Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОДКБ илләре Казакъстанга хәрби көчләр җибәрәчәк


Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы илләре байраклары
Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы илләре байраклары

Хәрби ярдәмне күрше илләрдән Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев сорады.

Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) Казакъстанга "тотрыклылык булдыру һәм вазгыятьне тынычландыру" максатыннан хәрби көчләр җибәрәчәк. Бу хакта оешмада рәислек иткән Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян белдерде.

Ул әлеге карарның "Казакъстанның милли иминлеге һәм суверенитетына янаган куркынычлар" сәбәпле кабул ителүен искәртте. Куркынычлар илгә "шул исәптән, тыштан да" яный, ди ул.

ОДКБ илләреннән ярдәмне Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев сорады. Ул Казакъстанда "чит илләрдә җитди әзерлек узган террорчы бандаларның" эш итүен белдерде.

Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасына Русия, Беларус, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Казакъстан керә. Оешма килешүенең 4 маддәсе нигезендә, оешмага кергән илгә һөҗүм итү очрагында аңа хәрби ярдәм күрсәтелә ала.

Казакъстан төбәкләрендә каршылык чаралары, Маңгыстау өлкәсенең Җаңаөзен шәһәрендә 2 гыйнвардан дәвам иткән, сыекланган газга бәяләр артуы сәбәпле булган митинглардан соң башланды.

Маңгыстау өлкәсендә каршылык күрсәтүчеләргә теләктәшлек белдерү чаралары Алматы, Нур-Солтан, Шымкент, Тараз, Уральски, Атырау, Караганда кебек эре шәһәрләрдә узды.

Иң зур протестлар Алматыда урын ала. Монда протестчылар берничә административ бинаны, шул исәптән шәһәр идарәсе һәм республиканың беренче президентының элекке резиденциясен, һава аланын яулап алган. Соңрак протестчылар һава аланыннан киткән дип белдерелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG