Accessibility links

Кайнар хәбәр

"31 ел элек Литва бәйсезлеген яклаганда татар кызы да һәлак булды"


Литва телевидениесе каршында совет гаскәрләре, 1991 елның гыйнвар ае
Литва телевидениесе каршында совет гаскәрләре, 1991 елның гыйнвар ае

Бүген Литвада "Азатлыкны яклаучылар көне". Ул чараларда татарлар да катнашкан. Татарларның Литва бәйсезлеген яклауда нинди роле булган? Европа татарлары альянсы Литва татарларын нигә аптырашта калдырган? Җирле милли оешма җитәкчесе Адас Якубаускас белән бу һәм башка темаларга сөйләштек.

13 гыйнвар Литвада 1991 елгы вакыйгаларны искә алу уңаеннан "Азатлыкны яклаучылар көне" буларак билгеләнә. 31 ел элек шул көнне совет гаскәрләренең Литваның радио һәм телевидение манарасы һәм бинасына һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды, меңнән артык кеше яраланды.

Литва бәйсезлеген яклауда татар кызы да катнашты, дип белдерде Азатлыкка Литва татарлары ассоциациясе җитәкчесе, профессор Адас Якубаускас.

"Азатлыкны яклаучылар көне" уңаеннан аның белән сөйләшеп, ул вакыйгалар турында сораштык. Моннан тыш узган ел Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елының ничек узуы, Европа татарлары альянсы оешмасы ниятләре, хәзерге вакытта Литва татарларының Казан һәм Төркия белән элемтәләре турында да сөйләштек.

— Адас әфәнде, Литвада "Азатлыкны яклаучылар көне" ничек барлыкка килгән? Бу көн тарихын аңлатыгызчы?

Адас Якубаускас
Адас Якубаускас

— 1991 елда Литва хакимиятендә коммунистик фирка калдыклары дәүләт түнтәрелешен оештырмакчы булган, алар Мәскәүдән ярдәм алып, җирле режимны бастырырга теләгән. Псковтан Литвага гаскәр дә китертелгән булган. Моның сәбәбен бәяләр күтәрелүенә сылтадылар, ул чакта Литва базар икътисадына күчкән, бәяләр тотрыклы булмаган. "Милли коткару комитеты" исемле оешма сайланган хакимияткә ультиматум белдергән, 11 гыйнварга кадәр Совет дәүләте конституциясен тануны таләп иткәннәр. Әлбәттә, бу үтәмәслек шартлар булган. Нәтиҗәдә, түнтәрелеш омтылышында кешеләр корбан булган, радио, телевидение, Матбугат йорты, телевидение манарасы кебек стратегик биналар өчен көрәш барган.

13 гыйнварга каршы төндә телевидение манарасын яклаган 12 кеше һәлак булган. Алар арасында бер кыз да булган, Лорета Асанавичюте – ул яртылаш татар. Башкалар белән бергә ул да Литва бәйсезлеген яклап корбан булган.

— Бу вакыйгалар бүген нинди әһәмияткә ия? Аны никадәр зурлап билгелиләр?

— Бу истәлекле көн хәзер Литвада символик дәрәҗәгә ия. Мин үзем ул көннәр шаһиты идем, күп меңләп кешеләрнең җыелуын, Литвага чит ил гаскәрен керттермәү омтылышын яхшы хәтерлим. Шуңа ул кешеләр өчен мөһим, аның җирле календарьдә үзенең лаеклы урыны бар. Парламент утырышын да бу уңайдан "Азатлык" бүләге ияләрен тапшыру белән башлап җибәрәләр. Истәлек чаралары уза, корбаннарның каберләрен зиярәт итәләр, бу көннәрне яхшы хәтерлиләр. Билгеле, соңгы елларда пандемия аркасында чаралар күбрәк телевидение аша онлайн узды.

— 30 елдан артык вакыт үтте, Литвада хәзер бу вакыйгалар ничек бәяләнә? Бәйсезлекне халык никадәр кадерли?

