Accessibility links

Корылыктан зыян күргән фермерлар бәяләрнең артуын фаразлый


Татарстан һәм Башкортстан фермерлары быел корылык сәбәпле иген уңышының да күпкә азрак булуын, малларга җитәрлек печән дә әзерли алмавын әйтә. Авыр хәлдә калган фермерлар дәүләтнең ярдәменә дә өмет юк ди һәм бәяләрнең артуын фаразлый.

Кукмара районы Купка авылы фермеры Илфат Гыйлметдинов 2009 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнә. Хәзер ул 260 һектарга якын җир эшкәртә, 125 баш мөгезле эре терлек асрый. Терлекләрнең 60ы — савым сыеры. Быелгы корылык фермерга бик кыйбатка төшкән. Ахыр чиктә, ул шушы корылык сәбәпле бернинди ярдәмгә, субсидиягә дә өмет итә алмый, чөнки ул юк.

Илфат Гыйлметдинов
Илфат Гыйлметдинов

— Быелгы чәчүдә 1 миллион 700 мең сумлык орлыкны җир астына күмеп куйдык. Май, июнь аенда бездә яңгыр булмады, июльдә генә явып алды. Узган ел һектарыннан 45-50 центнер уңыш җыйган булсак, быел 12 центнер булырмы-юкмы? Чәчү чыгымнарының 1 миллион сумын кайтара алсак та яхшы булыр иде. Әле беркөн генә басуларны урап кайттым, яңгырдан соң, ашлыкның яшел өлеше күкрәп күтәрелеп килә. Анда хәзер тулаем өлгереп беткән башаклар да, өлгереп килүчеләре дә, ямь-яшел сабаклары да бар. Өлгергән башаклар буп-буш. Кукуруз да тигезле-тигезсез үсә, - дип аңлатты Азатлыкка Гыйлметдинов.

Малларга азык әзерләүдә дә югалтулар 60-70 процент булган.

— Без печән әзерләмибез, сенаж базы салабыз. Узган елларда люцернаны өч кат чаба идек, быел әле икенче каты да бик сыек. Узган елны беренче чабуда ук 1000 тонналы базны япкан булсак, быел 300 тонна гына сенаж әзерли алдык. Бар өметем кукурузда хәзер. Савым сыерын 100 башка җиткерергә дигән хыялым бар иде, хәтта алар өчен дип салынган икенче фермам да әзер диярлек. Әмма мондый азык күләме белән бу әлегә тормышка ашардай хыял түгел. Без малларга рапстан калган жмых сатып алабыз, аның да бәяләре ике тапкыр диярлек артты. Эсселәр булганда, савым сөтенең көнлек күләме дә 150 литрга кимеде. Хәзер менә ике көннең берендә кешеләр шалтыратып сыерын сатып алырга тәкъдим итә. Бер хатын башта 80 меңгә тәкъдим иткән иде, алучы булмагач, сыерны 50 меңгә булса да алыгыз инде, дип шалтыратты. Кешедә кыш чыгарлык печән юк, булган печән кыйбат, бер сыер гына асрауның файдасы юк. Мәсәлән, Мамадыш районында яңгырлар булды, аларда печәннең олы рулоны 1000 сумнан да сатылган. Алыпсатарлар шуны безгә китереп, 2000 сумга сатып йөргәннәр, - диде Илфат әфәнде.

Аның фикеренчә, бүген фермерларның төп проблемы — авыл хуҗалыгы продукуциясенә бәяләрнең түбән булуы. Авыл халкы бүген сөтне 19-23 сум, ә итне 290-320 сумнан тапшыра. Корылык сәбәпле дә субсидияләр юк, нибары иминият акчасы булса гына. Ә фермерлар "үлмәс борын кабер казып куймаган".

Авыл хуҗалыгы бетсә, ил дә бетә

— Бар нәрсәгә бәя арта. Миңа чәчүгә чыгарга гына да 10-12 тонна ягулык кирәк, ә ул бәя бүген сәгатьләп арта. Мин аны әҗәтләргә керә-керә алам. Әгәр авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя булса, шул ук сөтнең литры 40-45 сум торса, итнең килосы 500 сум булса, авыл җырлап яшәр иде, халык авылларга кайтып эшләр иде. Авыл хуҗалыгы бетсә, ил дә бетә — шуны аңламыйлар. Авыл продукциясен булдыра алганча күтәрергә кирәк. Сукбаймы ул, министрмы, аның беренче төп ризыгы — авыл хуҗалыгыныкы. Ул ипи, ит, сөт ашый икән, авыл хуҗалыгының кыйммәтен аңларга тиеш. Безгә башта корылык сәбәпле субсидия булачак дигәннәр иде, аннары булмасын әйттеләр инде. Кемнәр иминиятләгән — шуларга гына булачак икән. Ә без алай үлмәс борын кабер казып куймадык шул, - диде Гыйльметдинов.

Апас, Буа районы фермерлары үзләрендә корылыкның бик көчле булмавы турында хәбәр итте. Сүз уңаеннан, Буа районы Аксу авылы фермеры Илһамия Йосыпова кишер уңышы алулары, аны ике атна элек үк 20-25 сумга, ә таныш фермерлары яңа бәрәңгене 18 сумга күпләп сатып алучыларга җибәрүе турында әйтте. Алар кишер, чөгендернең бәясе кибетләрдә ни өчен шулай кискен сикерүен үзләре дә аңламый калган.

— Бездә быел шул бәрәңге ваграк инде. Шулай да субсидия алырлык дәрәҗәдә корылык булмады, безнең әле чәчү орлыгына субсидия алынмаган, шунысы булса да, яхшы булыр иде, - диде Йосыпова.

Азатлык белән сөйләшкән фермерларның күпчелеге Татарстанда авыл хуҗалыгы министры итеп Марат Җәббаров билгеләнү белән субсидияләрнең тоткарлануыннан, аны ала алмауларыннан зарланды. Арада Марат Әхмәтовны "алтын министр булган икән", дип атаучылар булды. Кемдер сыер сатып алганга, кемдер техникага, ә кемдер орлыкка тиешле субсидияне елга якын көтүен әйтте.

Исемен язмауны сораган бер фермер, 2013 елда Казандагы Универсиадага әзерлек барганда, корылык сәбәпле субсидия алырга дип документлар тутыруын, әмма акчаны ала алмавын сөйләде.

— Безгә документлар җыйдырдылар, басуларда фотосурәтләр дә эшләдек, әмма акча безгә бирелмәде. Болай дип әйттеләр: "Әгәр субсидия алдыгызмы дип сорасалар, алдык дип әйтерсез. Стадион төзелешенә акча кирәк, югыйсә бөтен дөнья каршында хурлыкка калабыз, сезнең акчалар шул төзелешкә китәчәк", дип аңлаттылар. Менә хәзер чынлап та корылык килде, тик федераль бюджет бу юлы да безгә ярдәм итәм дип тормас инде, - диде ул Азатлыкка.


Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылы фермеры Рәфыйк Хәтимовның хуҗалыгы бик зур түгел — аның бүген 15 һектар җире бар. 12 ел элек эшен башлаганда 22 һектар җире булган. Үз районында ул кадәр мәйданны аерып ала алуын да зур уңыш дип исәпли. Үз сүзләре белән әйтсәк, ул аларны "5 ел да 4 ай сугышып, мәхкәмәләргә йөреп, авыл хуҗалыгы министрына 7 тапкыр кереп, республика прокурорын җәлеп итеп" кенә алуга ирешкән.

Рәфыйк Хәтимов
Рәфыйк Хәтимов

— Мин 9 һектар печән, 6 һектар арпа үстерәм, 18 эре мал асрыйм. Җирем урман буенда булып, шундагы чык белән туенгангамы, печән башка фермерларныкыннан чагыштырмача яхшырак булды. Сүз дә юк, узган ел белән чагыштырырлык түгел. Үзем югалтуларны 30-40 процент дип бәялим. Күрше-тирә фермерларның печәне бөтенләй бик аз булды — кайберләре үзенә җитәрлек тә әзерли алмады, миннән сатып алдылар. Үзем бәяне арттырмадым, әмма печән бәясе 30-40 процентка тәгаен артты. Мин кечкенә рулонлы печәнне инде 5 ел рәттән 500 сумнан сатам. Шул ук рулонны быел 650-700 сумнан сатучылар да булды. Корылык булгач, фермерларның нинди авыр хәлгә төшүен үз күзем белән күргәч, бәяне 50 сумга да арттыра алмадым.

Икмәккә бәяләр барыбер үсәчәк, һәм ул артым бер елда 25-30 проценттан күбрәк булыр дип уйлыйм

Күпләрнең хәле бик авыр. Менә бүген иске уңыш арпасының килосы 15-16 сумнан сатыла. Узган көздә 7-8 сум торган арпа ул! Бәясе 100 процент арткан дигән сүз. Бездә бер күтәрелгән әйбер бик төшми, алай да көз көне аның бәясе бераз төшәр, билгеле. Әмма корылык сәбәпле 12 сумнан да ким булмас. Бу инде малларга азык табу кыенлаша дигән сүз. Ипи бәяләрен дотация белән генә тотып торалар иде, корылык аркасында икмәккә бәяләр барыбер үсәчәк һәм ул артым бер елда 25-30 проценттан күбрәк булыр дип уйлыйм. Ярма бәяләре дә күтәреләчәк. Ә менә халыктан ит сатып алу бәяләре төшәргә мөмкин. Халык сыерларын иткә тапшыра, аның сыер ашатыр чамасы калмады. Шушы ит базары бер кат иткә туенып, халыктан алу бәясе төшәр кебек. Ә базарда ул төшмәс билгеле. Арпа, печән бәясе арта, шуның белән сөт бәясе дә артырга тиеш кебек, әмма бездә бу булмас дип чамалыйм. Ул бәя кибеттә артса гына. Һичшиксез, фермерларга мондый авыр вакытта хөкүмәт ничектер ярдәм итәргә тиеш. Тик безгә иминият турында ишеттерделәр инде, димәк, бернинди субсидия булмаячак, иминиятләштергән кешеләр генә нидер ала алачак, - диде Рәфыйк Хәтимов.


Башкортстанның Кырмыскалы районы Илтуган авылы фермеры Илсур Йосыпов та корылыкта бернинди ярдәм күрелмәячәге, җыелышта да иминиятләштерү турында гына сөйләүләре хакында әйтте. Йосыповлар гаиләсе 2012 елдан фермерлык белән шөгыльләнә, бүген 120 һектар җирләре бар, 40-50 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

Илсур Йосыпов
Илсур Йосыпов

— Бездәге корылык 50 процент чамасы уңышны юк итсә, Урал аръягында гомумән берни юк. Хәйбулла, Баймак районнары фермерлары зар елый, продукция үсмәде, җирләр корылыктан ярылып бетте, диләр. Без кырда арпа, бодай, арыш үстерәбез. Узган ел һектарыннан уртача 30 центнер уңыш алган идек, быел 15-20 центнер чыкса, бик яхшы булыр иде дип уйлыйм. Әле безне җыелышка чакырып, корылык һәм уңышны иминиятләштерү кирәклеге хакында сөйләделәр. Ярдәм бары шул очракта гына була ала икән. Мин үзем аңа бер дә ышанмыйм. Иминиятләштерәсең, аларның хезмәткәре килеп, синең һәр эшең контрольгә алына. Аннары корылык була калса, фәлән ашламаны дөрес кулланмадың, фәлән һербицид вакытында сибелмәде, ди дә, шуның белән коры каласың. Бу өлкәнең ваклыклары күп, һәм үзем хаклы булып та, акчамны суга саласы килми, дип сөйләде Йосыпов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG