2022 елга дөньяның иң имин һава ширкәте дип Яңа Зеландиянең юлчылар ташучы эре һава ширкәте Air New Zealand танылган. Ширкәт AirlineRatings порталы мөхәррирләре төзегән рейтингта беренче урынны алган.
Икенче урында – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Etihad Airways һава ширкәте, өченчедә исә Катарның Qatar Airways-ы.
Алардан соң түбәндәге һава ширкәтләре килә:
- Singapore Airlines (Сингапур),
- TAP Air Portugal (Португалия),
- SAS (Дания, Норвегия һәм Швеция),
- Qantas (Австралия),
- Alaska Airlines (АКШ),
- EVA Air (Тайвань),
- Virgin Australia/Atlantic (Британия).
Соңгы, 20нче урынны гарәпләрнең Emirates һава ширкәте алган. Бу исемлеккә Русиянең бер генә һава ширкәте дә кермәгән. Дөньяның иң имин һава ширкәтләре рейтингы тулысынча AirlineRatings сайтында чыккан.
Иң имин лоукостерлар исемлегенә Allegiant (АКШ), Еasyjet (Британия), Frontier (АКШ), Jetstar Group (Австралия), Jetblue (АКШ), Ryanair (Ирландия), Vietjet (Вьетнам), Volaris (Мексика), Westjet (Канада) и Wizz Air (Маҗарстан) кергән.
Исемлекне төзүчеләр аларга рейтингта аерым урын бирмәгән, ә әлифба тәртибендә урнаштырган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!