— Бәйсезлек – Литва халкының төп максаты булган. 1918-1940 елларда Литва бәйсез дәүләт булган, шуңа күрә 1980нчы еллар азагында әле бәйсез дәүләтне хәтерләгән кешеләр күп булган, алар актив булган. Бәйсезлек идеясе халыкта нык яшәгән. Совет чорында Литва дәүләткә ихтыяри кергән дигән мифлар яшәсә дә, аларга ышаныч булмаган. Милли азатлык олы буын өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик мөһим, бу вакыйгалар белән кызыксынучылар шактый күп. Шуңа совет оккупациясеннән азат булу – халык өчен хәлиткеч вакыйга.

— Литва тарихында татарлар да үз ролен уйнаган. Сез дә ил бәйсезлеген яклап корбан булган кызны атадыгыз. Литва дәүләтендә татарлар никадәр югары бәяләнә? Аларның роле турында сөйлиләрме?

— Татарлар Литваның интеграль җәмгыяте булып тора. Узган ел безнең илдә Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы буларак билгеләнде. Литва халкы белән татар халкы дуслыгы Алтын Урдада Үзбәк хан идарә иткән чордан бирле бара дип санала. Бу үзенең зур эзен калдырды, татарлар биредә гаскәриләр, дәүләтне яклаучылар булып кабул ителгән. Литва тарихында моның турында күп язылган һәм моны күп кеше белә. 1991 ел вакыйгаларында да җирле татарлар актив катнашкан, бу да билгеле факт һәм ул югары бәяләнә. Без парламент каршында Литва татарлары байрагын күтәреп йөрдек, бу тарихи фотолар да сакланды. Мин үзем, башка җәмгыятьләр җитәкчеләре белән бергә Совет берлеге җитәкчесенә хатны имзалаган идем, анда без кан коюны туктатырга, Литва бәйсезлеген танырга чакырдык.

Ел саен "Азатлыкны яклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән рәсми чарага еш кына татар җәмгыяте вәкилләрен дә чакыралар. Мин үзем мондый чараларда берничә тапкыр катнаштым. Безне хөрмәт итәләр дип әйтә алам.

— Литвада күптәннән яшәүче татарлар бар, совет чоры вакытында килгән татарлар да яши. Бу ике төркем карашлары охшашмы, әллә каршылыклар бармы?

— Әйе, каршылыклар бар. Мажейкяй нефть эшкәртү заводы, Клайпеда порты, Игналин атом электростанциясе төзелешенә Совет берлегеннән күп кешеләр килгән, алар арасында татарлар да шактый булган. Литва бәйсезлеге игълан ителгәннән соң, аларның бер өлеше китеп барды, кемнәрдер калды. Кайберәүләр Русия паспортлары белән калды, кайберәүләр исә Литва ватандашлыгын алды. Мине шунысы сөендерә: татар яшьләренең күпчелеге – Литва ватандашлары.

Мине шунысы борчый: Брюссельдә ун еллап элек "Европа татарлары альянсы" оешмасы оешты. Алар "татарлар Европада борынгыдан яши" дип әйтеп килсәләр дә, оешманы тулысынча Русия паспортлы урыс телле татарлар оештырды. Бу мине күпмедер аптырашта калдыра. Алар Европа, Литва татарларының тарихын үзләштерергә теләгәннәр, гәрчә аларның моңа бернинди хокукы юк. Бу оешма гел Русия ватандашлары фондларына карап эш иткән, һәм минем өчен Литва татарлары мирасы белән бер уртаклыгы да булмаган кешеләрнең үзләренә бу мирасны кушарга теләве бик гаҗәп булды. Бу кешеләр Европага башка максаттан килгән дип уйлыйм.

Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы чарасы
Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы чарасы

— Узган ел Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы булып узды. Ул ничек үтте, нинди чаралар үткәрелде?

— Тарихи эзләнүләр алып барганда, без шундый кызыклы фактны таптык: Бөек Литва кенәзлеге белән Алтын Урда татарлары арасында беренче контакт 700 ел элек, 1320 елда булган икән. 2020 ел бездә яһүд мәдәнияте елы булгач, без Литва парламентына 2021 елны татар тарихы һәм мәдәнияте елы итү тәкъдиме белән чыктык.

Безнең тәкъдимне кабул иттеләр, хөкүмәт мәдәни чаралар исемлеген әзерләде. Барлыгы 34 чара тәкъдим ителде, алар арасында Литва татарлары турында документаль фильм төшерү, китаплар бастыру, фәнни конференция, төрле күргәзмәләр һәм башка кызыклы чаралар булды. Шулай итеп, узган елда татарлар, безнең мәдәниятебез игътибар үзәгендә булды, без куйган максатларга ирешә алдык. Күп очрашулар булды, күп чаралар оештырылды, Литва телевидениесе безнең җәмгыять турында фильм да төшерде, мин аларга бик рәхмәтлемен. Бу фильм хәзер чит илләрдә дә тарала.

Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китап
Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китап

Зур уңыш дип без чыгарган "Lithuanian Tatars in history and culture" китабын чыгаруны да атар идем. Анда без танылган татарлар тарихын, биографиясен тасвирладык. Бу китап та хәзер чит илләрдә таратыла. Безгә багышланган чаралар Польшада да, Азәрбайҗанда да, АКШта да, башка илләрдә дә узды.

— Литва татарлары җәмгыятенең хәзерге хәле турында да сөйләп китегезче? Еш җыеласызмы, нинди чаралар үткәрәсез, миллилекне ничек саклыйсыз?

— Без төрки дөньяда уникаль автохтон җәмгыять булып торабыз, чөнки без 400 еллап элек туган телебезне югалттык (Адас Якубаускас белән әңгәмә урыс телендә барды — ред.). Без татар телендә сөйләшмибез, бездә бию-җырлар да сакланмаган. Шуңа карамастан, без динебезне саклап кала алдык, үз чиратында ислам дине безнең җәмгыятьне саклады. Без Корбан бәйрәме, Рамазан бәйрәме, Мәүлид һәм башка мөселман бәйрәмнәрен үткәреп киләбез. Безнең бабаларыбыз гасырлар буе бу динилекне саклап килде. Дөрес, XXI гасырда бу динилек дөнья глобализациясе тәэсирендә күпмедер юылып югала башлады, тик без әлегә бирешмибез, бу традицияләр безгә кадәр барып җиткән икән, без аларны үстерүне дәвам итәбез. Шулай итеп, туган телебезне югалткан хәлдә дә без татарлыгыбызны югалтмадык.

— Сезнең Татарстан белән элемтәләр бармы?

— Минем үземнең Татарстан белән элемтәләр Кырым оккупациясеннән соң өзелде. Аңарчы мин берничә тапкыр Казанда булдым, хәтта татар конгрессында делегат булып та катнашкан идем. Тик Кырым вакыйгасыннан соң минем Дөнья татар конгрессы белән дә, башка рәсми оешмалар белән дә элемтәләрем юкка чыкты. Алар да чакырмый, мин дә хәзерге Путин Русиясенә барырга теләмәс идем. Кемнеңдер позициясе башка була ала, мин үзем шулай уйлыйм.

Ностальгия бар, әлбәттә, Казан татарлары белән очрашырга теләр идем, татарлар ватаны булган Алтайга барыр идем, ләкин хәзерге вазгыятьтә бу мөмкин түгел. Төркиядәге кырымтатар җәмгыятьләре белән элемтәләребез бар, аларга бездән теләктәшлек бик кирәк, алар белән аралашып торабыз. Ә Татар конгрессы турында минм язучы Фәүзия Бәйрәмова фикере белән килешәм, ул оешма күбрәк җыр-бию өчен булдырылган дигән хис кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG