Киңкүләм каршылык чаралары һәм тәртипсезлекләр сәбәпле кертелгән гадәттән тыш хәл вазгыятендә, соңгы көннәрдә Казакъстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаевның берничә туганы берьюлы югары урындагы вазифаларыннан җибәрелде.
17 гыйнварда Назарбаевның кияве Тимур Кулибаев "Атамекен" эшмәкәрләрнең дәүләт пулаты башлыгы вазифасыннан китүен игълан итте, аны Казакъстанның иң бай кешеләреннән дип атыйлар.
Кулибаев – Нурсолтан Назарбаевның уртанчы кызы Динараның ире.
Әлегә ул Казакъстанның дәүләт Олимпия комитеты башлыгы булып кала.
Узган атнада эре нефть-газ ширкәтләрендәге урыннарын Назарбаевның ике башка кияве дә калдырды. Кече кызы Алиянең ире Димаш Досанов "КазТрансОйл"ның баш мөдире вазифасыннан китте. "QazaqGaz" ширкәтенең идарә рәисе вазифасыннан Кайрат Шәрипбаев та китте, аны Назарбаевның өлкән кызы Дәриганың ире диләр.
Алданрак Нурсолтан Назарбаевның туганнан туганы Абиш Самат Сатыбалдыулы республиканың дәүләт иминлеге комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасыннан алынды. Бу хактагы фәрманны Касым-Җомарт Токаев имзалаган иде.
Әлеге комитетның, Назарбаевка якын кешеләрдән саналучы элеккеге башлыгы Кәрим Масимов дәүләткә хыянәттә шикләнеп тоткарланды.
Совет заманнарын да исәпкә алганда, Казакъстан белән 30 елдан артык идарә иткән Назарбаев 2019 елда президент вазифасыннан китте, әмма Иминлек шурасы башлыгы вазифасында калды, ә аның туганнары һәм аңа якын булган кешеләр мөһим урыннарда эшләвен дәвам итте.
Каршылык чаралары көчәйгәндә, 5 гыйнвар көнне Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев Иминлек шурасы белән үзе җитәкчелек итәчәген белдерде.
Бары тик берничә көн узгач кына Назарбаевның сүзчесе аның бу вазифадан үз теләге белән китүен белдерде.
Назарбаев үзе халык алдында узган елның декабреннән бирле күренмәде, протестларга, тәртипсезлекләргә, кешеләрнең үлеменә, Казакъстанга Иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) гаскәрләрен кертү-чыгаруга, үзенә якын кешеләрне вазифаларыннан читләштерүгә карата фикер белдермәде.
Аның исән һәм эшкә яраклы булуының бердәнбер дәлиле булып сүзчесенең сүзләре һәм Беларус президенты Александр Лукашенканың матбугат хезмәте хәбәре тора, хәбәргә күрә, Лукашенка Назарбаев белән телефоннан сөйләшкән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!