Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать урыннарында QR-кодлар куллану турындагы канунны карау кичектерелә


Сәүдә үзәгендә QR-код тикшерү

Канун коронавирусның "дельта" штаммы өчен әзерләнгән, хәзер исә "омикрон" штаммы тарала диелә.

Русиядә җәмәгать урыннарына QR-кодлар кертү турындагы канун өлгесен карау билгесез вакытка кичектерелә, чөнки документта тәкъдим ителгән чаралар коронавирусның "дельта" штаммына каршы әзерләнгән. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. "Омикрон" штаммы яңа сораулар тудыра ди ул.

Канун өлгесен карауны кичектерү ихтималы турында "Гадел Русия" фракциясенең Русия думасында башлыгы Сергеей Миронов "Интерфакс" белән әңгәмәсендә дә белдергән иде.

Русия думасының вице-спикеры Пётр Толстой әйтүенчә, канун өлгесе, аңа ярашлы актлар җибәрелмәү сәбәпле, әлегә каралмаячак.

Шулай ук аның сүзләренчә, "халыкның бу канунны кабул итәргә әзер булмавы" да бар. Бу – документны караудан баш тартуга сәбәпче булырга мөмкин.

Узган елның декабрендә Русия думасы депутатлары җәмәгать урыннарында вакциналануны яки коронавирус белән авырган булуны раслаучы QR-кодлар кертү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Канун өлгесе коронавирус таралуны туктату өчен төбәк башлыкларына QR-кодларны һәм паспорт күрсәтүне җәмәгать урыннарына – мәдәният оешмаларына, кафеларга, рестораннарга, киңкүләм чараларга кертергә рөхсәт итә. Төгәл исемлекне һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә сайлый.

Алданрак транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгесен кару да кичектерелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG