Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" эшчәнлеген туктатты


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Башкортстанның юстиция министрлыгы оешма эшчәнлеген туктату һәм дәүләт реестрыннан сәүдәгә корылмаган оешма турындагы белешмәләрне алып ату дәгъвасын узган елның ноябрендә биргән иде.

Уфада мәхкәмә "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының эшчәнлеген туктаткан. 17 гыйнварда Киров районы мәхкәмәсе Башкортстан юстиция министрлыгының оешма эшчәнлеген туктату һәм дәүләт реестрыннан сәүдәгә корылмаган оешма турындагы белешмәләрне алып ату турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Бу хактагы мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан.

Дәгъва узган елның 23 ноябрендә бирелгән иде. Оешма 2019 елның маенда
барлыкка килде һәм Уфада теркәлде. Аны Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Уфадагы штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар дип танылды һәм тыелды, аларның эшчәнлеге туктатылды) элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева оештырган һәм җитәкчесе булган иде.

2019 елның июлендә сәүдәгә корылмаган оешманы "ят агент" дип таныдылар,
ул вакытка Чанышева оешма җитәкчесе вазифаларыннан киткән иде инде.

Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе
тарафыннан ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм
әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять
кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Моннан тыш хакимиятләр Лилия
Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә
корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта.

17 гыйнварда Европа берлеге Русия хакимиятен Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә өндәде.

"Без Навальный оешмалары челтәре әгъзаларын, шул исәптән Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны эзләрлекләүне хөкем итәбез. Без Русия хакимиятен аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итүенә өндибез" диелә белдерүдә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG