Омскиның 7нче төзәтү колониясенең элеккеге тоткыны Наил Якупов әйтүенчә, аны һәм аның белән бергә утырган хөкем ителгәннәрне даими рәвештә кыйнаганнар һәм җәфалаганнар.
Бу хакта ул әңгәмәсе вакытында Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкинга сөйләгән.
Аерым алганда, элеккеге тоткын сүзләренчә, хөкем ителгәннәрне кулларына богау салып асып куйганнар, салкында эчке киемнән генә урамда йөгерергә мәҗбүр иткәннәр, бәдрәфкә барырга рөхсәт бирмәгәннәр, моннан тыш, Русиянең Федераль иминлек хезмәте (ФСБ), тикшерү комитеты, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) һәм прокуратураның югары дәрәҗәле хезмәткәрләренә бүләк сыйфатында хәрби корал әзерләргә һәм Омски өлкәсе прокурорының баш ярдәмчесе Андрей Хомяковка яхта төзергә мәҗбүр иткәннәр.
Алданрак 7нче төзәтү колониясенең тагын бер элеккеге тоткыны Сергей Абраменко үзен җәфалаулары һәм ФСИН, тикшерү комитеты һәм прокуратураның югары дәрәҗәле хезмәткәрләренә гравировкалы кылычлар эшләп бирергә мәҗбүр итүләре турында сөйләгән иде.
Узган елның октябрендә, алданрак Русиядән күченеп киткән Gulagu.net җитәкчесе Владимир Осечкин кулына Русия төрмәләрендә җәфалаулар һәм көчләүләрнең күләмле видеоархивы килеп эләгүе турында белдерде.
Язмаларны Осечкин элегрәк ФСИН белән хезмәттәшлек иткән тоткын һәм програмчы Сергей Савельевтан алды.
Архивның бер өлеше мәгълүмат чараларында чыкты һәм Европаның җәфалауларны булдырмау комитетына җибәрелде. Русиянең махсус хезмәтләре бу файлларны тоткыннарны шантажлау һәм алардан кирәкле күрсәтмәләр алу өчен компромат буларак кулланган диелә.
Архивны чыгарганнан соң Тикшерү комитеты вазифаи вәкаләтләрен арттыру фактлары нигезендә берничә җинаять эше ачты.
Шул ук вакытта Владимир Осечкин эзләүгә бирелде. Хокук яклаучы сүзләренчә, аңа каршы ачылган җинаять эшендәге күпчелек документларны ФСИНның баш оператив идарәсе җитәкчесе урынбасары Антон Ефаркин имзалаган, ул Gulagu.net тикшерүләрендәге объектларның берсе иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!