Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNN һәм HBO "Навальный" документаль фильмын күрсәтәчәк


"Навальный" фильмы постеры
"Навальный" фильмы постеры

Әлегә фильмның чыгу көне билгеләнмәгән.

CNN Films һәм HBO Max киноширкәтләре "Навальный" фильмы төшергән. Документаль фильм 2020 елның августында сәясәтчене агулауларын, аның Германиядә дәвалануын һәм Русиягә кайтуын сурәтли. Бу турыда Deadline хәбәр итә. Тиздән булачак премьера турында сәясәтче үзе Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итә.

Навальный сүзләренчә, әлегә фильмның чыгу көне билгеләнмәгән.

"Башта гади iPhone-га төшерелә башлады. Кирәк була калса дип, барысын да төшерделәр. Минем ничек дәвалануымны, ничек тернәкләнүемне. ФСБ агулаучылар бандасын эзләү һәм аларны табу триллерының башлануын. Минем үземнең үтерүчеләремә шалтыратуымны. "Путин сарае" фильмын төшерүебезне", – дип яза оппозиционер бу киноны әзерләү турында.

CNN каналында күрсәтеләчәк фильмның режиссеры – Дэниел Роэр. "Әлеге фильмның әзерләү тарихында катнашу тормышымны үзгәртте. Мин CNN Films һәм HBO Max студияләренә аларның нык торулары, хуплаулары һәм бер кешенең авторитар режимга каршы көрәшүе турында ышанмаслык тарихны киңрәк җәелдерергә омтылышлары өчен рәхмәтлемен" – режиссерның бу сүзләрен Deadline китерә.

17 гыйнварда Навальныйның Русиягә кайтуына һәм шундук кулга алынуына бер ел була.

2020 елның 20 августында Навальный аңсыз хәлдә Омски хастаханәсенә китерелә. Оппозиционерның көрәштәшләре аны билгесез матдә белән агуларга мөмкин булуларын белдерә. Әмма хастаханәдә сәясәтче организмында агулар табылмый, хастаханә идарәсе оппозиционерның комага китү сәбәбе – матдәләр алмашы бозылу дип ышандыра.

22 август иртәсендә Навальный Германиядән җибәрелгән махсус очкыч белән Берлинга эвакуацияләнә. "Шарите" һоспиталендә белгечләр сәясәтченең организмында "Новичок" төркеме агуы эзләре таба. Соңрак моны Франция һәм Швециядәге лабораторияләр һәм "Химик коралны тыю оешмасы" (ОЗХО) да раслый. Мәгълүмат чаралары һәм Навальный такымының тикшеренүләренә күрә, агулануга Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең катнашы булуы бар. Соңрак Навальный ФСБ хезмәткәрләренең берсенә шалтыратып, әлеге хезмәткәр үзенең бу операциядә катнашуын таныды дип хәбәр ителде.

Русия хакимиятләре Навальныйны агулауга катнашы булуын кире кага, кайбер түрәләр агулану фактын да инкарь итә. Тикшерү комитеты әлеге хәлгә кагылышлы җинаять эше ачудан баш тартты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG