Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсына — биш ел. "Бар казанышлары — Сабантуй уздыру"


"Европа татарлары альянсы" җыены, Вена, Русиянең фән һәм мәдәният үзәге, 12 октябрь 2019
"Европа татарлары альянсы" җыены, Вена, Русиянең фән һәм мәдәният үзәге, 12 октябрь 2019

"Европа татарлары альянсы" дип аталган төркем узган атна азагында Австрия башкаласы Венада чираттагы җыенын уздырды. Мәскәү күзәтүендә эшләүче бу төркем оешуына инде биш елдан артып китте. Әлегә бар казанышлары — Сабантуйлар уздыру һәм "Үлемсез полк" чарасында катнашу.

Европа татарлары альянсының (ATA — Awropa Tatarları Alyansı) өченче корылтае 12 октябрь Венада Русиянең фән һәм мәдәният үзәгендә узды. Читтәге татарларның урыс үзәкләрендә җыелышып сөйләшүе инде гадәткә әверелде.

Кем оештыра - шул хуҗа дигәндәй, татар җыены президиумында Русиянең Австриядәге илчесе Дмитрий Любинский, Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаменты мөдире Олег Мальгинов, Русиянең Венадагы фән һәм мәдәният үзәге мөдире Дмитрий Соколов, Австриянең Русия ватандашлары белән эшләүче координация шурасы рәисе Ирина Мучкина кебек түрәләр утырды. Алар беренчеләр булып сәламнәрен җиткереп, татар җыенына үз фатихасын бирде. Татар ягыннан иң зур түрә – Милли шура рәисе, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Сүз уңаеннан, Милли шура рәисе әлеге җыенның татарча баруына, чыгышларның туган телдә булуына басым ясаган.

Җыен президиумы
Җыен президиумы

Корылтайда елдагыча Австрия, Болгарстан, Италия, Латвия, Литва, Польша, Чехия, Швеция һәм тагын берничә ил татарлары катнашты. Аларның күбесе СССРда туып, анда совет тәрбиясе алып, Европа илләренә соңгы берничә дистә ел элек кенә килеп урнашкан. Бары Бөек Литва князлегенә XIV-XV гасырларда килеп урнашкан польша-литва-беларус татарлары гына уникаль этник төркем булып тора. Финләндия һәм Чехия татар оешмалары Мәскәүнең бу курчак берләшмәсенә керми.

Литваның Немежис шәһәре татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас әйтүенчә, альянс корылтаенда Литвадан да дүрт кенә кеше катнашкан. Алар арасында оешма башында торган, соңрак альянска дәгьвалар белдергән Вильнюс бүлгесе татарлары рәисе Галина Мишкинене, Кырык татар авылы җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска булмаган.

Сабантуй белән генә яшәмибез бит. Альянска Европа Берлегенең милли азчылыклар проектларына керергә кирәк

Кузнецовас Азатлыкка әйтүенчә, төркем булдырылганга инде шактый вакыт узса да, эш нәтиҗәсе һич күренми. "Оешмага биш ел, аның актив эшләр чоры. Инде проектларны, бизнесны белгән кешеләр дә бар, әмма никтер шул структура белән генә чикләнәләр. Белмим ник шулайдыр? Мин сезгә альянс рәисеннән узып сөйли дә алмыйм. Башыма артык бәла да кирәкми. Без бит бер Сабантуй белән генә яшәмибез. Альянска Европа Берлегенең милли азчылыклар өчен булдырылган проектларына керергә кирәк", диде ул.

Кузнецовас Мәскәүнең һәм аңа ияреп Казанның да Европа татарларына карата "соотечественники" (ватандашлар) сүзен куллану да дөрес түгел ди. "Мин туп-туры татарлар дип әйтү яклы", диде ул.

Кырык татар авылы җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска җыенга бармау сәбәбен альянстан чыгуы белән аңлатты.

"Мин берничә ел элек Европа татарлары альянсыннан чыктым. Оешма рәисе Флүр Шәриповка рәсми гариза яздым. Ул аны тапшырмаганмы белмим, миңа альянс чараларына чакырулар һаман килә. Быелгы корылтайга да җибәргәннәр иде.

Альянстан чыгу сәбәпләренә килгәндә, ул Русия тышкы эшләр министрлыгы акчасына финанслана. Брюссельдә узган беренче корылтайдан соң да юл чыгымнары өчен акча алганда мөнәсәбәтләре ошамады. Безгә югарыдан, ниндидер икенче сортлыларга кебек карадылар.

Альянс белән чагыштырганда берүзем күбрәк эшләр эшләдем

Аннары безнең илләр (Литва-Русия) арасында мөнәсәбәтләр яхшы дип әйтеп булмый. Ә мин монда Кырык татар авылы оешмасының җитәкчесе булып торам. Үз оешмама авырлык тудырасым килми, чөнки алар мине хөрмәт итә. Без бик күп эшләр башкарабыз. Европа Берлеге проектларында да катнашабыз. Таирас Кузнецовасны да шул проектларда катнашырга өндәдем.

Мин альянс белән чагыштырганда берүзем күбрәк эшләр эшләдем. Гүзәллек бәйгеләрен һәм Сабантуйларны без дә уздырабыз. Алар ел саен сөйләшәләр дә таралышалар", диде Фатыйма Буйновска.

Польшадан Бөек Литва князлеге морзалары берлеге президенты, татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Европа татарлары альянсының II корылтаенда катнашмаган иде, ә менә быелгы чарага килергә булган.

Ежи Шахуневич
Ежи Шахуневич

"Мин аларга үпкәләгән идем. Бу үпкәм әле дә дәвам итә. Бәлки оешмага ярдәм итеп булыр дип килдем. Корылтайда үземнең ике тәкъдимемне керттем: аның берсе – альянс каршында морзалар берлеген булдыру. Безнең Литва бөек кенәзлеге морзалары инде эшли. Бу эшне киңәйтергә кирәк. Шуның белән Европа шурасына керү мөһим. Мин бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм вице-премьер Васил Шәйхразиев белән дә сөйләштем. Алар риза.

Имам сорап Татарстан президентына хат җибәрдем, ул татар конгрессына төшергән. Инде ярты ел җавап көтәм – берни юк

Литва татар мәдәнияте үзәге һәм морзалар берлеге ислам дине нигезләрен укытуга хокуклы. Бу рәсми документларда язылган. Без татар имамына мохтаҗбыз, әмма безгә Казаннан татар имамын җибәрмиләр. Шуны сорадым. Телне, динне өйрәтә торган имам кирәк. Ата-бабаларыбыз динен тоткан кебек, безгә шуны өйрәтүче имамның булуы мөһим. Мирасны, тарихны яшь буынга җиткерүче мөһим. Литва татарлары татар һәм мөселман булудан тыш, башкасын белмиләр. Имам сорап Татарстан президентына хат җибәргән идем, ул аны татар конгрессына төшергән. Инде ярты ел җавап көтәм – берни юк. Бина да бар, укырга теләүче 86 бала да бар. Карар юк. Венада Шәйхразиев белән сөйләштем, әмма карар юк. Ничек шулай озакка сузып була?

Бизнес өлкәсендә эшләрлек кешеләрне, ширкәтләрне дә белмибез. Миңа альянс нәрсәгә алайса? Ә алар гел Сабантуй турында гына сөйлиләр. Бар проблемнары - Европадагы иң зур Сабантуйны кайда уздырырга дип баш ваталар. Аннары аның ничек яхшы узуы белән мактаналар. Әйе, бәйрәм мөһим, әмма җыр-бию, ашау- эчү белән генә булмый бит. Әле бит киләчәк буынга нәрсәдер калдырырга кирәк. шул турыда уйлау, сөйләшү мөһим. Яшьләрне җәлеп итү турындагы фикерләр бик ошады. Бу – дөрес карар.

Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу
Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу

Тагын мине үпкәләткәне – Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу. Бу – дөрес. Әмма бездә бөтен чараларда дога кылына. "Дога кылыйк?" дигәч, котлары очып, "Юк, кирәкми, кирәкми" диделәр. Без татар-мөселманнар түгелмени? Чәчәкләр сал да китеп бар, бернинди горурлыклары да юк икән.

Шуңа бу буш сүз сөйләүчеләр корылтаена әйләнмәсен иде. Мөһим карарлар кабул ителергә тиеш. Ә финанслау Лавровтан (Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – ред.) булгач бу инде Мәскәүгә буйсынучылар. Бу үзе үк дөрес түгел. Мин җитәкләгән оешмалар беркайчан да аларга буйсынмаячак. Үз проблемнарыбызны үзебез хәл итәчәкбез. Ярдәмнән баш тартмыйбыз, әмма алар кубызына биергә җыенмыйбыз", диде Шахуневич.

Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу
Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу

Венадагы чараны оештыручы Австриянең "Мирас" татар җәмгыяте җитәкчесе Рива Рюдиссер корылтайны оештыру җиңел булмады, әмма ул югары дәрәҗәдә узды дип белдерә.

"Без чараны оештыруны үзебезгә алырга тырышмадык, безгә моны бирделәр. Биргәч, кабул иттек. Альянс җитәкчелеге шундый карар чыгарды", диде ул.

Акчабыз булмагач, кайда урын бирделәр, шунда уздырдык инде

Рюдиссер сүзләренчә, финанс чыгымнарны алар альянс аша каплаганнар. "Үз кесәбездән дә чыккандыр. Чөнки финанс ягы мактанырлык түгел иде", дип өстәде ул. Русия илчелегеннән тыш, корылтайны уздыру өчен башка урыннар каралу-каралмавы белән кызыксынгач, "Азатлык акча бирсә, башка урында уздырыр идек. Акчабыз булмагач, кайда урын бирделәр, шунда уздырдык инде", диде ул. Гәрчә, төркем җитәкчеләре Венадагы шушы җыенны оештыру эшен яшерен генә, тышка хәбәр чыгармый гына, шул исәптән Азатлыкка да берни әйтми алыр барды.

Альянс утырышында татар телен саклап калу юллары турында нинди сөйләшүләр булуды дигән сорауга Рива Рюдиссер: "Татар телен саклап калу мөһим. Бу резолюциядә булды. Чыгышларны мөмкин кадәр татарча алып бару турында сөйләштек. Барысы да 100% татарча чыгыш ясады дип әйтә алмыйм. Кемнең татарчасы әйбәт, ул сөйләде. Татарчасы начар булганнар сөйләргә ояла бит", диде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Корылтай булгач, резолюция дә кабул ителгән. Конгресс җитәкчесе Шәйхрәзиев җыенда чыгышлар татарча булсын дигән теләк белдерсә дә, кабул ителгән документлар урыс телендә генә. Анда купшы сүзләр кулланылып, Европа татарлары альянсы эшчәнлегенең "үсеш динамикасы" мактала. 2019 елда Таллиннда узган Сабан туе, Будапештта оештырылган "Татар кызы" бәйгесе, Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан президенты белән булган очрашу "эчтәлекле, онытылмаслык вакыйгалар" дип атала.

Аерым маддәләрдә урыс илчелеге вәкилләренә мәдхияләр укылган. Русия дипломатларының Европа татарлары альянсы белән эше "филигран" төстә алып барыла дип бәяләнгән.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Альянска керүчеләр киләчәк эшчәнлеге турында боларны бәян итә: Европада яшәүче ватандашларга интеграцияләнүдә актив ярдәм күрсәтү, Русия, Татарстан белән, татарлар яшәгән Европа дәүләтләре, андагы җирле хакимиятләр белән элемтә булдыру. Татарларга да Русия ватандашлары белән бергә Җиңү көнен бәйрәм итү, "Үлемсез полк" йөрешләренә чыгу, тарихны фальсификацияләүгә каршы тору, Икенче дөнья сугышында һәлак булганнарның каберләрен тәртиптә тоту эшендә катнашу бурычы куела.

Планнар арасында 2020 елда Латвия башкаласы Ригада татар матбугат чаралары турында киңәйтелгән утырыш уздыру нияте бар. Шул ук елны Ригада "Татар кызы" бәйгесен үткәрү дә карала. Европа Сабантуе исә киләсе елда Болгарстанның София шәһәрендә узачак.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Рәис итеп бу юлы да оешканнан бирле алмашсыз эшләгән Флүр Шәрипов сайланды. Төркемне төзегәндә анда төрле илләрдән төрле рәистәшләр булачагы каралган иде дә, Шәрипов урыныннан бик китәргә теләми. Эчке каршылыклар инде Бельгия татарлары оешмасының альянстан чыгуына китерде. Оешма җитәкчесе Лилия Вәлиева Европа татарлары альянсыннан чыгуның бернинди дә низагка бәйле булмавын, бары тик альянс эшенә өлгермәве белән генә аңлатса да, альянстан ул үзе генә түгел, ә бар оешма чыгуы проблемның вакыт җитмәүдә генә булмавына күрсәтә.

"Низаг булмады, мин арыдым, оешмадан чыгам дип әйттем. Мин җаваплы сәркатип идем, бу вазифадан баш тарттым. Альянста безнең оешма юк, үзебез шулай карар иттек, чөнки өлгермибез, безнең болай да чараларыбыз күп", дип аңлатты ул.

Тагын шунысы игътибарга лаек - Мәскәү карамагындагы альянсның үз җыенын 12 октябрьдә, ягъни Казанда нәкъ менә Хәтер көнен үткәрү көнендә уздыруына карамастан, Венадагы утырышта бу һич кенә дә телгә алынмады. Анда җыелган халык 1552 елдагы хәлләрне, гомумән, татар тарихын, татар теле белән булган хәзерге аяныч вазгыятьне бик белеп тә бетерми һәм аңламый, иң мөһиме – кызыксынмый да дигән хис калды. Европа татарлары альянсы өчен Мәскәүнең "Үлемсез полк" кебек пропаганда чараларында катнашуы зуррак өстенлеккә ия.

Җыенда катнашучылар Совет армиясе каһарманнары һәйкәле янында
Җыенда катнашучылар Совет армиясе каһарманнары һәйкәле янында

Европа татарлары альянсы

Европа татарлары альянсы (АТА) дип аталган оешма 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләүче "Россотрудничество" агентлыгы ярдәмендә оешты. Ул утырышта Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эш итү киңәшчесе Татьяна Смирнова катнашты.

2014 елның 17 октябрендә Польшаның Гданьски шәһәрендә узган Европа татарлары альянсы утырышы Русиянең Польшадагы илчесе Сергей Андреев катнашында ачылды.

2015 елның 16-18 октябрендә Парижда Русия илчелеге бинасында альянсның чираттагы утырышы узды. Анда Русиянең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Русиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге мөдире Игорь Шпынов катнашты.

2016 елның 7 апрелендә Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узган альянсның киңәйтелгән утырышына Русиянең Брно шәһәрендәге баш консулы Александр Будаев һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының ватандашлар белән эшләү департаментының аналитика бүлеге башлыгы Николай Барабанов килде.

2017 елның 7-9 апрель көннәрендә Оксфордта (Британия) альянсның чираттагы утырышында Русиянең Британиядәге илчелегендә мәдәни атташе булып торган Константин Шлыков һәм Русия тышкы эшләр министрлыгыннан махсус вәкил Константин Климовский катнашты.

XS
SM
MD
LG