Казакъстан эчке эшләр министрлыгы илдә киңкүләм протестлардан соң 4266 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте. Алар арасында чит ил кешеләре дә бар диелә. Аларның нәрсәдә шикләнелүе һәм гаепләү белдерелү-белдерелмәү дә билгеле түгел. Статистиканы Азатлык Радиосының казакъ хезмәте алып бара.
"Алмата өлкәсе авылларының берсендә 100дән артык кеше тоткарланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, алар - күрше дәүләт ватандашлары", диелә хәбәрдә. Нинди дәүләт икәне әйтелми, төбәк Кыргызстан һәм Кытай чигендә урнашкан.
Казакъстан хакимияте илгә халыкара террорчылар һөҗүм итте дип белдерә. Җомга үзенең мөрәҗәгатендә президент Касым-Жомарт Токаев Алмата шәһәрен кулга төшерү өчен генә 20 мең сугышчы катнашкан диде. Моңа бернинди дә дәлилләр китерелми.
Казакъстанда каршылык чаралары 2 гыйнвар Җаңаөзен шәһәрендә газга бәяләр артуга ризасызлык белдерү митингларыннан соң башланды. Соңрак сәяси таләпләр дә кушылды. Шул исәптән, илнең 1993 елгы Конституциягә кайтуны таләп иттеләр. Аңа ярашлы, Токаев яше артып китү сәбәпле, президент булып тора алмый.
Протестлар барышында хакимиятләр Алматада контрольне югалтты. Полиция һәм гаскәр качканнан соң анда талаулар, мародерлык башланды. Хәзер хакимиятләр контроль торгызылды дип белдерә. Әмма шәһәрдә эшләүче хәбәрчеләр бу дөреслеккә туры килми ди, шәһәрдә тәртипне дружинниклар тота, хокук саклау оешмаларыа кайбер объектларны гына саклый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!