Алмас Шәйхулов 2010-2021 елларда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире булып эшләде.
Ул алтаистика һәм чагыштырма-тарихи тел белеме өлкәсендә иң актив эшчәнлек алып баручы галим иде. Аның 500дән артык хезмәте басылып чыккан.
Шәйхулов соңгы көннәренә кадәр "Идел-Кама-Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-европа халыкларының рухи мәдәнияте" фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире булды.
Алмас Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Туймазы геофизик җиһазлар һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып эшли.
1965-1975 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керә. 1975 елда университетны тәмамлаганнан соң Туймазы шәһәренең 7нче санлы урта мәктәбендә ике ел урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. 1978 елда кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертациясе яклый.
Алмас Шәйхулов 6 гыйнвар Уфаның Көньяк зиратына җирләнәчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!