Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 624 авылында 4G интернет тотмый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Федераль үзәк акча бирмәгән очракта, авылларга югары тизлекле интернет киләсе 10 ел эчендә генә килеп җитәчәк.

Татарстанның 624 авылында югары тизлекле интернет юк. Бу хакта 18 гыйнварда Татарстан цифралаштыру министры Айрат Хәйруллин республика хөкүмәтендә узган брифингта белдерде.

"Бүген Татарстанның 624 торак пунктында 4G интернет юк. Әйе, анда кесә телефоны аша күршеңә, ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтратырга, 2G интернетка керергә була. 2022 елда 100, 200, 300 кеше яшәгән 61 авылда 4G интернет өчен инфраструктура төзеләчәк", диде ул.

Бу эшне тизәйтер өчен Татарстан рәсмиләре Мәскәүдән финанс ярдәм кирәк ди.

"Әгәр мондый тизлек белән эшләсәк, моңа 10 ел вакыт китәчәк. Бу мәсьәлә хәл ителмәгән, ләкин без моны киләсе өч ел эчендә эшләргә телибез. Өстәмә финанс алыр өчен федераль үзәк белән эш алып барабыз", диде ул.

Татарстан юлларында бөтенләй элемтә булмаган урыннар бар. Алга таба Казан Кирмәне биләмәсендә 5G интернетын кертергә җыеналар.

2022 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дигитальләштыру елы дип игълан итте . Быел барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерергә җыеналар. Быел республикада цифралаштыру өчен 4 млрд сумга якын акча бүленгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG