Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанга читтән гаскәр китертү нинди нәтиҗәләргә китерә ала


Русия хәрбиләре Казакъстанга юнәлә

Казакъстанда протестларны бастырырга көче җитмәгән президент Касым-Җомарт Токаев үтенече белән Русия анда үз хәрбиләрен җибәрде. Чит ил гаскәрләрен кертү Казакъстанда ничек кабул ителәчәк һәм нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Шул турыда белгечләр белән сөйләштек.

6 гыйнварга каршы төндә Казакстан президенты Касым-Җомарт Токаев, илдә 2 гыйнвардан бирле дәвам иткән протест чараларын бастыруда ярдәм сорап, Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) хәрби көчләрен чакырды һәм шунда ук Русиядән Казакъстанга һава-десант гаскәрләре бүлекләре җибәрелде.

ОДКБ хәрби көчләре Казакъстанда куелган бурычларын үтәүгә керешкән, дип хәбәр итә "РИА Новости" оешма секретариатына сылтама белән. "Интерфакс" язуынча, Русия хәрбиләре Казакъстанда дәүләт корылмаларын һәм хәрби корылмаларны сак астына алачак. Оешмада белдерүләренчә, бу көчләрнең төп бурычлары – "мөһим дәүләт һәм хәрби корылмаларын саклау, Казакъстанның канун тәртибе көчләренә вазгыятьне тотрыклы итүгә һәм аны хокукый яссылыкка кайтаруга булышу".

Токаев ОДКБга мөрәҗәгать итүен Казакъстанда чит илләрдә әзерләнгән террорчылар булуы белән аңлаткан иде.

ОДКБга Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия һәм Таҗикстан керә.

Казакъстанга читтән гаскәр китертү нәрсә аңлата, ничек кабул ителәчәк һәм нинди нәтиҗәләргә китерә ала? Алматыда яшәүче татар галиме, Казакъстандагы татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин әйтүенчә, читтән гаскәр чакыру Токаевның көчсезлеге сәбәпле килеп чыккан.

Гриф Хәйруллин
Гриф Хәйруллин

— Токаев хәленнән килмәгәнгә ОДКБ гаскәрләрен чакырырга мәҗбүр булды. Моңа кадәр Казакъстанда ике башлы хакимият иде. Үзе 2019 елдан бирле президент булса да, элекке президент Нурсолтан Назарбаев Дәүләт иминлек шурасы җитәкчесе булып калды, һәм хакимиятнең төрле оешмаларында да Назарбаев кешеләре калды. Назарбаевтан хакимиятне алганда да халыкның канәгатьсезлеге көчле иде. Көчле булгач, бөтен җирдә дә үз кулыңны куярга кирәк, ә аны тиз генә куеп булмый, үз кешеләрең, нигезең кирәк, ди ул.

Хәйруллин сүзләренчә, чит ил гаскәрләрен кертү казакъларның бер өлешендә ризасызлыкны арттырырга мөмкин.

Азатлыкны, милләтен югары куйган казакъларда бу зур ризасызлыкка сәбәп була ала

— Казакъстан элитасында соңгы арада каршылык булып килде, бер өлеше Назарбаевка бирелгән, икенче өлеше үзгәрешләр тели. Чит ил гаскәрләрен кертүне дә казакълар төрлечә кабул итәчәк. Бер як Токаев аларны үзенең мөмкинлеге калмагач чакырды дип аңларга мөмкин. Азатлыкны, милләтен югары куйган казакъларда бу зур ризасызлыкка сәбәп була ала. Ничек булып чыгасын хәзер әйтүе кыен. Ә пассив, үзләре турында гына уйлаган казакъларга бу берничек тә тәэсир итмәс, аларның бәйсезлек, ил турында уйларга вакыты булмас, ди галим.

Хәйруллин фикеренчә, Казакъсандагы бу хәлләр газ бәяләре артуга ризасызлык белдерүдән башланса да, аның төп сәбәбе илдәге ике башлы хакимият булырга мөмкин.

— Ике якта да нинди генә яхшы җитәкчеләр булмасын, берсе бер төрле, икенчесе икенче төрле әйткәндә, реаль эшне алып баручы җаваплы кешеләр кайсын тыңларга да белми, аларда да канәгатьсезлек чыга ала. Ике башлы хакимият демократиягә өйрәнгән халыклар өчен табигый күренеш. Менә канун бар, шул канун нигезендә болай булырга тиеш дип, һәрберсе буйсыныр иде, - ди ул.

Киләчәккә фаразларга килгәндә, Гриф Хәйруллин фикеренчә, Токаев хакимияттә калачак. Әмма илдә сәяси тотрыклылыкны ныгыту өчен парламентны яңадан сайлап, башка сәяси көчләрне дә анда кертеп, халыкка таянуны арттыру зарур. Әгәр Русиядәге кебек, без үз юлыбыздан барабыз, без барсыннан да яхшырак дип эш ителсә, киләчәктә яхшылыкны көтү кыен.

Халык арасындагы ризасызлыкка, аның әйтүенчә, Токаевның хакимияткә килгәч илне Назарбаев юлыннан алып барачагын, аның сәясәтен дәвам итәчәген белдерүе сәбәп булган, ә пандемия сәбәпле тормышның авырлашуы ризасызлыкны тагын да көчәйтеп җибәргән.

Назарбаев сәясәтен дәвам итү турында белдерүләре Токаевның абруена зыян китерде

— Хакимияттә 30 ел утырган кеше, хәтта яхшы җитәкче булса да, халыкны туйдыра. Назарбаев сәясәтен дәвам итү турында белдерүләре Токаевның абруена зыян китерде, әмма ул вакытта әле болай каршы чыгарлык түгел иде. Әмма пандемия икътисадка зыян китерде, тормыш авырлашты, нәтиҗәдә канәгатьсезлек көчәйде, ди Хәйруллин.

Казакъстанда яшәүче журналист Назгөл Кенжетай әйтүенчә, рәсмән ОДКБ илләре хәрбиләре дип аталса да, Токаевның бу карары илгә Русия гаскәрләрен кертү буларак кабул ителә.

Назгөл Кенжетай
Назгөл Кенжетай

— Казакъстанның чит илләрдән хәрби ярдәм соравы — зур сәяси хата. Күмәк иминлек килешүе оешмасы тулысынча Русия мәнфәгатенә эшли, аны Русия гаскәре дип кабул итәргә дә була. Казакъстанда күпвекторлы сәясәт алып барылган иде, хәзер бу карар белән ул җимереләчәк. 90нчы елларда Русия "тренды" төрле илләрдә "агрессия учакларын" булдыру булса, хәзер шул "тынычлык урнаштыру" гаскәрләрен китертү "тренды" күзәтелә. Моны без инде Таулы Карабахта күрдек, ди Кенжетай.

Журналист фикеренчә, Русия гаскәрләрен кертү Казакъстанның киләчәгенә куркыныч тудыра һәм киләчәктә зур низаг чыгуга китерә ала.

— Без моны көтмәдек. Казакъстан чит ил гаскәрен үзе чакырачак, кабул итәчәк дип беркем көтмәде. Казакъ халкы бу карар белән килешми. Чит ил гаскәре — куркыныч нәрсә. Казакъстан өчен иң тискәре сценарий — милләтара низаг, һәм Русия аның булуын тели. Русиядә матбугатның ни язганын гына карагыз, Казакъстандагы протестларны милләтчелек буларак бәяли, ди ул.

Казандагы сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, читтән гаскәр чакыру Токаевның көчсезлеген күрсәтә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Токаевның халык алдында абруе юк, һәм ул бернинди дә позитив програм тәкъдим итмәде. Ул хөкүмәтне вазифасыннан алды, әмма шул ук вакытта реформалар турында бер сүз дә әйтмәде. Халык исә реаль адымнар көтә. Халык Токаевны мөстәкыйль сәясәтче дип түгел, ә Назарбаевның шәүләсе итеп күрә. Минемчә, Токаевның кулында реаль хакимият бар, әмма ул урамга чыгучылар белән ни эшләргә белми, шуңа күрә ОДКБга мөрәҗәгать итте һәм моның белән үзенең сәясәтче булмавын тануын имзалады. Ачыктан-ачык чит илдән гаскәр чакырып аны үз халкына каршы куллануны — казакълар хыянәт буларак кабул итә. Алар горур халык, үз проблемнарын үзләре дә хәл итә алыр иде. Әмма Токаев курыкты һәм ярдәм сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итте. Бу Казакъстанның колониаль статусын раслау буларак кабул ителә, - ди сәясәт белгече.

Айсин фикеренчә, ОДКБ гаскәрләре протест белдерүчеләрне бастырса да, илдә тотрыклылыкка китермәячәк.

Читтән гаскәр китертү Казакъстан элитасындагы, хакимияттәге эчке каршылыкларны тагын да көчәйтәчәк кенә

— Казакъстан бюрократиясе эчендә дә милләтпәрвәр кешеләр шактый. Алар моны кабул итә алмаячак. Ачыктан-ачык ризасызлык белдермәсәләр дә, эчке каршылык булачак, тыныч саботаж булырга мөмкин. Русиядән, Әрмәнстаннан хәрбиләр китерү казакъ хәрбиләре өчен психологик яктан бик авыр булачак. Казакъ хәрбиләре үз халкына каршы чыгарга бик теләми, интернеттагы видеоларда хәтта кайбер хәрбиләрнең, полиция хезмәткәрләренең протестчылар ягына чыгуын күрдек. Димәк Токаев үз иминлек көчләренә бик таяна алмый. Читтән гаскәр китертү Казакъстан элитасындагы, хакимияттәге эчке каршылыкларны тагын да көчәйтәчәк кенә. Халык арасында да моңа кадәр лояль, нейтраль булган кешеләр протест белдерүчеләр ягына авышачак. Казакълар чын егетләрчә эш итүчеләрне хөрмәт итә. Ә читтән интервентларны чакыру һич тә егетлек буларак түгел, хыянәт буларак кабул ителә, - ди Айсин.

Сәясәт белгече сүзләренчә, Казакъстандагы хәлләр Русиянең алда көтелгән АКШ һәм НАТО белән сөйләшүләренә дә күпмедер тәэсир итәчәк.

— Моңарчы Путинның АКШка куйган таләпләре билгеле иде. Ул элекке совет республикаларын Русиянең ишегалды итеп күрә. Бу безнең сәяси кыр, монда кермәгез дип әйтеп килә. Казакъстандагы хәлләр, Русиянең анда үз гаскәрләрен кертүе ул сөйләшүләрнең бер фоны булачак. Әмма АКШ өчен Казакъстан беркайчан да мөһим ил булмады. Аларга Украина сәяси яктан якынрак. Назарбаев күбрәк Русия, Кытай һәм Британия белән эшләде, соңгы арада Төркия килеп кушылды, - ди Айсин.

Казакъ журналисты Кенжетай фикеренчә, Казакъстанга гаскәр кертү бу сөйләшүләрдә кайбер кыенлыклар тудырырга мөмкин.

Украина, Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләрдән тыш бу сөйләшүләргә Казакъстан темасы да өстәләчәк

— Хәлнең ничек барачагын фаразлау бик авыр. Бу Русия өчен зур имтихан була ала, алда аның АКШ һәм НАТО илләре белән сөйләшүләре көтелә бит. Хәзер Украина, Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләрдән тыш бу сөйләшүләргә Казакъстан темасы да өстәләчәк. Русиягә Украина белән дә, Казакъстан белән дә бер үк вакытта эш итәргә туры киләчәк, ул моны булдыра алырмы — карарбыз, ди Назгөл Кенжетай.

Ул арада татар, башкорт, эрзә һәм Русиянең башка халыклары активистлары Казакъстан халкына теләктәшлек белдерде һәм үз ватандашларын Казакъстандагы хәрби чарада катнашмаска чакырды. Белдерүне "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов, Башкорт милли сәяси үзәгенә нигез салучы Руслан Габбасов, эрзя активисты Сыресь Боляень, "Вайнах" фин-чечен мәдәни үзәге рәисе Руслан Кантаев, Русия хокук яклаучысы һәм журналисты Магомед Муцольгов, татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле Нәфис Кашапов имзалаган.

"Империя һәрвакыт бер халыкның иреген икенче изелгән халык кулы белән бастырган. Аның асылы шундый. Һәм хәзер Русиядә яшәүче татарлар, чеченнар, бурятлар, удмуртлар да интервент булырга мөмкин. Мондый хурлыкка юл куярга ярамый!", дип искәртә алар.

Казакъстан төбәкләрендә каршылык чаралары, Маңгыстау өлкәсенең Җаңаөзен шәһәрендә 2 гыйнвардан дәвам иткән, сыекланган газга бәяләр артуы сәбәпле булган митинглардан соң башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG