Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә ничек тәэсир итә


Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев
Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев

Казакъстандагы хәлләрне күргән Владимир Путин Русиядә президент вазифасын беркемгә дә бирмәячәк. Күпчелек сәясәт белгечләре шундый фикердә.

Казакъстанда 2019 елда президент Нурсолтан Назарбаевның бу вазифаны Касым-Җомарт Токаевка тапшырып Иминлек шурасы рәисе вазифасына күчүе, шул рәвешле төп канәфидән китеп тә, дилбегәнең бер ягын үз кулында калдыруы, Русиядә дә шундый үзгәрешләр мөмкинлеге турында сүзләрне куертып җибәргән иде. 2024 елда Владимир Путинның тагын 6 елга президент булып калу мөмкинлеге белән бер үк дәрәҗәдә диярлек, соңгы вакытта транзит турында фаразларны да еш ишетергә туры килде. Ә берничә ел элек Назарбаев моделен Русиядә булырга мөмкин үзгәрешләрне сынау дип күрсәтүчеләр дә булды. Хәзер исә күпчелек сәяси күзәтүчеләр Казакъстандагы хәлләр бу сынауның уңышсыз тәмамлануы, Русиядә транзит вариантының сызып ташлануы, Путинның 2024 елда бу вазифаны беркемгә дә бирмәячәге турында әйтә.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Казакъстандагы хәлләрнең Русиядәге сәясәткә тәэсире турында сорауга җавап биреп, Путин үлгәнче утырачак, диде.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Бу Путинның президент вазифасын башка кешегә тапшырып, Русиядә транзит булу мөмкинлеген минимальләштерә. Токаевның Назарбаевка карата гамәлләрен күргән Путин бу вазифаны беркемгә дә ышанып тапшырырга ярамый дип уйлаячак һәм үлгәнче бу вазифада үзе утырачак, - диде Галләмов Азатлыкка.

Путин бу вазифада хәзер үлгәнче бу утырачак

Аның фикеренчә, хәзер Русия президенты тирәсендәге кешеләрнең бер өлеше аңа Казакъстандагы бу хәлләрнең төп сәбәбе - Назарбаев башлаган транзит булды, ул гамәлгә ашмаслык өметләр уятты, вазгыятьне какшатты һәм бу халыкның баш күтәрүе белән тәмамланды диячәк. Акыллыраклар исә Назарбаев моңа, транзит булмаса, инкыйлабның котылгысызлыгын аңлап кереште дип әйтәчәк, әмма Путин транзитка каршылар ягында булачак, ди ул. Галләмов бу транзит ялган рәвештә генә оештырылу, җәмәгатьчелекне ышандырмау сәбәпле, инкыйлабтан коткара алмады дигән фикердә.

Башка сәяси күзәтүчеләр дә Казакъстандагы хәлләрдән соң Русиядә транзитка өметләнергә кирәкми, сәяси эзәрлекләүләрнең көчәюен генә көтеп була дип исәпли.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, бу хәлләргә кадәр дә Путин транзит идеясе тарафдары булмаган.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Транзит варианты Путин администрациясенең планнарында булса да, бу вакыйгалардан соң алар сызып ташланды. Кайбер политологлар әйтүенчә, Путин Назарбаевны бу транзитның яхшы идея булмавы, каршылыклар килеп чыгачагы турында алдан ук кисәткән булган. Чөнки Путинның Дмитрий Медведев белән булган рокировка тәҗрибәсе бар иде инде. Чыннан да, Медведев президент булган чорда да низаг килеп чыкты. Медведев чорында да "силовикларның" бер өлеше Путин яклы, бер өлеше Медведев яклы иде. Бу — табигый каршылык. Казакъстанда да шул ук хәл, Токаев Медведев кебек. Ул да йомшак, үзенең позициясе, кланы юк. Әмма хакимияттә булгач, аның үзен хуҗа итеп тоясы килә, тегендә-монда үз кешеләрен куя башлый һәм үз кланы барлыкка килә, - ди ул.

Айсин Русиядә транзит булу мөмкинлегенә ышанмый, Путин аңа беркайчан да ризалашмаячак, бары хокук яклаучыларны, журналистларны, милли хәрәкәтләрне эзәрлекләү генә көчәячәк дип исәпли. Бу инде моңарчы да бар иде, соңгы айларда Татарстанга бәйле хәлләр, призидент атамасы кебек символик нәрсәләрне дә бетерәләр ди сәясәт белгече. Аның сүзләренчә, авторитаризмнан тоталитаризмга күчү барышында ниндидер башка фикергә, сәяси көчкә, алтьтернатив юлга мөмкинлек бирергә теләмәү — табигый күренеш, бары бер патша, бер дин, бер идеология генә була ала. Тарихта моңа мисаллар бик күп, әмма моның нәрсә белән тәмамланачагына да мисаллар күп, ди ул.

Руслан Айсин әйтүенчә, Казакъстандагы хәлләр Русиянең эчке генә түгел, тышкы сәясәтенә дә үзгәрешләр кертәчәк, Украина чикләре янында гаскәр туплаган һәм ул илдә сугыш башларга мөмкин дигән куркуларга сәбәп булган Мәскәү берничә фронтта сугыш алып бара алмаячак. Һәм бу медиада Украинаның икенче урынга күчүендә дә ачык чагыла, ди ул.

Үзәк Азиядә Кытай белән каршылык Русия өчен бик авыр булачак

— Русия Казакъстанга һәм Таҗикстанга игътибарын арттырачак, әмма анда Кытай белән котылгысыз каршылыклар чыгачак, Пекин белән яңача мөнәсәбәтләр корырга кирәк булачак. Чөнки Кытай да Үзәк Азия илләрен үзенең ишегалды итеп күрә. Шул ук Алматы белән Кытай арасы Казан-Чаллы арасы кебек кенә. Ә Үзәк Азиядә Кытай белән каршылык Русия өчен бик авыр булачак, ул Русиягә һич тә кирәк түгел. Чөнки Кытай бик хәйләкәр рәвештә, акрынлап кына төрле дипломатик ысуллар аша хәйриягә охшаган тышкы сәясәт алып бара. Ул иминлек, саклык, татулык кирәк дип, бик оста гына, Путин әйтмешли, "кызыл сызыкларны" билгеләп куя һәм үз эшен алып бара. Казакъстан очрагы Украина яки Беларус очрагыннан катлаулырак булачак, әмма, Мәскәүнең аңа көче җитмәсә дә, тырышып караячаклар, - диде Айсин Азатлыкка.

Русия көнбатыш юнәлештәге эшчәнлеген бераз туңдырачак, Украина армиясе көчәя бара, Русия халкы да бу ил белән сугышуны хупламый, икътисад та авыр хәлдә, яңа чикләүләр дә кертелсә, ул тәмам коелып төшәргә мөмкин, ди ул.

Икътисад фәннәре докторы Владислав Иноземцев фикеренчә, Казакъстандагы хәлләр Русиядәге хәлләрне ачып сала, Мәскәүгә сабак алу мөмкинлеге бирә.

Владислав Иноземцев
Владислав Иноземцев

— Без дә шул ук хәлдә: тормыш дәрәҗәсе инде 8 ел буе яхшырмый, инфляция зур, халыкның ризасызлыгы нәкъ менә икътисади факторлар белән бәйле. Әмма мин ниндидер чаралар күреләчәгенә бик ышанмыйм. Әлбәттә, сүз шөрепләрне тагын да ныграк кысу турында булачак. Әлбәттә, транзит идеясе, гәрчә мин аңа моңарчы да ышанмаган булсам да, Кремльнең аңыннан тәмам юылачак.

Әмма икенче яктан, бу тышкы сәясәткә бик зур орым булды. Чөнки Мәскәүнең Көнбатыш белән ультиматум теле ярдәмендә аралашырга кирәк дигән фикере, элекке совет җирләрен контроль итү дәгъвалары бик нык көчсезләнде. Теге һәм бу илләр НАТОга керә алмый, чөнки алар чынлыкта безнең биләмәләр дип әйтү һәм шул ук вакытта Казакъстанда булган кебек хәлгә тару кабул ителмәслек нәрсә, - ди Иноземцев.

Ул Казакъстандагы хәлләр Кремль тарафыннан оештырылган махсус операция дигән фаразлар белән килешми. Элекке совет җирләрендә Мәскәүнең сәясәте моңарчы да бик начар иде, Казакъстан моны бик ачык итеп күрсәтте, ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG