Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Казакъстанга гаскәр кертүгә каршы чаралар уза


Марк Серов Казанда пикетта
Марк Серов Казанда пикетта

Казанда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Казакъстанга гаскәр кертүгә каршы пикетлар узды. 6 гыйнвар Казакъстанның Мәскәүдәге илчелеге каршына пикетка чыккан кимендә ун кеше тоткарланган.

6 гыйнвар Казанда яшәүче Марк Серов шәһәр үзәгендә ялгыз пикетка чыкты. "Мин Казакъстандагы протестларны Русия гаскәрләре ярдәмендә бастырулга каршы" диелгән иде ул күтәргән шигардә.

Шулай ук бүген Киров шәһәре үзәгендә дә Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) хәрби көчләрен Казакъстанга кертүгә каршы пикетлар узды. "ОДКБ – диктаторлар өчен ашыгыч ярдәм түгел", "Репрессияләргә - юк, Казакъстанга гаскәрләр кертүгә - юк" диелгән иде шигарләрдә.

Константин Михайлов Кировта пикетта
Константин Михайлов Кировта пикетта

Мәскәүдә Казакъстан илчелеге каршында да пикетлар узды, анда катнашучылар Казакъстандагы каршылык чараларын хуплады. Ким дигәндә ун пикетчы тоткарланган. Бу хакта тоткарланучыларга сылтама белән "ОВД-Инфо" (ят агент реестрына кертелде) хәбәр итте. Тоткарланучылар арасында 80 яшьлек хатын-кыз да бар диелә.

"Медуза" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәренә күрә, 5 гыйнварда да илчелек янында кимендә җиде кеше тоткарланган.

Бүген шулай ук татар, башкорт, эрзә һәм Русиянең башка халыклары активистлары да Казакъстан халкына теләктәшлек белдерде һәм үз ватандашларын Казакъстандагы хәрби операциядә катнашмаска чакырып белдерү ясады. Документны имзалаучылар Казакъстан президентының гамәлләрен тәнкыйтьли.

"Токаев әфәнде нинди генә чыгышлар артына яшеренергә тырышмасын, Казакъстанга чит ил гаскәрләрен кертү – ярдәм түгел, ә җәза чарасы. Интервентларга империянең геосәяси мәнфәгатьләре өчен башка илнең сивил халкын үтерергә туры киләчәк. Кайчан да булса бу империя сезнең дә әти-әниләрегезне, хатыннарыгызны һәм балаларыгызны үтерергә Росгвардия, ФСБ һәм гаскәрен җибәрәчәк", ди текст авторлары.

Казакъстанда каршылык чаралары 2 гыйнвар Җаңаөзен шәһәрендә газга бәяләр артуга ризасызлык белдерү митингларыннан соң башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG