Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 нәтиҗәләре: кырымтатарларга басым көчәйде


2021 ел кырымтатарлар өчен нинди булды? Аннексияләнгән Кырымда милләтнең хәле, тормышы кайсы якка үзгәрде? Узган ел хакында кырымтатарлар үзләре ни уйлый? Шушы сорауларны танылган кырымтатар шәхесләренә бирдек.

Кырымда кырымтатарларга карата репрессияләр, канунсыз кулга алулар, эзәрлекләүләр 2021 ел буена дәвам итте. Азатлык бу хәлләрне яктыртып барды. Ел ахырында Кырымның төрле урыннарында яшәүче кырымтатарлар үз халкына каршы репрессияләрне туктату таләбе белән мөрәҗәгатьләр яздыру кампаниясен башлады. Әлеге мөрәҗәгатьләр "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") иҗтимагый берләшмәсенең Facebook сәхифәсенә урнаштырыла. Анда Кырымның төрле урыннарыннан хатын-кызлар, аксакаллар җибәргән дистәләрчә мөрәҗәгать тупланган.

2021 ел кырымтатарлар өчен нинди булды, аннексияләнгән Кырымда милләтнең хәле, тормышы кайсы якка үзгәрде? Узган ел хакында кырымтатарлар үзләре нәрсә уйлый? Шушы сорауларны кырымтатарның берничә танылган шәхесенә бирдек.

"Вазгыять драматик төс алды"

"Бәйсез "Кырым" газеты баш мөхәррире Бекир Мамутов узган елга бәя биреп, 2014 елдан башлап безнең халык узган сынаулар 2021 елда ниндидер яңа төсмер алды, диде.

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

— Без 2021 елның сентябрь башларында булган вакыйгаларны яхшы беләбез. Әгәр дә үзебезнең вазгыятьне Төньяк Корея йә ниндидер Африка иленең коточкыч режимы белән чагыштырсак, бәлки без әле алай ук начар хәлдә түгелдер, 1944 ел хәленә барып җитмәдек әле дияргә була. Әгәр дә без кешелек дөньясының технологияләр генә түгел, ә социаль-сәяси яктан ничек тәрәккыят иткәнен күзәтсәк, без бик артта калганыбызны күрәбез. Әлбәттә, бу бездән тормый, чөнки безне бер иске арбага тартып утырттылар һәм без анда утырырга мәҗбүр.

Кызганычка каршы, күп нәрсә бездән тормый. Аның өчен, без милләтебез эчендә барган процесслар хакында сөйләгәндә бу факторны исәпкә алырга тиешбез. Безнең арабыздан намуслы кешеләребезне тотып алып китүләре, Нариман Джелял кебек шәхесебезне тоткарлау бу процессның туктамаганын, киресенчә үсә барганын, 2021 елда вазгыять драматик төс алганын күрсәтә.

"Уңай нәтиҗәләр дә булды"

Русиядә тыелган Мәҗлес әгъзасы, Кырымнан Киевка күчәргә мәҗбүр булган "Кырым хәбәрләр агентлыгы" җитәкчесе Гаяна Юксель 2021 елда Киевта кырымтатарлар белән бәйле берничә мөһим карар кабул ителүен искә алды, 2021 елда без яңа шартларда эшләргә өйрәндек, диде:

Гаяна Юксель
Гаяна Юксель

— 2021 елда Киевта "Кырым платформасы" узды, Кырымны аннексиядән азат итү стратегиясе, "Кырымның асаба халыклары" турында канун, кырымтатар теленең тәрәккыяте турында концепия кабул ителде, сәяси тоткыннар турында канунның беренче укылышы узды. Һәр кеше вакыйгаларны үзенчә бәяли ала, ләкин һәрхәлдә уңай нәтиҗәләр дә булды.

Бу ел безгә юлыбызны нинди юнәләштә дәвам итергә кирәклеген күрсәтте

Бу ел безгә юлыбызны нинди юнәләштә дәвам итәргә, нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләрнең акрын хәл ителүе Мәҗлескә йә кырымтатар җәмәгатьчелегенә генә бәйле түгел. Без әзерлек эшләрен эшләп бетердек һәм алга таба эшләр тәртибен билгеләдек. Бу документны Украина хакимияте имзалаганын көтәбез. Ул имзаланганнан соң эшләр кемнеңдер шәхси теләге, йә Мәҗлеснең сәяси басымы белән түгел, ә шул тәртип нигезендә барырга тиеш булачак.

Шәхси эшләремә килгәндә, Кырым аннексиясе һәм Кырымның реинтеграциясе белән бәйле медиаларның информацион сәясәте турында фәнни эшемне тәмамларга тырыштым.

"Золым берничә тапкыр көчәйде​"

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, 2021 елда Кырымда куәт төркемнәре тарафыннан кырымтатарларга карата хайваннарча мөнәсәбәт күрсәтелде, диде.

Мостафа Җамилев
Мостафа Җамилев

— Элекке вакытлар белән чагыштырганда боларның намуссызлыгы, золымы, аяусызлыгы, хаксызлыгы берничә тапкыр артты. Мондый ысулларны НКВД заманында кулланалар иде. Безнең урланган 18 милләттәшебез хакында әлегәчә бер мәгълүмат юк. Без Киевтан торып халкыбызны коткара алмаячакбыз. Азатлыктан мәхрүм ителгәннәрне яклау, аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Кырым аннексиядән азат ителми торып кырымтатарларга басым туктамаячак. Безнең кешеләр "репрессияләрне туктатыгыз" дигән таләпләрне "безнең җирдән китегез" кебек шигаргә алмаштырырга тиеш.

Украина егылса, кырымтатарларның хәле тагы да авыррак булачак

Украина чикләрендә меңнәрчә Русия гаскәре торганда, Украинаның элекке президенты Петр Порошенко белән хәзерге президент Владимир Зеленский арасында башланган көрәш урынсыз. Зеленский кырымтатарларны Украинаның асаба халкы итеп таныган канунны кабул иттерде, бу аның 2021 елда ясаган яхшы адымы, без бу канунны 30 ел көттек. Чиратта кырымтатар халкы статусын, Кырым җөмһүрияте статусын, ягъни аны милли-территориаль җөмһүрият итеп билгеләү турында канун өлгеләрен кабул итү мәсьәләсе тора. Хәзерге Украинаның киләчәге дә көн тәртибендә, әгәр Украина егылса, кырымтатарларның вазгыяте тагын да авыр булачак.

"Кырымтатарларга басым дәвам итте"

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Кырымга читтән меңнәрчә кешеләрне китертү, ә кырымтатарларны Кырымнан китәргә мәҗбүр итү сәясәте 2021 елда дәвам итте, диде.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

— Узган елда кырымтатарларга басым дәвам итте. Максат — кырымтатарларны куркыту һәм аларны Кырымнан чыгып китәргә мәҗбүр итү. Безнең ата-бабаларыбыз 60-70нче елларда Кырымга кайту көрәшен башладылар һәм безне Кырымга кайтара алдылар. Хәзер Кырымда яшәгән кырымтатарлар урысларга бирешмәсеннәр, аларга көч туплауга юлларны ачмасыннар иде. 2021 елда Украина хакимияте кырымтатар халкы статусы турында канун өлгесен карый башлады. Хәзер бу мәсьәләдә хакимият утырышын көтәбез. 2022 елда президент бу проектны Украина парламентына тәкъдим итәр дип өмет итәбез.

"Күмәк рефлексия елы булды"

Кырымтатар активисты Лутфие Зудиева, 2021 ел кырымтатарлар өчен күмәк рефлексия елы булды һәм бу елда төрле позитив һәм негатив гамәлләр булды, диде.

Лутфие Зудиева
Лутфие Зудиева

— Безне имгәткән һәм шокка китергән гамәлләр арасында Нариман Джелялны, абыйлы-энеле Ахтемовларның тоткарланулары, массакүләм рәвештә хатыннарны, алар арасында балалар белән олы яшьтәге хатыннарны тоткарлаулар, ирләребезне зур мөддәтләргә ирекләреннән мәхрүм итүләр бар.

Җаваплылыкны үз өстенә алган кешеләр барлыкка килә башлады

Бу негатив гамәлләр нигезендә, халык авыр көннәр кичергән мәлдә җәмгыятебездә җаваплылыкны үз өстенә алган кешеләр барлыкка килә башлады. Болар арасында коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкән волонтерлар хәрәкәте, каләм ияләренең Кырымдагы соңгы елларда булган вакыйгаларны, социаль-сәяси процессларны яктыртуы, мәхкәмә журналистикасының барлыкка килүе, профессиональ журналистларның вазифаларын үз өстенә алып вакыйгаларны яктырырга тырышкан кырымтатар яшьләре, катлаулы вазгыятьтә тәрәккыят итәргә омтылышларны күрсәткән китаплар күргәзмәсе һәм башкалар. Барлык сугышлар, елларгача сузылган социаль-сәяси низаглар вакытында мондый гамәлләр туктала, чөнки кешеләр үзләрен саклап калырга тырышалар. Шуның өчен мин узган елны күмәк рефлексия елы дип атыйм, чөнки без һәммәбез "нәрсә эшләргә, чыгыш кая" дигән сорауга җавап эзләү юлындабыз. Эмоциональ яктан җәмгыятебез шактый арыган булса да, идея ягынннан без көрәшергә ниятлибез. Шуңа мин киләчәккә уңай карыйм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG