Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы, журналист Заһид Мәхмүди вафат


Заһид Мәхмүди (1960-2022)
Заһид Мәхмүди (1960-2022)

Соңгы елларда ул "Себерке" газетасын гамәлгә куйды. 

Танылган татар язучысы, журналист Заһид Мәхмүди вафат булган. Моның хакта үзенең Facebook сәхифәсендә Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итте.

— Күренекле татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, — дип язып чыкты ул. Әлегә үлем сәбәпләре һәм җирләү турында мәгълүмат юк.

Заһид Мәхмүди 1960 елда Кукмарада туа, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Студент чагында матбугатта юмористик һәм фантастик хикәяләрен бастыра башлый. Гомере буе татар матбугатында эшли, "Татарстан" журналы, "Шәһри Казан", "Татар иле", "Мәдәни җомга" кебек газеталарда яза. "Казан" радиосында татар бүлеге оештырып, 2000 елда ябылганчыга кадәр бу бүлекнең җитәкчесе һәм дикторы булып эшли. Соңрак "Татарстан" радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире булып эшли. Соңгы елларда ул "Себерке" газетасын гамәлгә куя.

1991-2003 елларда язучының Татарстан китап нәшриятында "Профессор Мияугөл", "Тәмуг чәчәге", "Ак болыт", "Әче балан" исемле китаплары чыга. Соңрак матбугатта аның "Һәркемнең үз юлы" романы һәм "Ахырзаман шаукымы" повесте дөнья күрә. 2015 елда язучының "Әче балан" кыйссасына нигезләнеп "Җәза" фильмы төшерелә.

Әдип милли хәрәкәттә дә катнаша. 1991 елда ул Татарстан суверенитетын яклау максатыннан оештырылган ачлыкта катнаша. Язучы яшь галим, математик Азат Мифтаховны да яклап чыга, ул Азатлыкка "Мин ышанмыйм аның начар егет булуына. Бу, миңа калса, яла ягу. Фәнзаман абый оныгы начар була алмый", дип сөйли һәм татар мәнфәгатьләрен яклый торган хокук белгечләре кирәк дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG