Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Нариман Джелял ике айга сак астына алынды


Нариман Джелял мәхкәмә утырышында

Моннан тыш, 3-4 сентябрьдә кырымтатарларны тентүләр вакытында тоткарланган дүрт кешене шулай ук сак астына алдылар.

Кремльгә буйсынучы Киев район мәхкәмәсе узган ялларда тоткарланган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары, сәясәт белгече һәм журналист Нариман Джелялны ике айга – 4 ноябрьгә кадәр сак астына алган. Бу хакта"Кырым теләктәшлеге"иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итте.

"Гаепләүче тараф, аерым алганда тикшерүче Виталий Власов Джелялны авыр җинаять кылуда шикләнелгәне һәм качарга мөмкин булганы өчен сак астына җибәрергә кирәк дип тапкан. Яклаучы тараф исә моны кире какты һәм мәхкәмәдән гаепләүче тарафның үтенечнамәсен мөрәҗәгатен үтәүдән баш тартуны сорады. Джелялның кечкенә яшьтәге балалары һәм хаста әти-әнисе бар, барысы да аның тәрбиясендә. Йорт сагы бирелсә, хокук сакчылар мәнфәгатьләре дә, гаиләсе мәнфәгатьләре дә канәгатьләндерелер иде", дир берләшмәдә.

Нариман Джелял үзенең җинаять эзәрлекләвенә дучар була алуын 2014 елдан бирле фаразлавын, әмма гел ярымутрауга әйләнеп кайтуын һәм Кырымны ташлап китәргә җыенмавын белдерде.

"Күптән түгел Русия хакимиятләре тискәре бәя биргән "Кырым платформасы" саммитында булдым. Кырым җитәкчелеге ачыктан-ачык "Кырым платформасы"нда катнашучыларны эзәрлекләүләр турында сөйләде, әмма мондый белдерүләргә һәм янауларга карамастан, өйгә кайттым. Миңа ачылган җинаять эшенә карамастан, Кырымны һәм йортымны ташлап китәргә аз гына да теләгем юк", дигән Джелял.

Сак астында тотуны ул "бөтенләй кирәк түгел иде" дип атады.

"Йорт сагына алуны җитәр иде дип саныйм. Тикшерү эшләре буенча чакырган вакытларында шундук барыр идем, шул ук вакытта гаилә башлыгы һәм уллык вазифаларымны да үтәр идем. Тормыш иптәшемнең һәм өлкән яшьтәге әти-әниемне уңай шартларда яшәвен тәэмин итәр идем. Йорт сагы миңа бу мөмкинлекне бирер иде", дип белдергән кырымтатар активисты.

Нариман Джелял үзен сак астына алуларын "җәмгыятьтән читләштерү өчен эшләнде" дип бәяли.

3-4 сентябрьдәге кырымтатарларны тентүләр вакытында тоткарланган дүрт кешене шулай ук сак астына алдылар. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовлар 60 тәүлеккә сак астына алынды. Азиз Ахтемовның әтисе Эскендергә 10 тәүлек бирделәр. Эскендернең тагын бер улы Арсен Ахтемов 15 тәүлеккә сак астына алынды.

Русия көч хакимиятләре әлегә кадәр Кырымдагы тоткарлауларга рәсми аңлатма бирмәде.

Нариман Джелял 4 сентябрьдә өендә тентү узганнан соң тоткарланды.

Нариман Джелял 1980 елда Үзбәкстанда туган. 80нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. Джелял ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетасында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта. 2013 елдан алып, Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчы, аның рәис урынбасары, Мәҗлеснең мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

Нариман Джелял Кырымда яши. Ул үзе 2014 елның маенда "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", ди.

2015 елның 27 мартында Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Акмәчет районы Бейтаныш авылында Нариман Джелял йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар. Ул биш сәгать тирәсе дәвам итте.

2018 елның ноябрендә Русия ФСБ хезмәткәрләре Кырымга юнәлгән кырымтатар милли хәрәкәте активисты Нариман Джелялне тоткарлады. Ул ФСБ хезмәткәрләренең игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.

Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтә, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнаша.

2020 елның сентябрендә Украина президенты Офисы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Трофимов Нариман Джелялгә III дәрәҗә "Хезмәтләре өчен" ордены тапшырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG