2021 ел нәтиҗәләренә күрә, Төркиядә инфляция 36 проценттан арткан. Бу хакта Төркиянең статистика оешмасы хәбәр итә.
Илнең Үзәк банкының төп процентын берничә мәртәбә рәттән төшергәннән соң, лира очсызлана башлады. 20 декабрьдә җирле акчаның бәясе бер долларга 18 лирага кадәр арзанайды. Ел башында бер доллар якынча 7,5 лирага тигез иде.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган төп процентны киметү яклы булды. Аның фикеренчә, бу инфляциянең түбәнәюенә китерәчәк. Эрдоган 2019 елның җәеннән - өч мәртәбә Үзәк банкның башлыгын, 2021 елның ноябреннән - ике мәртәбә финанс министрын алыштырды.
Оппозиция президентны икътисади яктан компетенцияле булмауда гаепләде һәм вакытыннан алда сайлаулар уздырырга чакырды. Эрдоган үз исеменә яңгыраган барлык гаепләүләрне кире какты, шулай ук президент һәм парламент сайлауларының ниятләнгәнчә, 2023 елның июнендә узачагын әйтте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!