Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кишер һәм чөгендер бәясе котырып үсүгә кем гаепле?


Пенсиядәге кешеләр акча җитмәүгә зарлана, сатучылар уңыш булмауга сылтый, ә белгечләр Русия икътисадының җитешсезлеген күрсәтә.

Җәен Татарстанда кишергә бәя котырып үсте. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, ел башында ул 25 сум торган булса, җәй башында 48 сумнан артып киткән, ә 12 июльдә 89 сумга җиткән. Моннан тыш, ике ай эчендә чөгендер бәясе дә 58 процентка артты. Бәрәңге, суган, кәбестә дә читтә калмады.

Казанда кишер бәяләре котырып үсә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Базарда кишерне 130 сумга саталар

Хәзер Казан базарларында ыгы-зыгылы чак. Адоратский урамында кишернең килосы 130 сумга җитә. Дөрес, федераль кибетләр челтәрләрендә 80-90 сумга да табарга була. Ләкин базарда сатучылар моны кишернең төрле сортлы булуы белән аңлата.

— Бездә беренче сортлы кишер. Ә кибетләрдә өченче сортлысы. Шуңа бәяләр аерыла, - дип аңлатты бер базар сатучысы.

Базарда йөрүче әби, исемен әйтергә теләмәсә дә, мондый бәяләр белән пенсия акчасына яшәп булмый дип зарланды.

Бәяләр артуга зарланучы пенсионер
Бәяләр артуга зарланучы пенсионер

— Бик күпкә арткан. Бананнан да югары. Нәрсә өчен арттыралар? Сез дә белмисез, мин дә белмим. Кая җитсен инде пенсия? Бабай үлеп китте, ярый әле улым бар. 19 мең сум пенсия алам, кишер 91 тәңкә тора. Менә кибеткә керегез, "Пятерочка"да күрерсез. Кишергә бәясе бик нык артты. Бәрәңге төрлечә була, бер көнне фәлән бәя, икенче юлы башка була, - диде ул.

Сәүдәгәрләр кишер һәм башка яшелчәләрне Казанның Адоратский урамындагы күпләп сатып алу базарыннан алып сата. Монда сатучылар кишерне күпләп 90 сумга бирергә әзер. Берсе Әстерхан, икенчесе Волгоград өлкәсеннән китергәнне тәкъдим итә. Ләкин камерага сөйләүдән баш тарталар. Шунда берсе бәя күтәрелүнең сәбәбен салым арттыру белән бәйләп аңлатты.

"Кишер сатуны туктаттым, алмыйлар"

"Салават күпере" торак комплексында "Газель" машинасында яшелчә һәм җиләк-җимешләр сатучы Эмиль Алиев кишер сатуны туктатуын сөйләде.

— Кишер сатуны туктаттым, чөнки алучы юк. 120 сумга аны беркем алмый. Быел кишер һәм чөгендер бик аз үсте диләр. Былтыр бу вакытта 30 тәңкәгә сата идем. Ул вакытта бик күп саттым, - диде ул.

Сатучы сәүдә киштәсеннән чөгендерне дә алып куйган. Хәзер аның бәясе 100 сумнан артып китә. Бәрәңгенең бер килосы – 50 сум, суган һәм кәбестә – 35 сумнан, кыяр – 80-90 сумга сата. Кишер белән чөгендергә бәяләрнең артуын ул Русиядә корылык һәм уңыш булмау белән аңлата.

Эмиль Алиев
Эмиль Алиев

— Кишер 50 процентка артты. Бу уңыш аз булуга бәйле. Шуңа күрә бәясе дә шундый. Чөгендергә дә бәя бик каты артты. 100 сумнан артып китә. Быел уңыш юк. Юылган кишер бәясе арзанрак, ләкин аның сыйфаты начар. Балчыклы кишер яхшырак, әмма бәясе 120 сум. Башта ул 30 сум тора иде, аннан 40-50 тәңкә булды һәм кискен рәвештә 100 сумнан артып китте, - дип сөйләде сатучы Алиев Азатлыкка.

"Имеш, чит илнеке булганга арткан. Безнең бакчада өлгереп килә бит"

Яшел Үзән районының Осиново авылындагы "Радужный" торак комплексы янында сатып утыручы әбиләр дә кишер тәкъдим итә башлаган. Шушы авылда үз бакчасында яшелчә үстерүче Гөлсинә Мөхтәрова кибеткә карап бәясен күтәрүен әйтте.

Гөлсинә Мөхтәрова
Гөлсинә Мөхтәрова

— Мин кишерне 120 сумнан сатам. Кишер бик матур, озын, бакчадан. Кешеләр сорап алалар. Нәрсәгә артканын бер дә аңлый алмыйм. Кишер белән чөгендернең бәясе артуына гаҗәпләнеп кенә йөрим. Без дә кибеткә карап кишернең бәясен күтәрдек. Чит илдән сатып алганга бәясе артты дип аңлаталар. Янәсе, үзебезнеке үсмәгән. Белмим инде, безнең бакчада кишер һәм чөгендер өлгереп килә бит, - ди ул.

Бер чиләк кишерен Мөхтәрова кичкә таба сатып бетерүен сөйләде. Ихтыяҗ кимемәгән. Бәяләрнең күтәрелүе авыл хуҗалыгы өчен файдага, ди ул.

— Сатып алу кимемәде, ләкин кыйбат булуына зарланалар. Кибеттә дә бәя югары. Дөресен генә әйткәндә, мин авыл хуҗалыгы азык-төлегенә бәя артуга бер дә гаҗәпләнмим. Моңарчы бушлай ашап килделәр. Көзен кишер 15 сум иде. Уйлап карагыз, кишер җыяр өчен тракторга күпме солярка кирәк, күпме хезмәте бар. Кишерне бушка бирәбез дигән сүз бит бу, - диде Гөлсинә Мөхтәрова.

Ул "Радужный"да инде 8 ел сата. Кишердән тыш, сарымсакка бәянең 5-6 сумга артуына да сөенә. Чиянең килосын 150 сумга, кура җиләгенең бер чокырын 100 сумга тәкъдим итә. 15 мең сумлык пенсиягә башкача яшәп булмый, ди.

— Безгә хөкүмәт берни өстәмәде. 41 ел кошчылык фабрикасында чеби үстереп 15 мең сум пенсия алам. Бу – гаделсезлек. 15 мең сум пенсия алу өстенә минем җәмәгать транспортында ташлама белән йөрү хокукымны бетерделәр. Нигә бирмисез, дип сорап хат язгач: "Апа, өегезнең мәйданы зур", диделәр. Эшләгән вакытта тырышып өй салгач, шуның өчен безне мәхрүм итәләр. Нәрсә, без сукбай хәлендә яшәргә тиеш булганбызмы? дип өстәде сатучы Мөхтәрова.

"Бу авыл хуҗалыгы тауарлары биржасы булмауга бәйле"

Яшелчә бәясе арту Русиянең авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган сәясәт белән бәйле, дип аңлатты "Милли сәүдә маркасы" оешмасы баш мөдире, элек Дәүләт шурасының авыл хуҗалыгы комитетында эшләгән икътисадчы Илсур Сафиуллин.

Илсур Сафиуллин
Илсур Сафиуллин

— 2019 елда чөгендерне күпләп утырттылар һәм шикәрнең бәясе төште. Аннан чөгендерне азрак утырттылар. Шуның аркасында шикәрнең бәясе күтәрелде. Бәяләрнең тирбәнеше Русиядә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату биржасы булмауга бәйле. Дөньяда бәяләр биржадагы килешүләр белән билгеләнә. Ә без кибетләрнең шикәрне күпме сатып алу мөмкинлеген белмичә үстерәбез. Ә ул кирәгеннән артып китә. Шуңа бәясе төшә. Биржалар булса, аны килешү нигезендә җитештерерләр иде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә биржа булмау безнең өчен бик начар. Бу бәяләрнең тирбәнүенә китерә. Мисал өчен, Русия халкы елына 1 млн тонна шикәр ашый ди. Шуның кадәр шикәр булсын өчен шул күләмдә чөгендер утыртуны билгеләргә кирәк. Сатып алучы сәүдәгәрләр белән килешү төзелергә тиеш. Без авыл хуҗалыгы продукциясен үстерәбез, ләкин аны кем сатып алачагын, күпме күләмдә алачакларын белмибез.

Бу турыда канун да бар. Ул 100 процентка шәхси капитал белән эшләнергә тиеш. Ләкин биржаларны оештырыр өчен аның инфраструктурасын булдырырга кирәк. Биржа таләпләренә туры килгән элеваторлар, финанс кораллар булырга тиеш. Бу әйбер бездә эшләнмәгән. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы тауарларына бәяләрнең тирбәлеше гел булып тора. Моны Петербурда эшләп карадылар. Анда биржа мәйданы бар, ләкин инфраструктурасы юк. Бу проблемны дәүләт катнашы белән эшләргә кирәк. Әмма ни сәбәпледер бу эш башкарылмый, - диде Илсур Сафиуллин Азатлыкка.

"Нигә соң без гел төшерергә, ә тегеләр гел күтәрергә тиеш?"

Бәяне алыпсатарлар күтәрде дип саный Татарстан фермерлары һәм игенче хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Камияр Байтимеров. Корылык сәбәпле, быел кишер һәм чөгендер уңышы начар булыр дип көтелә. Шуңа да бүгенге бәяләр көз айларында да төшмәскә мөмкин.

Камияр Байтимеров
Камияр Байтимеров

— Безнең исәп – көзен дә шул бәяне калдыру. Моны һәрвакыт сәяси мәсьәлә итеп карыйлар, монда бары икътисад кына. Безнең гаиләләр дә, маллар да бар, аларны ашатырга, җирдә чәчәргә кирәк. Тимер бәясе 3-4 тапкырга артты, ә без үзебезнең продукциянең хакын төшерергә тиешме? Кишергә, чөгендергә бәяне без түгел, ә алыпсатарлар арттырды. Некрасовның "Русиядә кемгә яшәү рәхәт?" әсәрен алсагыз, безне куяннар да таптый, җилләр дә бөгә.
Бәяләрнең үсүен мин уңышның начар булуына да бәйләмим. 15 сум тора торган кишерне 120 сумга җиткерү бернинди кысаларга да сыймый.

Бу сорауны металлургларга да, монополиягә каршы федераль хезмәткә дә, аларның җитәкчеләренә бирергә кирәк. Әгәр тимергә, дизель ягулыгына бәя төшерәләр икән, без дә төшерәбез. Нигә соң без гел төшерергә, ә тегеләр гел күтәрергә тиеш? Һәрвакыт алай булмый бит. Шәхси авыл хуҗалыклары гел башны аска иеп, тыңлап бәяне төшерә. Ә тегеләр күтәргәннән соң беркайчан да төшерми, - ди Байтимеров.

Рәсми саннарга караганда, 2021 елда Татарстанда чәчүлек мәйданнары 2,8 млн һектар тәшкил итә. Шуның 1,6 миллионына бөртеклеләр чәчелгән, ә 800 меңгә якын һектарында башка культуралар, ягъни кишер, чөгендер, кукуруз, көнбагыш һәм башка яшелчәләр үстерелә. Фермерлар 5,7 мең һектарда бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр үстерә.

Бәя арту хосусый хуҗалыкларга да, фермерларга акча китермәде

— Элек яшелчәнең 83-86 процентын хосусый авыл хуҗалыкларында үстерәләр иде. Иртән Казанга керү юлында күпме халыкның районнардан Казан, йә Чаллыга агылуын күрәсездер. Соңгы 10 елда 56 мең кеше авылдан шәһәр, районнарга барып эшли башлады. Бу – халыкның иң актив өлеше. Шуңа авылларда да кишер, кабак үстерүчеләр кимеде. Бу мәсьәлә бер көн эчендә генә чишелми. Без Татарстанда кишерне сатып алып бетерсеннәр дип утыртабыз. Ләкин узган көздә республикада сатып алучы бик булмады, шунлыктан ул башка төбәкләргә китте. Хәтта язын да читкә сатылды. Шуңа күрә кишер үзебездә аз калды. Махсус кытлык китереп чыгарылган була. Бәя арту хосусый хуҗалыкларга да, фермерларга акча китермәде. Табышны алыпсатарлар, чит ил фермерлары ала. Безнең азык-төлек иминлеге болганып тора. Нигәдер план кору юк. Һичьюгы, өч елга план ясау да юк. Шуңа тимергә бәя артты дип, без дә шулай арттырыйк әле диделәр. Югыйсә, бу былтыргы чыгымнар белән үстерелгән кишерләр бит. Быелгы уңышны тимергә бәйләп булса да, узган елгысы моңа бәйле түгел, - диде Камияр Байтимеров.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG