Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туристлары Төркиядә коронавирустан чит ил вакциналары ясата алачак


Алданрак Төркиядә COVID-19дан вакциналану бу илдә яшәүгә рөхсәте булган русияләргә генә мөмкин иде. Хәзер туристлар да вакцина ясата алачак, әмма бу түләүле булачак.

2022 елдан башлап туристлар Төркиядә чит ил вакциналарын ясата алачак. Белгечләр фаразынча, чит илгә вакцина турлары базарында республика 20 процент тирәсе урын алып торачак. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр итә.

Алданрак Төркиядә COVID-19дан вакциналану бу илдә яшәүгә рөхсәте булган русияләргә генә мөмкин иде. Хәзер туристлар да вакцина ясата алачак, әмма бу түләүле булачак. Сайлап алу өчен хосусый һәм дәүләт клиникаларында ике дозалы ике төрле вакцина бар: Pfizer/BionTech һәм Кытайның Sinovac препараты. Ике дозаның һәрберсе өчен 400 лира (якынча 2,2 мең сум) түләргә кирәк булачак.

Турист турындагы мәгълүматларны беренче дозаны ясаганнан соң ук, eNabiz дәүләт мәгълүмати системына кертәчәкләр, шуннан соң вакциналану турында кәгазь һәм дигитал сертификат алырга мөмкин булачак.

Бу сертификат Европаның вакциналану турындагы дигитал сертификатлары системы белән туры килә һәм Европа берлегендә таныла – Төркия Европа үрнәгендәге сертификат (EU DCC) бирә.

АТОР искәртүенчә, "Спутник V"нең ике дозасын ясатканнан соң, Русия туристларында Төркиядә Pfizer/BionTech-ның өстәмә дозасын ясату кызыксыну уятырга мөмкин, бу шулай ук "яшел рөхсәт кәгазе" булып тора.

АКШка, Финляндиягә яки Тайландка барырга ниятләүчеләр өчен исә Кытайның Sinovac препаратын ясатудан мәгънә бар.

Ассоциациядә белдерүләренчә, вакцина турлары оештыру белән шөгыльләнүчеләр хәзер аеруча Истанбулда вакциналану мөмкинлекләре белән кызыксына.

Узган елның сентябрендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хуплаган чит ил вакциналары белән вакциналану өчен Русия туроператорларының русияләргә чит ил турлары сата башлавы хәбәр ителгән иде.

Русия туроператорлары берлегенең башкарма мөдире Майя Ломидзе сүзләренә күрә, мондый сәяхәтләрдә русияләр ешрак Сербия һәм Германияне сайлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG