыдан-туры диалогны берни дә алыштыра алмый дип белдегән иде.

Шул ук вакытта Хорн Ак йортның, Европа берлегендәге партнёрлары белән, Русиянең Украина белән чиктә хәрби көчен арттыруына бердәм җавап әзерләү турында киңәшләшүен искәртте.

Көз көне күзләү белешмәләренә сылтама белән мәгълүмат чаралары Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең артуы турында хәбәр иткән иде.

АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүне хәрби һөҗүм әзерли дип фаразлады. Кремль бу белдерүләрне кире какты һәм АКШ белән НАТОдан иминлек гарантияләре таләп итте. Аерым алганда, НАТОны Көнчыгышка таба киңәйтмәү, хәрби берлеккә элеккеге Советлар берлеге республикалары арасыннан яңа әгъзалар алмау кебек таләпләр турында сүз бара.

Шул ук вакытта, Украинаның милли иминлек шурасы секретаре Алексей Данилов Киевнең әлегә Русия тарафыннан куркыныч янавын күрмәвен хәбәр итте.

Алексей Данилов сүзләренчә, Мәскәү физик яктан караганда да тулы канлы һөҗүм башлый алмый.

Русия, АКШ һәм НАТОның иминлек гарантияләре турындагы сөйләшүләре 2022 елның гыйнварына билгеләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG