Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токаев террорчыларга кисәтүсез ут ачарга боерды


Касым-Җомарт Токаев
Касым-Җомарт Токаев

Аның сүзләренчә, хакимиятләр террорчылар белән сөйләшүләр алып барырга җыенмый.  

Казакъстанның хокук саклау оешмалары һәм гаскәре җинаятьчеләргә каршы ут ачарга тиеш. Бу хакта Казакъстан телеканаллары эфирында ил президенты Касым-Җомарт Токаев белдерде.

Аның сүзләренчә, хакимиятләр террорчылар белән сөйләшүләр алып барырга җыенмый. Президент полициягә һәм гаскәрләргә тиешле боерык бирүен әйтте.

"Безгә коралланган, әзерлекле бандитлар белән эш итәргә туры килде. Җирле һәм чит илнекеләре белән. Нәкъ менә бандитлар һәм террорчылар белән", дип искәртте Токаев. Президент мәгълүматына күрә, Алматыга гына да радикаль рухлы 20 мең кеше һөҗүм иткән.

Моннан тыш, Токаев сүзләренчә, ирекле мәгълүмат чаралары һәм чит ил эшлеклеләре дә котыртучы ролен уйнаган.

Президент 2020 елда кабул ителгән гражданнарның тыныч җыелышлары турындагы канунны мисалга китергән. Ул митинглар һәм җыелышлар турында алдан кисәтүне күз уңында тота. "Әмма аерым бер хокук яклаучылар һәм активистлар дип аталучылар үзләрен кануннан өстенрәк куя һәм үзләренең кайда теләсәләр шунда җыелырга, ни теләсәләр шуны сөйләргә хаклары бар дип саный", дип белдергән Токаев телевидение аша мөрәҗәгатендә.

Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) гаскәрләре кризисны һәм тәртипсезлекләрнең нәтиҗәләрен хәл итәргә булышачак, дип белдергән Токаев. Шулай ук ул Казакъстанның хәрби ярдәм турындагы мөрәҗәгатенә "иптәшләрчә җавап биргән" Русия президенты Владимир Путинга рәхмәт әйткән.

  • Казакъстан төбәкләрендә каршылык чаралары, Маңгыстау өлкәсенең Җаңаөзен шәһәрендә 2 гыйнвардан дәвам иткән, сыекланган газга бәяләр артуы сәбәпле булган митинглардан соң башланды.
  • 4 гыйнвар иртәсенә чыгышлар илнең бөтен эре шәһәрләрен диярлек колачлады. Каршылык күрсәтүчеләр икътисади гына түгел, сәяси таләпләр дә куя башлады. Хакимиятләр газга бәяне арзанайту турында игълан итте. 5 гыйнвар иртәсендә Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрде, әмма бу демонстрантларны туктатмады.
  • Бөтен Казакъстанда башланган бәрелешләрнең үзәге булып Алматы торды, сишәмбе кичендә анда каршылык күрсәтүчеләрнең полиция һәм Милли гвардия хәрбиләре белән беренче бәрелешләре булды.
  • Токаев башта аерым өлкәләрдә һәм шәһәрләрдә, соңрак бөтен Казакъстанда гадәттән тыш хәл кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG