Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура: Татарстан ришвәт бирү саны ягыннан беренче урынга чыккан


Узган елның 11 ае эчендә Татарстанда ришвәт бирүнең  225 очрагы ачыкланган.

Татарстан Русия Җинаятьләр кодексының ришвәт бирү турындагы 291 маддәсенә кагылышлы ил төбәкләре рейтингын җитәкләгән. Бу хакта Русия Баш прокуратурасының хокукый статистика сайтында әйтелгән.

Оешма мәгълүматына күрә, Татарстанда әлеге маддә нигезендә узган елның 11 ае эчендә генә дә 225 җинаять ачыкланган. 193 җинаятьне беренчел тикшерүләр узган дип искәртелә.

Баш прокуратура статистикасы күрсәткәнчә, бер ел элек күрсәткечләр түбәнрәк булган – ул вакытта 291нче маддә нигезендә 174 җинаять теркәлгән. Шул ук вакытта әле 2019 елда гына да әлеге җинаятьләр ягыннан төбәкләр арасында республика нибары 11 урында булган (ришвәт бирүнең 65 очрагы ачыкланган).

Алданрак Баш прокуратура узган елның 11 ае эчендә Татарстанда 47 893 җинаять теркәлүен хәбәр иткән иде. Әлеге күрсәткеч ягыннан республика Русия төбәкләре арасында тугызынчы урында тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG