Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда былтыр кайбер яшелчәләргә бәяләр 329 процентка арткан


Бигрәк тә кишер, кәбестә, суганга бәяләр нык арткан. 

2021 елда Татарстанда җитештерелгән яшелчәләргә бәяләр инфляция күрсәткеченнән артып киткән. Бу хакта 8 гыйнварда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Узган елның 14 июненнән илдә "борщ" җыелмасына кергән яшелчәләргә (бәрәңге, кишер, кәбестә, суган, чөгендер) бәяләр үсте. Бу инфляция күрсәткеченнән дә артып китте", диде ул.

Аерым алганда, ел башыннан бәрәңге бәясе 164 процентка арткан (27 сумнан 44 сумга кадәр), кәбестә – 247 процентка (16 сумнан 41 сумга кадәр), суган – 125 процентка, кишер – 329 процентка кадәр күтәрелгән.

Быел бәяләрне тотрыкландырыр өчен яшелчә мәйданнарын 12 процентка арттырырга җыеналар. Бүгенгә Татарстанда 6 мең гектарга якын җирдә 82 хуҗалык бәрәңге үстерү һәм яшелчәлек белән шөгыльләнә. Аларга дәүләт ярдәме бирергә ышандыралар. Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче авыл хуҗалыгының һәммәсе һәр гектарга 25 мең сум алачак. Узган елга караганда мәйданнарын 10 процентка арттыручыларга гектарына 40 мең сум ярдәм каралган.

2021 елда Русиядә инфляция 8,39 процент булган, бу Росстатның беренчел бәяләмәсеннән күренә. Азык-төлек тауарлары бер ел эчендә 10,62 процентка арткан, азык-төлек булмаган тауарлар 8,58 процентка үскән. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 4,98 процентка арткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG